Шәһри Казан

«МИН ДӘ ШУЛ ЧУКЫНЧЫКНЫ ЯРАТАМ»

Наил СӘГЪДИЕВ исеме киң катлау тамашачы өчен инде күптән таныш. Өздереп гармунда уйнаучы егет иң беренче уздырылган «Татар моңы» конкурсында җиңү яулаган иде. Хәзер дә аны «Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе уздырган күпчелек чараларда күрергә була. Наил алты елдан артык «Казан нуры» уен кораллары ансамбленең дә аерылгысыз музыканты. Бөтен күңелен биреп уйнаганы,...

- Мин 1984 елда Әлмәт шәһәрендә тудым, - дип үзе белән таныштыра Наил. - Әлмәтнең икенче санлы музыка мәктәбен, соңрак музыка училищесын тәмамладым. Гаиләбездә гармунда уйнаган кеше булмады. Әтием Фәрит белән әнием Римма нефть өлкәсендә эшләүчеләр, атказанган нефтьчеләр. Мин дә, бәлки, шул юлдан китәргә тиеш булганмындыр. Әмма юлыма өч яшьлек туган көнемә әбием бүләк иткән гармун «төште». Бик тиз шуның телләрен өйрәнеп алгач, мин үз теләгем белән биш яшемдә үк музыка мәктәбенә киттем. Өч ел нулевой сыйныфта укырга туры килде.
- Нишләп нәкъ менә гармун? Егетләр күбрәк гитарага тартыла бугай?
- Белмим, гармун тек гармун. Мин гитараны яратмыйм. Гармун бит ул татар халкының канына сеңгән. Аның кебек яңгыраучы башка уен коралы да юк бугай. Мин дә шул чукынчыкны яратам инде. Баянда да, тальянда да, гармунда да уйныйм. Рус педагогларында укырга туры килде. Ә алар барыбер татарның «моң» төшенчәсен үк аңлап җиткерә дә алмый. «Моң» сүзен бит ул хәтта рус теленә тәрҗемә итеп тә, аңлатып та булмый, тоеп кына була. Шуңа да ул һәр татар кешесенең бәгыренә сеңгәндер.
- Инде уйный белгәч, музыка мәктәбендә сиңа кызык булдымы соң?
- Анда музыкаль белем алдым. Мин үзем безнең музыка мәктәпләренең эшчәнлеге белән килешмим. Анда роботлар тәрбиялиләр. Менә бу инструмент, менә ноталар, аларның язылышы, законнар, баскала, өйрән... Бала компьютер программасы кебек кушканны үтәп утыра. Мисалга, кеше тугач башта авазлар әйтергә, соңрак сөйләшергә өйрәнә бит. Аннан гына без баланы укырга-язарга өйрәтәбез. Ә музыка мәктәпләрендә шуның киресе күзәтелә - анда башта әйтелешне, ничек язарга кирәклеген өйрәтәләр, аннан бала «сөйләшә» башларга тиеш дигәндәй. Ә бит һәр кеше башта үзе тоемлап, үзе теләгәнчә уйный белергә, ишетү сизгерлеге белән көй чыгара белергә тиеш. Тоемлый белгән, гармунны аңлаган кешедән генә музыкант өлгертеп була. Музыка белгечләре әрләр әрләвен, әмма минем фикеремчә, музыка мәктәпләрендә башта уйнарга, аннан гына нота, кагыйдәләр өйрәтергә кирәк.
- Казанга килеп, тулаем музыка дөньясына кереп китүең ничек булды, Наил?
- 2005 елда Казанга килгәндә хатыным Лилия белән инде никах укыткан идек. Консерваториягә укырга керсәк тә, аны тәмамлау насыйп булмады. Икебезгә ике тулай торакка урнашырга туры килде, акча юк, мин күбрәк эш дип чаптым. 3 елдан укуны ташладык. Мин Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетының музыка сәнгате кафедрасын тәмамладым. Лилия исә педагогика университеты дипломын алды.
- Бер елдан соң инде син «Казан нуры»на килеп эләккәнсең...
- «Казан нуры» уен кораллары ансамблендә ул вакытта иптәш егетем уйный иде. Диплом эше вакытында ул миңа үзе урынына ике көнгә гастрольгә баруымны үтенде. Ике көнгә дип килгән җиремнән өченче баянчы булып эшкә урнашып калдым. Гастрольдә вакытта ук мин мондагы кешеләр белән бик тиз уртак тел таптым - без иҗатта да, тормышта да бер төрлерәк омтылыш белән яшибез. 2006 елдан башлап әлеге ансамбльдә эшлим. «Казан нуры» минем икенче өем белән бер. Монда һәр кеше зур әйбернең бер кечкенә өлеше кебек. «Казан нуры» белән бөтен Европаны диярлек урап чыктык.
- Гастрольләргә тыныч күңел белән чыгып китәр өчен өйдә дә аңлаулары мөһимдер?
- Хатыным да музыка өлкәсендәге кеше булгач, мине бик яхшы аңлый. Көнләшми - мин бит гаиләне ашатыр, бөтен кирәкле нәрсә белән тәэмин итәр өчен эшлим. Яратып эшләсәң, бер урыннан икенче урынга сикергәләп йөрмәсәң, эшең дә сиңа мәрхәмәтле була. Яшәп торыр өчен эштән фатир бирделәр. 2009 елда улыбыз туды. Хәзер Зөфәр дә теттереп гармунда уйный. Хатыным исә улыбыз йөргән балалар бакчасында музыка укытучысы булып эшли.
- Син гаиләдә нинди дә, эштә нинди, Наил?
- Мин гаиләдә бик йомшак. Тапкан акчаны хатынга алып кайтып бирәм дә калган мәшәкать минем өстә түгел. Хатын ни куша, шуны үтәп тик йөрим. Эштә исә шаян, көр күңелле булырга тырышам. Безнең эштә башкача була да алмый. Кайвакыт көннәр буе кадакланган кебек бер урында утырырга кирәк. Ашыйсы килә, хаҗәтләрне үтәргә дә мөмкинлек юк кайвакыт - аның өчен үртәлеп утырганчы, елмаеп үткәреп җибәрсәң җиңелрәк.
- Син «Татар моңы» конкурсының иң беренче җиңүчеләре исемлегендә - ирешкән үрләрең артында тырышлыгың торамы, уңышмы?
- Мин шәхси тормышка килгәндә, һәр уңышым өчен әти-әниемә һәм хатыныма рәхмәтле. Иҗади яктан ике кешегә зур рәхмәтлемен - аларның берсе «Казан нуры» ансамбленең дирижеры, Татарстанның атказанган артисты Рәсим Ильясов. Ул мине эшле итте, дустыма әверелде. Мин аңа төнлә шалтыратсам да, һәрвакыт килеп җитәчәк. Профессиональ яктан да, кешелеклелек ягыннан да ул шәп кеше. Икенче кеше - җырчы Вил Усманов. Ул миңа бертуган абыем белән бер. Мин үзем уйлап җиткергәнче, аның киңәшенә таянып эш итәм. Эше белән дә, матди ярдәме белән дә һәрвакыт кул сузарга әзер. Без бер-беребезгә бик туры киләбез - ул бик матур җырлый, мин бик матур уйныйм, димме? (Рәхәтләнеп көлә.) «Татар моңы» конкурсына килгәндә дә, Вил абый мине анда тартты. Уен кораллары буенча дүрт кеше финалга чыккан идек, дүртебезгә дә беренче урын бирделәр. Менә шуңа да мин Рәсим белән Вил Усмановка зур рәхмәтле. Алар ярдәме булмаса, мин, бәлки, хәзер базарда оек сатар идем. Мин һәр кешегә юлында шундый яхшы кешеләр очравын теләр идем.
- Киләчәктә үзеңне ничек күрәсең дә үзеңә ниләр теләр идең?
Егерме, егерме биш еллардан үз укучыларым булган укытучы итеп күрәсем килә. Ул яшьтә балаларым бабай итәрләр, шәт. «Казан нуры»нда уйнап, Татарстанның атказанган артисты булырмын, бәлки. Гомумән, тормышта мине гаиләм илһамландыра. Гаиләдән иртән ничек чыгып китәм - көнем шундый була. Өемдә кояш көлсә, күңелдә дә, эштә дә аяз көн булачак. Шуңа иң мөһиме - гаилә бәхете. Ул мине гомер буе ташламас дип өметләнәм.

Реклама

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: