Шәһри Казан

МАХМЫР

Эчкән кешенең хәленә керә белә дә инде Рәсәй хөкүмәте. Менә бит, рәхмәт төшкере, бирәм дигән колына - чыгарып куяр юлына дигәндәй, хөкүмәт Яңа ел бәйрәме уңаеннан никадәр ял көне бирде. Бәгъзеләребез моңа биниһая шатланып, сабыйларча сөенеп, бәйрәмгә хәзерлек эшләрен ике-өч атна алдан ук башлады.

Реклама

Табынга куелырга тиешле ризык-тәгамнәр, минераль су, сок, лимонад, тархун, фанта, кока-кола, компот, куас, сыра, шампан, шәраб, коньяк, виски, текила, горилка, көмешкә, әлбәттә, аракы ише төрледән-төрле эчемлекләр, кимендә егерме көнгә җитәрлек итеп, мулдан сатып алынды. Туда-суда килеп, анда-монда чыгып, кирәк-кирәкмәскә кыбырсып, бәрелеп-бәргәләнеп йөрмәс өчен моны күпләр, киләчәкне алдан күреп, махсус шулай эшләде. Ал-ял көннәренең берсен дә әрәм-шәрәм итмәенчә, күз карасыдай кадерле вакытның һәр сәгатен, минутын, секундын тулы куәтенә файдаланып, кем әйтмешли, гүләйт тек гүләйт! Шулай иттек тә! Баштагы беренче көндә (гадәттә, 31 декабрьдә) корсакны шартлар чиккә җиткәнче тутырдык. Күнегелгән гадәт буенча, әүвәл оливье салатын, аннары күз ни күрсә - шуны состык: каз-үрдәк түшкәсе дә, дерелдәвек тә, жульен да, өчпочмак белән шулпа да, камырлы-камырсыз балык та, тозлы кыяр-кәбестә белән кара һәм кызыл уылдыклы бутерброд та, мантый-пилмән дә, татарча азу-рагу да, шашлык-машлык та, борай бәлеше (кукмараларча, каз-үрдәкнең муен-канатын да кушып!) белән бәрәңге тәкәсе дә, кыстыбый белән пәрәмәч тә, гөбәдия белән лимон-өрек-кара җимешле пирог та, кыскасы, авыз итмәгән бер ризык та калмады. Инде тамактан бүтән бер тәгам дә үтми башлагач, бар игътибар эчемлекләргә күчте. Менә шул вакытта иллә дә рәхәткә тиендек, малай! Ак-караны аермыйча, фәлән ел бергә яшәгән хатынны, аяк арасында чуалган балаларны танымыйча, күбенгәнче, шешенеп беткәнче, бөер белән бавыр тәмам эштән чыгар чиккә җиткәнче (тефү-тефү, Аллам сакласын берүк!) эчтек, эчтек, эчтек... Күп гасырлык тәҗрибәсе булган урысның үзеннән дә уздырып, аракының шешәсендә генә түгел, мичкәсендә йөздек, күзгә әллә нинди албастылар, җен-пәриләр күренгәнче лыкындык.
«Аракы эчсәң - исертә, самагон эчсәң - кикертә, икесен бергә кушып эчсәң, үрле-кырлы сикертә», - дип җырлый иде өлкән агайлар без бәләкәй чакта. Без дә үстек, үз вакыты җиткәч, без дә җырладык бу җырны. «Үрле-кырлы сикерү»нең нәрсә икәнен үз башыңа төшкәч кенә аңлыйсың икән аны. Бер дә рәхәт әйбер түгел икән ул! Җылар чиккә җиткергән теш сызлаулар да, атлый алмаслык хәлгә китергән бил авыртулар да, күкрәк турысыннан бертуктаусыз яндырып торган сару кайнаулар да махмыр янәшәсендә, миңа калса, гайрәтле ат янында нарасый колын булып кына күренәдер. Әйе, нәкъ шулай дим, чөнки махмырның ни-нәрсә икәнен, аның белән интеккән, минем кебек үләр чиккә җитеп газапланган, җәфаланган кеше үзе генә белә.
Бермәлне (гадәттә, эшкә барасы көнне), кинәт, башың яман чатнаудан, үтерепләр тамагың кибүдән уянып китәсең. Баш бөтенләй эшләми, шуңа күрә, берәр җирдә йөз грамм, һичьюгы ярты шешә чамасы гына булса да сыра калмады микән, дип син әле берни уйламыйсың. Булыр-булмас хәлеңне, барлы-юклы көчеңне тупларга тырышып, капшана-капшана, чайкала-чайкала, абына-сөртенә, кухняга таба барасың, никадәр генә сак булырга тырышсаң да, нәрсәдер идәнгә тәгәри, нидер шалтырый... Кайбер савыт-сабаны ваткач, ниһаять, газ плитәсе өстендәге чәйнүкне кул эзләп таба. Тоткасыннан эләктереп, өскә күтәргәч һәм борынын авызга туры китерү бәхетенә ирешкәч, комсызланып, су эчәргә керешәсең. И ул суның тәмлелекләре! Сүз белән генә аңлатып булмый аны. Шулай итеп, чәйнектәге суны, юшкынына кадәр йотып бетергәч, дерелдәп, гөрелдәп эшләгән суыткычны ачып карыйсың. Анда, сиңа кирәк нәрсәнең юклыгына тәмам ышангач кына, ишекне ябып, теләр-теләмәс кенә урыныңа барып ятасың. Әлбәттә, бүтән йоклап булмый инде. Аның каравы, үзеңә тубалдай тоелган баш шәрифләре акрынлап кына эшләмәкче булып азаплана башлый. Кичә соңгы шешәнең төбенә төшүең хәтереңдә яңара. Егерме көнгә дип тәгаенләнгән запасның тәмам беткәнен, хәтта сырага тамчы да ышаныч калмаганын аңлагач, көрсенеп, авыр сулап куясың. «Никләр эчтем инде?!» дип, эчтән генә үзеңне үзең тиргәргә, сүгәргә тотынасың. Кешечә эчә белмәвең өчен дә битәрлисең. Сәгать телләренең кызу-кызу теркелдәгәне ишетелә. Мин чыгып тайганчы, хатын уянмаса ярар иде, дип, әштер-өштер киенеп, тиз генә урамга атыласың... Суыкка чыккач, әле бая гына үзең тәкрарлаган «Бүтән эчмәс идем» дигән сүзләрне Элдар Рязановның «Язмыш шаяруы яки Җиңел пар белән!» фильмындагы Андрей Мягков герое әйткән «Надо меньше пить» дигәнгә алыштырып, сыра-мазар булса да ярап торыр иде, дигән уйлар белән эшеңә таба юл аласың...

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: