Шәһри Казан

Йомычкадан – шедевр

Себер сынчысы Сергей Бобков Красноярск крае Кожаны авылында укытучы булып эшли. Аның агач йомычкасыннан ясалган сыннары чын мәгънәсендә шедеврлар. «Бөтен кеше дә эшли алган эш кызык түгел. Мине гадәти булмаган әйбер илһамландыра», - дип аңлата ул моны. Яңа сынга тотынганчы, ул берничә ай дәвамында үзе ясаячак хайванның анатомиясен, үз-үзен тотышын...

Реклама

Себер сынчысы Сергей Бобков Красноярск крае Кожаны авылында укытучы булып эшли. Аның агач йомычкасыннан ясалган сыннары чын мәгънәсендә шедеврлар. «Бөтен кеше дә эшли алган эш кызык түгел. Мине гадәти булмаган әйбер илһамландыра», - дип аңлата ул моны. Яңа сынга тотынганчы, ул берничә ай дәвамында үзе ясаячак хайванның анатомиясен, үз-үзен тотышын өйрәнә. Оста бер эшне башкарып чыгуга ярты еллап вакытын сарыф итә. Аның җитештерү технологиясе шуның кадәр уникаль ки, хәтта пычкы чүбеннән скульптура ясауга патент алуга да ирешкән. Сергейның эшләнмәләре сатылмый. Бөркет сыны өчен 17 мең доллар тәкъдим итүче дә булган. Оста үз эшләренең тулы тупланмасын булдыру ягында.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: