Шәһри Казан

Әлеге дә баягы, тагын кисәү таягы

Яхшы җыру тыңласам, күз яшьләремне тыялмыйм. Чишмә кебек бәрә дә чыга инде перәме! Яшь чакларда бер дә алай хисләнмидерием. Синең дә хәлләр шулайскимы, Әбдүшкә? Күзләреңне тозландырып торасың, нәрсә булды? Әллә ишетмисең инде, сиңа әйтәм бит?! Карале, нишләп син җүләр кеше сыман үз колагыңа үзең сугасың? Ә-ә-ә... колак аппаратың кәҗәләнәмени әле?!...

Реклама

Яхшы җыру тыңласам, күз яшьләремне тыялмыйм. Чишмә кебек бәрә дә чыга инде перәме! Яшь чакларда бер дә алай хисләнмидерием. Синең дә хәлләр шулайскимы, Әбдүшкә? Күзләреңне тозландырып торасың, нәрсә булды? Әллә ишетмисең инде, сиңа әйтәм бит?! Карале, нишләп син җүләр кеше сыман үз колагыңа үзең сугасың? Ә-ә-ә... колак аппаратың кәҗәләнәмени әле?! Көйләдеңме наканис?! Маладис, Әбдүш! Мәйтәм, җыру тыңлаганда пастаянны җылыйм, син дә җылыйсыңмы, дим?! Әйе шул, картаябыз, яшьти... Роберт Миңнуллин әйтмешли: «Яшь бара бит, егетләр, яшь бара...» Бернишләп тә булмый. Дөрес әйтәсең, яшь барса да, күңел һаман яшь кала. Роберт Миңнуллин да шулай ди. Мин ул язган хикмәтле җыруларны бик яратам. «Сине күрсәм, тик торганнан янамын да көямен...» дип башланган бер җыруы асубенны ошый. Дәлше- бүлше, дигәндәй... Тыңла, Әбдүшҗан:
Сине күрсәм, тик торганнан
Башым әйләнә башлый...

Иллә дә шәп әйткән бит, ә?! Кәнишне, Роберт Миңнуллин нәкъ менә сине күрсә, җыруын башкачарак итеп язган булырые. Напримир, болай дип: «Сине күрсәм, йөз бозыла, күңел болгана башлый...» Ни өчен именны шулай язарыемы? Кыяфәтең коточкыч матур патамушты! Шучу, кәнишне. Гел урыс сүзләре кыстырып сөйләшмәле, дисеңме?! Бигрәк әкәмәт кеше син, Әбдүшәрик! Мине критиковайт иткәнче, үзеңне бел! Пастаянны урысча сүгенәсең, мин сиңа бер сүз дә әйтмим бит әле... Йә, ник дәшмисең? Ник дәшмисең, дигәннән... Ләйлә Дәүләтова әйтмешли:
Үзем килдем әле сиңа -
Белик дуслык кадерен.
Син дәшкәнне көтәр идем,
Икәү булса гомерем.

Белмәсәң, бел, Әбдүшкәем, җыр сүзләре бу! Ландыш Нигъмәтҗанова дигән бер кызый сәхнәгә шортыдан гына чыгып җырлый торган иде аны:
Кем, кем, кем, кем,
Беренче адым ясар?
Кем дәшәр икән алдан?
Сүз башларга ирек бирми
Горурлык дигән шайтан...

Кара-кара, син дә беләсең икән ул гыламур җырчыны?! Җырга бик исең китмәсә дә, шәрә ботларга күзең бик тиз төшә шул синең! Дөрес, шәрә ботларга мин үзем дә битараф түгел анысы... Әлеге дә баягы, тагын кисәү таягы дигәндәй... Олыгайсак та, күңел һаман яшь шул безнең, Әбдүшетдин! Мәйтәм, әле ярый җыр бар. Нариман Камал бик дөрес әйтә:
Җыр бит ул яшәтә,
Җыр бит ул яшәртә,
Картайтмый кешене гомергә...

Бик шома язылган бу җыруны Лилия Муллагалиева башкаруында тыңларга яратам мин. Сүзләре чыктым аркылы күпер рәвешле генә булуга карамастан, җыруның тәэсир итү көче алагаем зур:
Җыр керсен күңелгә
Һәм калсын гомергә,
Җырлыйк без матурын җырларның.
Эх, нинди җыр, диеп,
Соклансын сөенеп,
Киләчәк кешесе елларның...
...Йөрәкләр чатнарда (!?),
Иң авыр чакларда
Кешене коткара җыр гына...

Җырсыз кеше - канатсыз кош, дип бик белеп әйткәннәр борынгылар. Җырлап яшәргә кирәк безгә, Әбдүш дус! Сүзләрен Алмаз Хәмзин язган җырудагыча итеп яшәргә кирәк:
Тапсам да, агам актарып аксыл күбек,
Батсам да батам коткарып сине үбеп...
...Сүнсәм дә, янам, очкынлыйм көлдән тузып,
Калсам да кисәү, атылам йолдыз булып...

Баш җитмәслек дәрәҗәдә шулай тирән мәгънәле итеп, япун башваткычларын бәреп җыгарлык мондый җыруны син үлсәң дә язалмыйсың түлке, яшьти!
Изеп бетердең бит инде, сукма һаман шул колагыңа! Барыбер ишетмисең бугай, алып ташла ул аппаратыңны! Үзеңне түгел, колагыңны жәлләп кенә әйтүем. Чөгендер кебек кып-кызыл булды бит! Хатыныңа әйт, дуңгыз мае сөртсен. Файдасы тимәсә дә, зыяны булмас...
Да-а, колак ишетмәү бик яман нәрсә инде ул. Бу бит бик күп җыруларны ишетүдән мәхрүм булу дигән сүз! Хәер, ишетмәвең белән син миннән бәхетлерәк түгел микән әле. Менә мин беркөнне җыру сыман бер нәрсә тыңладым. «Авылга» дип атала. Сүзләрен дә, көен дә Нияз Вәлиев дигән егет язган. Ни турында икәнен әле тәки аңлап җиткермәдем. Аңларга тырышам, дип, нервымны гына какшаттым:
Әгәр казанышлар сине куандырмый,
Эштән өйгә кайткач, тынычлап булмый,
Көн дә йокы туймый, әгәр сызлый йөрәк,
Димәк, дустым, сиңа инде күптән кирәк...
Авылга, авылга, тынычлык табарга,
Авылга, авылга, табигать янына.
Авылга, авылга, саф һава суларга...

Аңладыңмы берәр нәрсә, Әбдүшәли? Әй, ишетмисең бит әле син! Ә менә мин әле генә аңлый башладым шикелле. «Авылга» диясе урынга «дурдомга» дип җырласаң, кем әйтмешли, шалт, Мөхәммәтҗан, бөтен нәрсә үз урынына утыра да куя! Тефү-тефү, Ходай сакласын берүк, әллә нәрсәләр әйтә башладым үзем дә...
Әле кайчан гына гөрнәдирдәй егетләр идек бит без, Әбдүшәмбе дус... Бар иде авыл урамнары буйлап җырлап узган чаклар, бар иде «Олы юлның тузаны»н сузган чаклар:
Олы юлның тузанын
Үзем күрдем тузганын.
Белми калдым, сизми калдым
Яшь гомеремнең узганын…

Их, дими чара юк... Олыгаябыз, Әбдүшик, картаябыз... Син ишетмисең, мин ишетеп тә күп нәрсәләрне аңламыйм хәзер. Гомерләр уза... Нәкъ Рафаэль Латыйпов җырлаганча:
Гомерләр уза икән ул,
Уза да китә икән...

Шулай да, төшенкелеккә бирелмик әле без, яшьти. Илдар Әхмәтовка кушылып, җырлыйк бер лутчы:
Узды язы ямьле-матур,
Җәйләре булды коры.
Ходай кушса, гомеремнең
Көзе дә килер коры.


Ашыкма, гомер көзеңә,
Әле җәең узмаган.
Йөрәккәем ярсып тибә,
Бөтенләйгә тузмаган...

Ник җырга кушылмыйсың, Әбдүшинский? Мондый очсыз җыру җырларга мин дурак мәллә, дисеңме?! Җырлыйлар бит әле, берсе дә үзен дурак дими. Җырла әйдә, барыбер сине миннән башка беркем дә ишетми...

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: