Шәһри Казан

Матурлык дәресләре

Кара квадратларга, сәер сызыкларга карап мөкиббән китәм, илһам алам дип тә, тирәнгә яшеренгән зур мәгънәне күрәм дип тә мактана алмыйм. Юк миндә андый сәләт. Миңа калса, рәссамның талантын билгели торган төп сыйфатларының берсе - гап-гади саналган күренешләрнең, мизгелләрнең үзенчәлеген күреп алып, аны башкаларга да ачып бирә белү. «Минем сюжетларга карап,...

Реклама

Кара квадратларга, сәер сызыкларга карап мөкиббән китәм, илһам алам дип тә, тирәнгә яшеренгән зур мәгънәне күрәм дип тә мактана алмыйм. Юк миндә андый сәләт. Миңа калса, рәссамның талантын билгели торган төп сыйфатларының берсе - гап-гади саналган күренешләрнең, мизгелләрнең үзенчәлеген күреп алып, аны башкаларга да ачып бирә белү. «Минем сюжетларга карап, кешеләр рухи үсеш кичерәләр, күңел тирәнлеге, яшәү мәгънәсе турында уйланалар икән, димәк, юкка гына иҗат итмим», - диде Рөстәм Хуҗин үзенең шәхси күргәзмәсен ачу тантанасында. Рөстәм Хуҗин - нәкышче рәссам, Россия һәм Татарстан Республикасының рәссамнар берлекләре әгъзасы, тумышы белән Уфадан. «Үз милләтенең мәдәниятен күрсәтү - һәр рәссамның бурычы, сәнгать милли булганда гына эчкерсез», - ди рәссам. Тарихи темаларга иҗат иткән картиналары, эзләнүләре моның ачык дәлиле булып тора. Ә инде яңа гына ачылган күргәзмәгә киләбез икән, биредә җанга якын, карап баккач та, күңел дерт итә торган күренешләр белән таныша алабыз. Елга буенда су коенган казларны күргәч, биткә канатларыннан сирпелгән су чәчри, колакка каңгылдаган тавышлары да ишетелә кебек. Йә булмаса менә бу утын әрдәнәсен генә күр, кичке шәфәкъ нурлары анда ут кабызган сыман. Белгечләр әйткән реализм менә шушыдыр инде ул. Рәссамның үз сүзләренә караганда, бүген реалистик этюдлар ясаучылар бик сирәк.
Рөстәм Хуҗинны мин берничә ел беләм. Авыл халкы өчен рәсем сәнгате бераз ятрак, ә Рөстәм минем туган ягым Балтач районының Арбор авылында сәнгатьнең шушы төренә тәрәз ачкан кеше. Ул безнең авылга кайтып иҗат итә. Синең күз алдында күңелгә бик тә якын күренешләрнең киндергә рәсем булып ятуын карап тору искитмәле рәхәт. Быел кышкы каникулларда да Рөстәм авыл мәктәбендә балалар өчен мастер-класслар үткәрде. «Иң мөһиме - рәссам булып кулга пумала алу да түгел, ә балаларның матурлыкны күрергә, тоярга өйрәнүләре», - ди ул. Рөстәм Хуҗинның «Язны көткәндә» дигән яңа күргәзмәсе дә Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге 2 нче татар гимназиясе бинасында ачылды. Гимназиянең директоры Камәрия Зиннур кызы Хәмидуллина хакында ишетеп белсәм дә, үзе белән очрашканым юк иде. Мин аны таләпчән, бераз гына усалрак җитәкче буларак күз алдына китерә идем. Эшне мактаулы гимназия исемен алырлык итеп оештыру әлеге сыйфатлардан башка ничек булсын инде. Рөстәм Хуҗинның гимназиядәге күргәзмәсен ачу тантанасында катнашканнан соң, фикерләрем үзгәрде дә куйды. Җитәкче кешегә югарыда әйтелгән сыйфатлар да бик кирәктер, шулай да күңел матурлыгына, рухи зурлыкка ия булганнарның эшләре күпкә нәтиҗәлерәк, күркәмрәк. Балалар белән эшләүчеләр өчен бу бигрәк тә мөһим. 1997 елдан бирле икенче гимназиядә мондый күргәзмәләр даими үткәрелеп килә. «Безнең укучылар унбер ел уку дәверендә 60тан артык рәссам иҗаты белән танышалар. Әдәбият, сәнгать дәресләренә күргәзмәләр залына керәләр. Рәссамның ничек итеп иҗат иткәнлеген, матурлыкның ничек туганлыгын үз күзләре белән күрәләр. Балалар күңеленә матурлык орлыклары салына», - диде Камәрия Зиннуровна. Без әлеге гимназияне туган телебезне, әдәбиятыбызны олылаучы итеп тә беләбез. Әлеге минутта күз алдыма вак-вак кристаллардан бербөтен булган асылташ килде. Балалар күңеленә дә нинди асылташ, мәрҗәннәр җыясың инде...

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: