Шәһри Казан

Уянып китсәм, күңелем буш...

Март азакларында табигатьтәге уяну белән театр сәхнәләрендәге җанланыш тәңгәл килде. Тегендә премьера, монда премьера һәм... иң сокландырганы - шул премьераларның уртасында драматург Туфан Миңнуллин. Кайчан язып өлгерәдер дә кайчан куеп җитешәләрдер. Татар дөньясының унбишләп театры сәхнәсендәге җиде-сигез премьера - аныкы.

Менә мин дә 23 мартта Г.Кариев исемендәге Татар дәүләт Яшь тамашачы театрында яңартылган «Нигез ташлары»н (режиссеры - Ринат Әюпов) карап, театрның асыл артисты Нуриәхмәт Сафинның уенына сокланып, авылларыбыз һәм милләтебез язмышы, аның киләчәге өчен борчылып, күңел түрендәге иң садә хисләрне уятканнан соң, икенче кичне К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрына килеп, тетрәнү кичердем. Күптән басылган, онытыла төшкән, сагындырган хис иде бу.
Театрның баш режиссеры Рәшит Заһидуллин сәхнәләштергән әлеге пьеса күз алдында язылды дисәм дә, арттыру булмас. Әсәрнең авторы иң әүвәле сәер төшен сөйләгән иде. «Искитәрлек хәл. Төшемдә спектакль карадым. Бөтен вагы-төяге, детальләре, каһарманнарның исемнәре, колагымда яңгырап торган җырлары белән», - дип сөйләде бер килүендә. Икенче килүендә әзер пьесасын компьютерда җыючыга калдырып китте. Ә менә җыйганнан соң кая да булса берәр театрга тәкъдим итеп йөргәненнән хәбәрдар түгел. Хәер, алай ыгы-зыгы килүнең хаҗәте дә юк бугай. Тамашачысыз каласы килмәгән театр җитәкчеләре аны үзләре бимазалап тора.
Күңел түрендәге юшкынны кузгатмасаң да ярагандыр да... Әмма Тинчурин театрындагы премьера тетрәндерде.Тетрәнүләр юшкынны кузгата инде ул!
Тетрәнү ничек буламы? Менә ничек. Залда - зыңлап торган тынлык, чөнки тамашачы сәхнәдәге бер генә «аһ»ны да, бер генә сүзне дә игътибарсыз калдырудан, колак яныннан уздырудан курка. Тамашачы тамашачы түгел, бәлки үзе спектакль каһарманы, һич югы вакыйгаларга мөнәсәбәтле кеше, сәхнәдә уйналган драманың тере шаһиты. Кыскасы, тынлык, бик тыгыз тынлык. Анда әзер чишелешләр муллыгыннан ялкаулана башлаган вөҗүд (эчке дөнья) рус шагыйре Н. Заболоцкий әйткән «Душа обязана трудиться и день, и ночь, и день и ночь» дигән халәтне расламакта. Ни гаҗәп, спектакльнең буеннан-буена дәвам иткән «күңел (бәлки, җандыр) хезмәте» урындык шапылдатып торып чыгып китү белән түгел, учларга ут капканчы режиссерны, артистларны озак-озак алкышлау белән төгәлләнә. Спектакль тәмам. Күңелдә бернинди кинә юк. Фәкать үзәкләрне өзә торган сызлану гына. Менә шул була инде тетрәнү! Тетрәнүдән соң чистарыну лазем.
Ни булган соң әле ул чаклы? Бер татар егете рус кызын яраткан - шуннан ни, туйга чаклы ук йоклаганнар - шуннан ни, боларның балалары булмаган - шуннан ни, диярләр. Мондый хәлләр адым саен, көн саен очрап тора, әмма аларның берсенең дә азагы дастан итеп, бәет итеп сөйләрлек рәвештә төгәлләнми. Ә, бәлки, төгәлләнәдер... Бикле сандыкларда ни барын һәр кеше үзе генә белә. Бәлки, Туфан Миңнуллин нәкъ менә шул сандыкларның биген ваткандыр. Яшерен сер-сәбәпләргә читтән, хәтта ки күкләр биеклегеннән караганда күренәдер ул фаҗиганең тирәнлеге, шул чагында ачыладыр «шуннан ни»ләрнең асыл хикмәте.
«Күкләр», дидек. Спектакльдәге җисемсез персонаж - Тәкъдир драманы антик дәвер трагедияләренә якынайта. Одеонда (антик театр) уйналган трагедияләрнең даими атрибуты булган «хор» вазифасын Рәшит Заһидуллин биш кешелек ансамбльгә йөкләгән. Татар сәхнәсендәге бу яңалыкны безнең зирәк тамашачы көн дә Эсхил трагедияләрен карап барган әзерлекле тамашачы кебек аңлап кабул итте. Хорның спектакльгә һәр «кереше» җентекләп уйланган, филигрань дәрәҗәдә эшләнгән иде. Уйлап сайланган һәм русча, һәм татарча җыр текстлары кешене сагайта торган, адәм балаларының теге илаһи Тәкъдир төшенчәсенә туплана барып, аннары аяусыз һәм дәһшәтле Күрәчәккә әйләнә торган гөнаһларын, ялгышларын, абынуларын тамгалап бара. Заһидуллинның Хоры күп функцияле. Ул сәхнәгә әле туй, әле яман хәбәр булып бәреп керә. Халыкны, кеше сүзен (молваны) гәүдәләндерүче Хор өчен артистлар бик уңышлы сайланган. Аларның һәркайсы - Лия Вилданова, Резеда Сәлахова, Артем Пискунов, Булат Зиннәтуллин, Тимур Баһаветдинов - җырчы да, биюче дә, уен коралында уйнаучы да. Аларның бу осталыгында, әлбәттә, хореограф Ләйсән Хәмитованың, хормейстер Резеда Шакированың, аранжировка авторы Чыңгыз Абызовның өлеше зур. Музыка бизәлеше өчен сайланган «Мин сине шундый сагындым» дигән җыр гына урынсыз тоелды. Югыйсә темага аваздаш җырлар да күп бездә.
Спектакльне эпик итә торган тагын бер нәрсә бар. Монысы - Туфан Миңнуллин пьесаларында әледән-әле очрап торган алып баручы, ягъни автор сүзе. Бу юлы автор, Хор кебек, вакыйгаларны бәян генә итә, әмма аларга шәхси мөнәсәбәтен белдерми. Күрәсең, ул бөтен җан әрнешен Елена (Гөлназ Нәүмәтова) белән Камилнең (Илфак Хафизов) бәхетсез язмышы өчен өзгәләнүгә салып бетергән.
Спектакльдәге ике дөрес каһарманны - ике ана (Татарстанның халык артистлары Ләлә Миңнуллина белән Зөләйха Хәкимҗанова) уенын тамашачы ничек тиеш шулай - аналарга олы хөрмәт белән кабул итте. Уңай персонажны тешкә тимәслек итеп уйнап чыгу өчен, чыннан да, олы талантка ия булырга кирәк. Бу икәү шушы аксиоманы раслый алды.
Сулышымны тирән итеп алам да спектакльнең төп йөген иңнәренә алган Гөлназ Нәүмәтова (Елена) исемен әйтәм. Әсәрләнгән тамашачы театр ишегеннән чыгып барганда бу кыз исемен кат-кат тәкрарлады. Хәзер аны онытмыйлар инде. Бу кичне яшь артистка үзенә исем ясады. Гөлназ Нәүмәтова спектакль дәвамында биш бабка төрләнде: гашыйк кыз, бәхетле хатын, аптыраган хатын, адашкан хатын, юлдан язган хатын. Кискен сыйфат үзгәрешләрен гәүдәләндерә алу өчен, бай сәхнә һәм тормыш тәҗрибәсе кирәк кебек. Мондый әверелеш сәләтенә Әлмәт театры артисты Дамирә Кузаева ия иде. Аның Мәдинәсен хәтерләүчеләр бардыр («Ай булмаса, йолдыз бар» -Туфан Миңнуллин). Димәк, «әверелеш» газабын һәр заманда да аңлый белгәннәр. Әмма миңа Гөлназ алдына куелган бурыч тагын да авыррак тоелды. Дамирәнең Мәдинәсе тышкы сәбәпләр йогынтысында «ныгый» барган иде. Гөлназ Еленасының исә бөтен «дошманнары» үзенең эчке дөньясында.
Тамаша башланып кына киткәндә, Елена да яши башларга гына җыена. Ул - шат күңелле, шаян, уенчак, кыскасы, тыюны һәм тыелуны белми торган иркә бала. Сөйгәне Камил дә чая, чытлык Еленаны бөтен табигый кыланмышлары белән ярата. Яшь кәләш булгач та ул үзенең табигыйлыгын, ихласлыгын югалтмый. Гөлназ Нәүмәтова шул халәтне түкми-чәчми тапшыра. Чыркылдап көлүе дә һич тә артистлар көлүе түгел, бәлки, бәхете ташып торганнан, ихластан. Залдагы хатын-кызлар, безнең егетләрне марҗа кызлары ничек шулай әсир итә икән соң, дигән аптыраулы сорауларына Гөлназ уены аша җавап таба алганнардыр дип уйлыйм. Кияү белән кәләшнең ятактагы чама чиген югалтмаган нәзакәтле уеннары - артистканың гына түгел, ихтимал, режиссерның да табышыдыр.
Җәмәгатьчелек тарафыннан спектакль тулаем режиссер казанышы итеп кабул ителә инде ул. Күпсанлы табыш-детальләр тезмәсе булды бу «Төш». Гөлназ Нәүмәтованың «әверелеш»ләре шул табышларның иң зурысы ләбаса. Әгәренки артистка героинясының «харап булу» диалектикасын шул тиклем ышандырырлык итеп уйный алмаса, теге дистәләгән бәләкәй табышлар да чәчелеп-югалып бетәр иде.Төп партиядәге опера җырчысы бер спектакль дәвамында бишәр килограмм авырлыгын югалта, диләр. Җырлап бит әле ул. Ә менә нибары ике сәгать эчендә шашып көлгән, ярсып елаган, тормыш юлын туй күлмәгеннән башлап та тамаша ахырына «бомж» аламасына калган, ана булу кебек табигый инстинкт - канәгатьләндерелмәгән теләк урынын эчүгә сабышу кебек иблис гамәле биләп алган, ир куеныннан ләхет куенына күчә баручы хатын-кыз булып яшәп кара әле син! Янып бетәрсең.
Драматургның «Кырларым-тугайларым», «Илгизәр плюс Вера» әсәрләрендә кузгатылган темалар «Төш»тә тагын бер логик чишелешкә китергән. Спектакльдән аермалы буларак, тормышта вариантлар күп. Әйтик, бала дип хыялланган Елена тәрбиягә бала алып юана алыр иде. Тик ул, кеше баласы кирәкми, ди. Кеше балаларын ярата алмаган хатын укытучы сыйфатында да үзен таба алмый. Кая соң шунда бер акыллы киңәш бирүче? Чынбарлыкта да шулай: киңәш бирүчегә караганда, тамашачы күбрәк. Елена таба «яхшы иптәшләрне» - сектада. Ул секта дигәннәре адашканнарны аулый торган ятьмә бугай. Әмма анда ягымлы сөйләшәләр, тыңлыйлар. Үзәге чәрексезләргә шул да җитә. Айнып китүнең, туры юлга түнүнең һәр кеше өчен үз варианты бар. Автор аны Тәкъдир ди. Бу спектакль нәкъ менә шул Тәкъдирнең тозакларына капмау өчен кисәтү булып аңланды. Аллаһы Тәгаләнең иҗат җимеше булган Кеше, гәрчә аның ялгыш гамәлләрен аклау өчен халык мәкальләре әзер торса да, Иблис тозагына төшмәскә тиеш. Шуның өчен аңа акыл бирелгән.
«Төш» тәмам. Залда «төш күреп утырган» тамашачыларның зур күпчелеге яшьләр иде. Димәк, Туфан Миңнуллинның әрнүле сүзе адресатка барып иреште. Теге тыгыз тынлык хәзер бигрәк тә нык аңлашыла. Хисләр дуеныннан айнып киткәннән соң, спектакльдәге Камил кебек, буш күңел белән калу ихтималы сагайтты бугай яшьләрне.

Реклама

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: