Шәһри Казан

Җырның һәм сүзнең «ертыгы» буламы?

Бездә кунакта «Тәртип FM». Игътибарыгызга «Тел дигән дәрья бар» тапшыруның алып баручысы - Мөслим районы Тегермәнлек авылында яшәүче лаеклы ялдагы татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлфия Мөхәммәтгәрәева язмасы. Шәһәрдә туып-үскән, телләре күбесенең ярым татарча, ярым русча ачылган җырчылар (хәзер күбрәк сәхнәдә шулар ) сүзгә артык әһәмият бирмиләр, көйне беренче планга...

Бездә кунакта «Тәртип FM».
Игътибарыгызга «Тел дигән дәрья бар» тапшыруның алып баручысы - Мөслим районы Тегермәнлек авылында яшәүче лаеклы ялдагы татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлфия Мөхәммәтгәрәева язмасы.
Шәһәрдә туып-үскән, телләре күбесенең ярым татарча, ярым русча ачылган җырчылар (хәзер күбрәк сәхнәдә шулар ) сүзгә артык әһәмият бирмиләр, көйне беренче планга куялар. Х, һ, ң, м, в, уау авазларын бөтенләй диярлек санламыйлар. Минең (минем), миңәргә (миңа), синен (синең), сина (сиңа), хава (һава), авыл(аwыл), гәм(гамь), нәк (нәкъ) дип сибәләр генә. Җыры да матур, җырчысы да матур җыр­лый... Әмма бер урында: «Сез әйтерсез миңарга», - дип, җырның сыйфатын боза да куя җыр­чы егетебез. Алай да булмый, икенче берсе бөтен дөньяга «сиям сине шешенеп» дип шәрран яра.
Менә тагын берсе җырлый:
Кайдан килдегез безгә?
Батмаенча диңгезгә.
Менә икенчесе:
Әйдә, әйдә.
Кайда, кайда?
Әйдә барыйк урманга.
Ә Илһам Шакиров бу җырны болай дип җырлый:
Әйдә, әйдә.
Кая, кая?
Әйдә барыйк урманга.
Татар телендә юнәлеш килеш дигән килеш бар. Ул килешнең сораулары - кемгә? нәрсәгә? кая? Менә бу җырларда кая? сүзен куллану дөрес, чөнки юнәлеш мәгънәсе ята бу сүздә.
Бер терлекче агай печән төяп фермага бара икән. Үзе йөк өс­тендә.
Каршысына бер егет очраган.
- Кайда барасың, Шәрифулла агай? - дигән.
- Йөк өстендә барам бит, күрмисеңмени! - дигән агай.
- Юк, син мине дөрес аңламадың. Кай тарафка юл тоттың, диюем иде, - дигән егет.
- Мин дөрес аңладым аңлавын, син дөрес әйтмәдең. Менә хәзер җавап бирәм инде: фермага барам, - дигән дүрт класс бетергән авыл агае.
Дүрт класс белеме булган авыл агае кадәр дә татар телендәге килешләрне куллана белмәгән башың белән ни дип сәхнәгә, бөтен галәмгә ишетерлек итеп радио-телевидениегә чыгарга инде!
Җырларда киләчәк заман хи­кәя фигыльләрнең дә башын әйләндерәләр. «Эссе» төркеме җыр­лый:
Киттек авылга,
Тынычлык табырга.
Үләргә, көләргә, сүнәргә һ.б. шундый фигыльләрне дөрес куллану кагыйдәләренә бер-ике тапкыр күз төшерсәләр, алай итеп җырламаслар иде, бәлкем.
Инде «ертык сүзләр» турында да берничә сүз. Узган гасырның 90 нчы елларында телебезгә без архаизмнар (иске сүзләр) дип атарга күнеккән сүзләр әйләнеп кайта башлады. Инкыйлаб, иттифак, җөмһүрият, икътисад, сәнәгать, мәдәният, мөхәррир, рәис, сәркатиб, корылтай, шигар, тәгъ­бир, иҗтиһад һ.б. сүзләр. Белеп һәм белмичә кулланучылар да шактый аларны. Сәнгать белән сәнәгать (промышленность) сүз­ләрен бутап сөйләделәр һәм яздылар берара.
Татар теле укытучысы буларак, аеруча соңгы егерме елда балалар, укучылар сөйләмендә «шаккатризм»нар барлыкка килүгә игътибар иттем. Фигыльнең юклык формасын куллануда шактый «ачышлар» ясалды: укымасмын, бармасмын, әйтмәсмен, килмәсмен, хәтта укымармын, әйтмәрмен, барамармын дигән вариант та бар. Нәмәчек (ничек) дигән сорау алмашлыгы да барлыкка килде. «Байый» телебез!
Матбугатта, радиода: «Фәлән районда яки шәһәрдә картлар йорты, балалар йорты ачу тантанасы булды», - дип сөйләүләр ишетелә. Бу тантаналы вакыйгамы инде!
Телдә «Вакыт күпме?», «Вакыт ничә?» дигән сорау җөмлә дә еш ишетелә. Вакытны беләсе килгәндә «Сәгать ничә?» дип сорау дөрес. Кайбер кеше болай дип сорасаң, әллә чын, әллә юри, Хәсән Сарьян әйтмешли, идиотларча, сәгатем бер генә, дип җавап бирә. «Вакытны бер, ике, өч дип санамыйлар, аннан соң вакыт ул бик күп-чиксез. Биш вакыт унбиш минут димиләр, ә биш сәгать унбиш минут диләр», - ди ул.
«Алай да була» - булмасын» мәкаләсендә Хәсән Сарьян байтак «ертык» (ул аларны мәгънәсе бозык сүзләр дип атый) сүзләргә туктала. Шулардан берничәсе:
- Әдәби әсәрләребездә хәзер бик әдәпле егетләребез күренә башлады: сөйгән кызларының кулын сорыйлар. Әйтсәм әйтим инде: элеккеләр, яучы җибәреп, кызның үзен соратканнар.
- Янә шигырьне уку бар, сөйләү бар: карап укыса - укый була, яттан сөйләсә - сөйли була. Әмма бу ара шагыйрьләребез, ни сәбәптер, халык алдына чыкты исә: «Мин сезгә хәзер берничә шигырь укыйм», - дияр дә, ике кулын селти-селти, яттан шигырь сөйләп җиппәрер.
Вакыт чыкты түгел, вакыт бетте; радиолардан яңгырый торган аязучан болыт, алмашынучан болыт та дөрес түгел - болыт алмашынмый, болыт аязмый.
- Республика юлларында яңгыр ява, - дип әйтә башладылар. Анысы тагын нинди яңгыр икән, юлга гына ява торган?..
Мондый мисаллар телебездә тулып ята. Юри генә, әгәр вакытыгыз булса, шундый сүзләрне теркәп, язып барып карагыз әле.
Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: