Шәһри Казан

«Образлар мине үзләре таба»

Асия Камалетдинова (1987 елда туган) - Казан кызы. Ул 2006 елда Н.И.Фешин исемендәге Казан сәнгать училищесын, ә 2013 елда В.И.Суриков исемендәге Мәскәү дәүләт академик сәнгать институтын «скульптура» белгечлеге буенча тәмамлаган. 2005 елдан бирле республика, Бөтенроссия һәм халыкара күргәзмәләрендә, конкурс һәм симпозиумнарда катнашып килә.

Реклама

Шуларның иң соңгысы һәм яшь сынчыга зур уңыш китергәне әле күптән түгел генә ТР Дәүләт сынлы сәнгать музееның күргәзмәләр залында узган тантанада ТР Мәдәният министрлыгының Б.Урманче премиясе тапшырылу булды. Әлеге бүләкне алучылар арасында ул иң яше иде. А.Камалетдинова бүгенге көндә иренең туган ягы булган Ростов-на-Дону шәһәрендә яшәп иҗат итә.
- Сынчылар арасында, мәрмәргә яшеренгән һәрбер сынны тояр өчен башта башны бәрә-бәрә укырга, аннан ул ташның артыгын кырып төшерер өчен галәмәт тир түгәргә кирәк, дигән сүз бар. Асия, ә ни өчен Сез беренче карашка ук бик авыр һәм ирләрчә җитди тоелган әлеге һөнәрне сайларга булдыгыз?
- Кечкенәдән сәнгать студиясенә йөрдем. Анда живопись, графика, скульптура бар иде. Бер үк вакытта музыка мәктәбенең «фортепиано» классында укыдым. Тора-бара миңа әвәләү һәм рәсем ясау күбрәк ошый башлады. 9 нчы сыйныфны тәмамлаганда, укытучым Наталья Сергеевна Червякова: «Иҗат белән җитди шөгыльләнәсең киләме?» - дип кызыксынды. «Әлбәттә!» - дидем. Нәкъ шул елны (2001 ел), безнең бәхеткә, Казан сәнгать училищесында скульптура бүлегенә студентлар кабул итү булды. (Әлеге бүлеккә беренче тапкыр сугышка кадәр кабул иткәннәр һәм шуннан соң кабул итү булмаган. Сынчы, Г.Тукай исемендәге дәүләт бүләге лауреаты Рада Хөсәен кызы Нигъмәтуллина да «безнең бәхеткә» дип гел искә ала ул елларны. - Р.Ф.) Укырга керүем үземне дә гаҗәпләндерде. Эш шунда: имтиханнар тапшырганда бер дә керермен дип өметләнмәдем. Конкурстан үтмәм кебек тоелды, чөнки училищеның «анда җиңел генә кереп булмый» дигән «даны» таралган иде. Бер үк вакытта мин графиканы да яратам. Каядыр барсам, аннан зарисовкалар белән кайтам.
Сынчылык авыр хезмәт булса да, ирләр һөнәре генә димәс идем. Институтта укыганда безнең төркемдә 6 кыз һәм 6 егет иде. Шулай булгач, бу һөнәр ирләргә дә, хатын-кызларга да бер дәрәҗәдә кызык.
- Укытучылардан да бәхетең булган...
- Бик. Училищеда укыганда остазым Асия Минвәлиевна бу һөнәргә булган кызыксынуымны тагын да арттырды. Моның өчен мин аңа мең рәхмәтле. Хәзер андый укытучылар бик аз. Шуңа күрә, училищены тәмамлагач та, үземнең көчемне алга таба да сынап карарга булдым. Институтта А.И.Рукавишников һәм А.В.Балашовта укыдым.
- Сез инде һәртөрле материалда эшләп карагансыз. Шуларның кайсы кулга ятышлырак тоела?
- Мәрмәр дә, бронза да, известьташ та (известняк), агач та - һәркайсы үзенчә яхшы. Шул ук вакытта һәр материалның үзенә генә хас үзенчәлеге бар. Теге яки бу эшкә тотынганчы, башта аны нинди материалда башкарыласын уйларга гына кирәк.
- Ә сынчылар гаиләсендә иҗат итү ничегрәк?
- Әйе, ирем Михаил Ушаков - шулай ук сынчы. Без аның белән бергә укыдык. Зур эшләрне бергәләп эшлибез, бергә-бергә әвәлибез. Хәзер минем, күбрәк сыннар эшләп, шәхси күргәзмәмне ясыйсым килә.
- Сез тудырган образлар бер-береннән аерылып тора, истә кала. Ташка иңдерелсәләр дә, алардагы йомшаклык, сыгылмалылык сизелеп тора. Кызыклы образларны каян табасыз?
- Образлар мине үзләре таба. Аларны эзләргә дә кирәкми. Әйтик, әнә Бакый Урманче премиясенә тәкъдим иткән ак таштан эшләнгән «Яшь кыз» - ул минем дус кызым. Сине артыңда беркем дә сагалап көтеп тормый. Образ көннәрдән бер көнне башка килә, аннан син аны ашыкмый гына тормышка ашырырга керешәсең.
- Эшегезне Урманче премиясенә тәкъдим итү - бик җитди адым. Аңа дәгъва итүчеләр һәрвакыт күп, ничек тәвәккәллисе иттегез?
- Күп кенә эшләрем институтта укыганда ук иҗат ителде. Шул вакыттан ук Казанда, Мәскәүдә узган төрле дәрәҗәдәге күргәзмәләрдә, бәйгеләрдә катнашып киләм. Бу бәйгедә көчемне сынап карарга инде күптән кызыга идем. Остазым Асия Минвәлиевна Миннуллина да - әлеге бүләк иясе. Мин һәрвакыт аннан үрнәк алырга тырышам. Үземнең туган ягымда шундый абруйлы премия алу, һичшиксез, минем өчен зур дәрәҗә. Хәзер үз-үземә: «Бары тик алга, артка карау юк», - дим.


«Яшь кыз» сынына рәссам биниһая мәхәббәтен һәм осталыгын биргән. Автор фактуралы өслек контрастын белеп файдалана. Тупасрак, гомумиләштерелгән чәч, модельнең таштан нәфис итеп, җиренә җиткереп эшләнгән йөзен сизелерлек итеп тартып тора. Портрет бик профессиональ башкарылган, татар кызы образы тере һәм ышандырырлык килеп чыккан».
Лариса УШАКОВА, Россия сәнгать академиясенең мөхбир әгъзасы, Көньяк федераль университетның (ЮФУ) живопись, графика һәм скульптура кафедрасы мөдире, профессор.



«Хатын-кыз сынчы ул үзенә бер. Бу хакта минем үземнән дә еш сорыйлар. Миңа калса, генетик яктан шулай килә: хатын-кыз кул белән бик күп эшли - тегә, бәйли... ул хисле. Ир-егет исә төзи, сугыша, яклый-саклый, ягъни ул, көч кайда кирәк - шунда. Скульптура - ул менә шул ике башлангычның (инь-янь) кушылуы. Шуңа күрә дә В.И.Мухина, А.С.Голубкиналар калкып чыккан да... Асия турында ни әйтә алам: аның фикер сөреше үк башка, композицияне, пластиканы яхшы сиземли, бик тырыш. Болар барысы да - сынчы өчен аеруча кирәкле сыйфатлар.Ә иң мөһиме - аңарда үз һөнәренә бирелгәнлек бар! Мин аңа зур өметләр баглыйм. Әлеге премия һәркайсыбызга күп бурычлар да йөкли. Безнең заманда кешенең кайда яшәве түгел, ә туган як белән элемтәне өзмичә саклап кала алуы мөһимрәк!»
Асия МИННУЛЛИНА, Россия Рәссамнар берлеге әгъзасы, ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе, Б.Урманче һәм Г.Тукай исемендәге дәүләт бүләге иясе.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: