Шәһри Казан

Миңгол Галиев: «Моңы булмаган кешене җырларга өйрәтү – авыр эш, ләкин мөмкин»

Утын пүләнен дә җырларга өйрәтә диләр, Татарстанның атказанган һәм халык артисты, профессор Миңгол абый Галиев турында.

Үзе исә: "50 ел музыка өлкәсендә эшләү тәҗрибәмнән чыгып, шуны ачыкладым, моңы булмаганнарны да җырларга өйрәтеп була икән,- ди. Моңа бары тик вакыт һәм иң мөһиме теләк кирәк".

Сәламәтлек өчен көненә 20 минут җырлау кирәк

Мәктәп сәхнәсендә әз-мәз җырлап йөргән чагымны исемә төшереп, мин дә Миңгол абыйдан җыр дәресе алып карарга булдым. Болай, үзем өчен генә. Миңгол абый үзе дә: "Мин беркайчан да укучыларымны сез җырчы булачаксыз, зур сәхнәгә күтәреләчәксез дип укытмыйм, кая гына эшләсәгез дә, кем булсагыз да, җыр сезгә ярдәм итәчәк, кирәк булачак, дим. Аннары табиблар да кеше сәламәтлеге өчен көненә 20 минут җырларга кирәк, дип киңәш итә," ди.

Галиевларның олы як бүлмәләре Миңгол абыйның эш бүлмәсе дисәң дә була. Зур гына пианино тора анда, берничә урындык. Шәкертләр биредә шөгыльләнә икән. Бүлмә төрле картиналар, чәчәкләр, дисклар, китаплар белән тулган. Миңгол абыйның үзенчәлекле бер гадәте бар, килгән шәкертләрен, шул исәптән мине дә ул камерага төшерде, сөйләшкәннәребезне диктофонга да яздырып барды. Дәресебезне башлаганчы Татарстанның халык артисты белән җыр сәнгате турында сөйләшәбез.

Иң аңлаешлы сәнгать - ул җыр сәнгате. Кеше авазы сихри тәэсиргә ия. Легендар музыкант Орфей турындагы риваятьне хәтерлисеңме икән, ул кифарасы кылларына кагылуга аның артыннан кешеләр генә түгел, ерткыч җанварлар да ияргән, диңгезләр тынып калган. Һәркемнең дә кешелекне җәлеп итә торган әнә шундый сихри авазы була, мин шәкертләремә шул авазны табарга булышам. Үзең генә түгел, йөрәгең җырларга тиеш, - ди Миңгол абый.

Әңгәмәдәшем белән аның балачагына кайтабыз, хатирәләр, истәлекләр... Сугыш еллары башланган көннәрдә, 1941 елның августында урак өсте вакытында җиде айлык булып туа ул. Әтиләре сугыштан кайтмый, яу кырында ятып кала. Әниләре биш баланы авырлык белән үстерә. Миңгол абый ябык кына гәүдәле була, еш чирли. Шулай да гаиләсенә ярдәм итәргә тырыша, мәктәптә укыган чакта ук йөкче булып эшкә урнаша, кичләрен атлар көтәргә йөри.

- Кышын бакчага чыгып, буранга каршы басып җырлый торган идем. 3нче сыйныфта укыган чагымда ата-аналар җыелышында мәхәббәт җыры башкарып күпләрне гаҗәпләндергән булганмын. Студент чагымда каты гына авырып киттем, бер ай тирәсе хастаханәдә дәваландым. Миңа куелган диагноз белән җырларга ярамый иде. Шул чактан үз сәламәтлегемә карата аеруча игътибарлы була башладым. Күбрәк хәрәкәт итәргә тырыштым, йөгердем. Бик талантлы табиб Мәрвәр Уразаева мине кабат тикшергәннән соң, "Син җырлаганга күрә, яшисең",- диде. Һәркем җырларга тиеш, үзе өчен, нәсел дәвамчылары өчен. Җыр аша балаларда якты матур хисләр тәрбияләнә, матурлык камилләшә.

Тавышны ничек көйлиләр?

Миңгол абый мине җырлатып карый. Тавышымны көйләргә алына.

- Җырлый белгән кеше белән һәркем дә эшләргә тели, ә менә моңы булмаган кешене җырларга өйрәтеп кара син! Бу авыр эш, ләкин мөмкин. Җырлый белмәгән кеше юк. Кеше ничек сөйләшә, шулай җырларга тиеш. Шуңа да гаиләдәге сөйләм балага нык тәэсир итә. Әти-әнисе ягымлы аралаша икән, бу балада да чагыла. Кычкырганны да сизеп була. Телне болай куй, корсак белән сула дип өйрәтергә җыенмыйм, минем үз методикам. Мин табигыйлек яклы. Сабый тугач ничек ди, яле кабатла, әйе, "ңә-ңә". Әйдә хәзер кабатлыйбыз, "ңя, ңи, ай-ай-ай, әй-әй әй"...

Бу авазларны кабатлау миңа бик кызык тоела, түзә алмый, көлә башлыйм. Миңгол абый исә: "Син генә түгел, бөтен шәкертләр дә шулай көлә башта. Беренче биш дәрес бик кыйммәтле, кабатлагыз,"- дип фотографыбыз Илдарны да "җырлата". Өчәүләп "ңә"ләргә тотынабыз.

Реклама

Бармак сындымы, берәр җире авыртамы, кеше тизрәк табибка йөгерә, ә тавышы карлыкса, исе дә китми. Югыйсә, тавыш та авырый бит, аны көйләргә, төзәтергә кирәк. Күпләрне әнә шулай, җырлата-җырлата тавышларын көйлим, - ди әңгәмәдәшем.

Мәктәптә чакта безгә гел авазларны төгәл әйтеп, авызны зур ачып, кычкырып җырларга өйрәтәләр иде.
Мин алай санамыйм. Татар җыр сәнгате ул төгәл, эчкерсез булырга тиеш. Артикулия кирәк, әмма кеше көчәнеп җырлаганын күрсәтмәсен, мимикалар аның битен ямьсезләтмәсен. Җырчы ул сәхнәдә үзен күрсәтми, ул композитор белән шагыйрь тудырган әсәрнең эчтәлеген тамашачыга тапшырырга тырыша, күңелендәгесен җырында чагылдыра. Җыры нинди, халкы шундый, диләр. Татар җыры үз асылын югалтмасын иде. Бөек шагыйребез Габдулла Тукай да бер әсәрендә "шәкерт кәгазь калынлыгы гына авызын ачып җырлады", - дигән бит.

- Тик тамашачыга бүген андый чын татар сәнгате кирәкме соң, Миңгол абый, халык күбрәге шау-шулы, уен көлкегә корылган, җиңел концертларны үз итә бит.

- Әйе, шайтан туе бар, бар күңел моңы - йөрәктәге хисне чагылдыру. Уен көлке белән генә яшәп булмый. Андый концертларда кеше вакытлыча дөнья мәшәкатьләреннән арынып тора, ял итә, бу мизгеллек ләззәт наркотик кебек. Ә халык җырлары, татар моңы халыкны дәвалый, дару кебек.

Татар җыр сәнгате мәктәбе кирәк

Миңгол абый тәнәфес вакытында үзе пешергән үлән чәе һәм гадәти булмаган коймаклары белән дә сыйлады. Хәзер грипп вакытында мондый ризыклар аеруча да файдалы, ди ул. Коймак онына солы, суган, бал, имбир, дарчин да кушкан икән. Чәйне төрле үләннәрдән әзерләгән. Каты чирәм, ылыс та бар анда. Миңгол абый ашарга әзерләүдән тартынып тормый. Хатыны Фәния апа да искәртә: "Яшь чакта да шулай иде ул, бәрәңгедән төрле ризыклар, крахмалыннан кесәл ясап биргәнен хәтерлим", - ди. Рәхәтләнеп көләшәбез.

Миңгол абыйны балалар бик ярата. Шуңа да ул бүген берничә балалар иҗат үзәгендә дәресләр бирә, Казанның "Фантазия" хатын-кызлар джаз ансабле белән шөгыльләнә. Миңгол Галиевның студентлары Россия буйлап таралган. Алар арасында танылган җырчылар, гади завод хезмәткәрләре дә бар.

Җырчы Хәнәфи Шәйдуллин исән чагында, янына хәлен белергә баргач, Миңгол, үлемнән курыкмыйм, тик менә белгәннәрем үзем белән китә, тапшырып кала алмадым, шунысы аяныч, дигән иде. Минем дә татар сәнгате турындагы белемнәремне, үз методикамны шәкертләремә өйрәтеп калдырасым килә. Татар җыр сәнгате мәктәбе булдырырга хыялланам. Берәр уку йортында бүлмә бирелеп, шунда укучыларыма белгәннәремне өйрәтә алсам, чиксез шат булыр идем, бу эшкә алынырга әзер, милли сәнгатькә битараф булмаган берәр ярдәм итәргә теләүче табылсын иде - ди Миңгол абый.

Мине исә башка көнне дә килергә чакырды. Методикасының курсы 20 дәрескә исәпләнгән икән. Үзем белән балаларымны да алып килергә киңәш итте. "Ходай кешегә аз гына булса да җырлау сәләте биргән икән, аны үстерергә, талантны камилләштерергә кирәк, җыр аша матурлык тәрбияләп була",- ди Миңгол Галиев.


Язманы тапшырыр алдыннан гына, Миңгол абый бер хәбәр җиткерде. Аның Татар сәнгате мәктәбе булдыру турындагы хыяллары тормышка аша башлаган ләбаса, ничек кенә булмасын, беренче адымнар инде ясалган. Казан финанс, икътисад һәм информатика институты каршында Миңгол Галиевның мәктәбе булдырылган. Теләгән кешеләр Татарстан халык артисты Миңгол Галивның дәресләрендә шөгыльләнә, җырларга өйрәнә ала. Мәктәптә җырларга гына түгел, үзеңдә ышаныч тупларга, иҗади фикер йөртергә, төрле бәйгеләргә әзерлек булдырырга мөмкин. Шулай ук тотлыга торган, сөйләмендә кимчелекләр булган кешеләр өчен дәресләр файдалы булачак. Укыту программасы 4 айга исәпләнгән, түләүле, уку азагында шәкертләргә сертификат та бирелә.

Аеруча моңлы җырлаучыларны Миңгол Галиев республика, Россия, халыкара бәйгеләргә тәкъдим итәчәк. Мәктәпкә укучылар кастинг аша сайлап алына. Кастинг 29-30 гыйнварда үтәчәк. Кызыксындырган сораулар белән Казан Финанс, икътисад һәм информатика институтына мөрәҗәгать итәргә була.



Илдар Мөхәммәтҗанов фотолары

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: