16+

Руслар татар һөнәрчелеге белән кызыксына

Татарстандагы төрле милләтләрнең дус, тату булып яшәүләре, йолалардагы, милли киемнәрдәге уртаклык – боларның барысын да чагылдырган экспонатларны “Сәйдәш” мәдәният үзәгендә күреп була. Биредә “Халык иҗаты хәзинәләре” дип исемләнгән күргәзмә ачылды. 

Руслар татар һөнәрчелеге белән кызыксына

Татарстандагы төрле милләтләрнең дус, тату булып яшәүләре, йолалардагы, милли киемнәрдәге уртаклык – боларның барысын да чагылдырган экспонатларны “Сәйдәш” мәдәният үзәгендә күреп була. Биредә “Халык иҗаты хәзинәләре” дип исемләнгән күргәзмә ачылды. 

Ниләр генә юк биредә: күн эшләнмәләре, нәзәкатьле чигү үрнәкләре, картиналар, талдан үрелгән кәрҗиннәр, бизәнү әйберләре, милли костюмнар, савыт-саба, уен кораллары... Күргәзмәне оештырыр алдыннан бер ай тирәсе республиканың берничә районына экспедиция белән чыкканнар. Осталарны барлаганнар, халыкта сакланып калган истәлекләрне җыйганнар.

Күргәзмәне оештыруга зур өлеш керткән, проектның сәнгать җитәкчесе Фәнзилә Җәүһәрова әйтүенчә, иң кызыгы – татар халкының милли рухын, бизәкләрен руслар да оста чагылдырган. Рәссам Анастасия Шамованың картиналары гына ни тора! Татар һөнәрчеләрен бик оста тасвирлаган ул. “Милли костюмнарда да охшашлык күрәбез. Болар барысы да – республикада төрле халыкларның күп еллар бергә аралашып яшәү нәтиҗәсе. “Мари хатыннары тукыма тукыганнар да базарга чыгарып саткан. Аны татарлар да алган. Үзләре чәчеп үстергән киндердән ясалган тукымадан туй күлмәкләренә кадәр теккәннәр. Күрше халыклар арасындагы дуслык җепләре бик тыгыз бәйләнгән. Һәм бу еллар дәвамында үрелеп барган җепләр. Безне аерып торган бер үзенчәлек – ул телебез. Табигатькә, басу-кырларга, әйләнә-тирәгә булган мөнәсәбәтен кеше үз телләрендә саклап килә. Мондый күргәзмәләр булырга тиеш”, – ди Фәнзилә Җәүһәрова. 

Әлеге күргәзмәгә теләгән һәр кеше килә ала. Экскурсия кирәк булган очракта алдан заявка бирү сорала. Күргәзмә барлыгы ун көн эшләячәк. Чара турында тулырак “Шәһри Казан “ газетасында укый аласыз.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Татар миллэте жэуhэрлэрен барлаучы, халыкка торле юллар аша житкерергэ омтылучы миллэтэшлэребезгэ зур ихтирамыбызны,рэхмэтебезне житкерэбез! Унышлар Сезгэ!

    Мөһим

    loading