Шәһри Казан

Зилә Сөнгатуллина: «Халыкның зәвыгын затлы музыка аша гына күтәрергә мөмкин»

Консерваториянең вокалистлар шөгыльләнә торган почмагыннан үтеп киткән саен, игътибарымны бүлмәләрдән ишетелгән матур тавышлар җәлеп итә. Бүген дә, дәресләргә соңга калудан курыкмыйча, бу күренешкә таң калып туктап тордым. Озак уйлап тормыйча, андагы вазгыятьне үз күзем белән күрер өчен, шул бүлмәләрнең берсенә керергә батырчылык иттем. Анда мине Россиянең һәм Татарстанның халык артисты,...

- Зилә Даяновна, Сез 1983 елдан бирле Казан дәүләт консерваториясендә укытасыз. Утыз ел эчендә күпме буын җырчылар тәрбияләдегез. Шулар арасында аеруча истә калганнары, күңелгә якын булганнары бармы?
- Бар, әлбәттә. Укучыларымның һәрберсе минем өчен бик якын. Мин аларның иҗатларын һәрвакыт күзәтеп торам. Людмила Яковлева, мәсәлән, Чуваш дәүләт опера һәм балет театры солисты, Галина Пуклакова хәзер Чабаксарда, ә бөтендөнья конкурслары лауреаты Лилия Гобәйдуллина Литвада уздырылган «Триумфаль арка» конкурсының «Алтын тавыш» дигән титулына лаек булды. Чит илдә татар кызы җиңеп чыксын әле! Тагын бер укучым Наталья Макеева Екатеринбург опера театрында төп партияләрне башкара. Искиткеч тавышлы кыз. Көньяк Кореядан Пак Текюн исемле бик матур баритон тавышлы егет тә миндә белем алды. Рус музыкасын бик тиз үзләштерде ул. Илнур Нуриев, Айдар Габдинов, Гөлшат Имамиева кебек җырчыларыбызны халкыбыз яхшы белә. Консерваторияне күптән түгел тәмамлаган Гөлнара Рәхимова Муса Җәлил исемендәге татар дәүләт опера һәм балет академия театрында эшли. Татар халкы арасында инде дан казанып өлгергән Филүс Каһиров әлегә аспирантурада укый. Кыскасы, укучыларымның саны инде иллегә якынлашты. Шунысына шатмын - аларның һәрберсе сәнгать дөньясында үз урынын тапты.
- Консерватория студентлары, биш ел укып, нигезле, тулы белем алырга омтылалар. Нәкъ менә шул елларда ук җырчыларның киләчәген күреп буламы?
- Студентларның күбесе үзләрен беренче курстан ук күрсәтә. Ә кайберсе өч елдан соң гына ачылып китә. Беренче курста ук: «Синнән бернәрсә дә килеп чыкмый инде», - дип берсенә дә әйтмибез. Түземлек һәм сабырлык белән эшлибез, көтәбез. Менә быелгы беренче курс студентларының барысының да тавышлары яхшы куелган. Бу, әлбәттә, безнең өчен сөенеч. Өченче курста инде без студентның опера театрынамы, филармониягәме, яисә укыту эше белән шөгыльләнәчәкме икәнлекләрен билгелибез. Бездә опера классы, опера студиясе эшләп килә. Анда үзен күрсәтә алган студент соңыннан опера җырчысы дигән белгечлек ала. Кайвакыт опера тавышы булмаган, әмма уңышлы гына укыган камера тавышлы җырчылар да опера квалификациясен алырга мөмкин. Операда беренче, икенче, өченче рольләр дә бар бит. Шуңа күрә, аларның күбесенең опера театрында эшләргә мөмкинчелекләре бар, тырышсыннар гына, барысы да үзләреннән тора.
- Академик белем алучы җырчының эстрадага тартыла башлавына Сез ничек карыйсыз? Эстрада аша танылырга да, акча эшләргә дә җиңелрәк кебек бит. Гомумән, бүгенге эстрада турындагы фикерләрегезне ишетәсе килә.
- Эстраданы бөтенләй читкә кагарга ярамый. Консерватория тәмамлаган, академик белем алган җырчы, эстрадага киткән очракта, үзенең затлы җыр сайлый белүе һәм татар классикасын онытмавы белән аны бер баскыч югары күтәрәчәк. Аннан соң, академик җыр бүлеген тәмамлаган һәр кеше дә опера юлы белән китми. Опера җырчысы ул - бик сирәк профессия. Консерваторияне ун кеше тәмамлап, шуларның икесе яхшы опера җырчысы булып китә икән - бу инде бик яхшы нәтиҗә дигән сүз. Элеккеге заманга кайтсак, Мөнирә Булатова, Азат Аббасов, Рәисә Билялова, Венера Шәрипова, Фәхри Насретдинов кебек атаклы опера җырчыларыбыз - алар барысы да эстрадада җырлаган. Яшьләр, дөрес юлдан китсәләр, юкка чыкмаячаклар. Халык та яратыр, тарихта да калырлар. Беренче чиратта җырчының халыкны тәрбияләргә тиешлеге турында онытмаска кирәк.
- Үз өлкәңдә профессионал булыр өчен, нишләргә кирәк? Музыка өлкәсендә үз-үзеңне табу өчен, музыка мәктәбен, көллиятне яисә консерваторияне тәмамлау мәҗбүриме?
- Җырчы булырга теләгән яшьләр башта көллияттә дүрт ел дәвамында белем алырга тиеш. Бары шундый хәзерлеге булган кеше генә консерваториягә керә ала. Бу бик дөрес. Классик вокалның бөтен нечкәлекләрен үзләштерү өчен ким дигәндә тугыз ел кирәк. Мәктәп тәмамлап кына: «Мин - талантлы», - дип, консерваториягә укырга керергә теләүчеләр дә юк түгел. Әмма мәктәп баласының тавышы куелмаган була, ә консерваториядә уку җиңел түгел. Беренче курста ук инде арияләр башкарырга кирәк, бу исә яшь тавышка зур авырлык китерергә мөмкин. Шуның өчен, тавышны әзерләргә кирәк. Ә ул үзе бер этап. Мөстәкыйль рәвештә эшли башлагач, икенче этап башлана. Профессиональ җырчының вокал практикасын үтүе бик мөһим, шул сәбәпле, консерваториядә «Вокал практикасы» дигән дәрес үткәрелә. Концертлар оештырабыз, репертуар туплыйбыз, төрле партияләр өйрәнәбез. Киләчәктә нинди театрга эләксә дә, аңа эшләргә җиңел булсын өчен тырышабыз.
- Ә җырчы өчен телләр белү мөһимме?
- Вокал белән шөгыльләнгән кешенең телгә мөнәсәбәте югары дәрәҗәдә булырга тиеш. Җырчы өчен сүзләрне дөрес итеп әйтү бик мөһим. Чөнки еш кына радиода язмалар ясыйбыз, бу - мәңгегә кала торган тарих, хаталар булу мөмкин түгел. Гомумән алганда, җырчылар алты телдә әсәрләр башкара белергә тиеш (немец, француз, рус, итальян, татар һәм инглиз телләрендә). Көллияттә укыганда алар мәҗбүри рәвештә итальян теле нигезләрен өйрәнәләр, ә инде консерваториягә кергәч, инглиз, француз һәм немец телләре белән таныша башлыйлар. Телләр белүне камилләштерү гомер буе дәвам итә. Студентлар, вакытны бушка уздырмаса, бар эшкә дә өлгерә алалар.
- Зилә Даяновна, берничә буын студентларга белем биргән остаз буларак, әйтегез әле: егерме ел элек укыганнар белән бүгенгеләр арасында аерма бармы?
- Әлбәттә, бар. Егерме ел элек интернет юк иде. Бүгенге көндә интернет аша теләсә нинди спектакльне карарга мөмкин. Технология алга китте, шуңа күрә, бүген студентларга укырга күпкә җиңелрәк. Элек, ксерокслар булмау сәбәпле, күпсанлы нота битләрен кулдан күчереп язалар иде. Шуңа да карамастан, әзерлекләре, бүгенге студентлар белән чагыштырганда, һич тә начар түгел иде. Җиңеллек килгән саен, студент ялкаулана бара. Партияләр өйрәнеп, репертуар баетасы урында, күбрәк вакытны бушка уздыралар шул. Минем фикеремчә, консерваторияне тәмамлаганда җырчы кимендә ике бүлектән торган концерт бирерлек һәм операда иң кимендә өч партия башкара алырлык булырга тиеш.
- Опера һәм балет театрында татар опералары гөрләп барган елларны сагынасызмы? Татар операсына нинди киләчәк юрыйсыз?
- Опералар куелган чорны бәхетле вакытлар дип саныйм. Нияз Даутов заманында милли һәм классик репертуар туплауга зур игътибар бирелде. Милли җырчы, татарча җырлаудан тыш, чит ил классикасын да, татар халык көйләрен дә, романсларны да, хәтта эстрада җырларын да югары дәрәҗәдә башкара белергә тиеш. Һәр чорның үз үзенчәлекләре бар. Миңа Фуат Мансуров, Нияз Даутов кебек музыкантлар белән иҗат итәргә туры килде. Н.Даутов куйган постановкаларда катнашу үзе бер бәхет иде. Опералар хәзер дә языла, әмма элеккечә системалы рәвештә түгел. Н.Җиһановның «Алтынчәч» операсы репертуардан төшеп калганга күңел борчыла. Безнең милли опералар арасында «Алтынчәч» иң матур операларның берсе дип уйлыйм. Н.Җиһановның «Җәлил» операсы Европа дәрәҗәсенә күтәрелде. Татарча җырланамы ул, русчамы - аның музыкасы һәркемгә дә аңлаешлы. Без композиторның иҗатын елдан-ел күбрәк аңлый барабыз. Н.Җиһановның музыкасы, чыннан да, мәңгелек. Бүгенге композиторлар, әнә шундый үрнәк булып торган операларга карап, алардан өйрәнеп, классик традицияләрне бозмыйча язарга тырышсыннар иде. Шулай ук татар музыка сәнгатенә үзләреннән зур өлеш керткән композиторларыбыз Җәүдәт Фәйзи, Мансур Мозаффаров, Рөстәм Яхин, Салих Сәйдәшев, Александр Ключарев, Бату Мулюков, Әнвәр Бакировларның иҗатларына да игътибар кимемәсен иде. Чөнки иң яхшы җыр ул - онытылган иске җыр.
- Әгәр Сез тылсымчы булсагыз, татар профессиональ музыка сәнгатен үстерү өчен ниләр эшләр идегез?
- Кызганыч, тылсымчы түгелмен. Мөмкинлегем булса, яшьләрнең дә, халыкның да зәвыгын затлы музыка тарафына борыр идем. Халык сыйфатлы музыканы аера белергә тиеш. Аның зәвыгын затлы музыка аша гына күтәрергә мөмкин. Халык көйләре һәм классик музыка ул - беркайчан да искермәячәк җәүһәрләр. Шулай ук радио-телевидение дә балаларга кечкенәдән үк тәрбия бирергә тиеш. Затлы, зәвыклы музыка тыңлату әти-әнидән тора. Минем улым консерватория каршындагы музыка мәктәбен тәмамлады, шулай да нефтьче белгечлеген сайлады. Ләкин музыка белеме булгач, хәзер дә, вакыты булганда, рояль артына утырып уйный. Мин, әлбәттә, бу күренешкә бик шат. Кайвакыт телевизордан шәрә кызларның сүзе дә, көе дә булмаган җырлар башкаруын күреп: «Әй, мескеннәр, чын музыка болай булырга тиеш түгел бит», - дип әйтеп куя. Зәвык һавадан төшми бит. Тәрбия гаиләдән, балалар бакчасыннан башлана. Аны үстерер өчен, бик күп көч куярга кирәк. Бала иң беренче чиратта үз туган телен белергә һәм халык җырларын тыңлап үсәргә тиеш. Әкренләп классик музыка - Моцарт, Чайковский әсәрләре белән таныштыра башларга кирәк. Шәһәребездә опера һәм балет театры булып, анда искиткеч әсәрләр куелганда, ничек инде балаларыбызны бирегә йөртмәскә?! Балалар өчен махсус симфоник концертлар бар, алар турында да онытмаска кирәк. Дөрес юлдан тайпылмасыннар, юк-бар музыканы тыңлап вакытларын әрәм итмәсеннәр. Классик музыка белән тәрбияләнгән бала киләчәктә дә дөрес юлдан тайпылмый. Затлы музыканы бер аңлаган кеше аны гомергә яратачак.
- Әңгәмәгез өчен зур рәхмәт. Зилә ханым, Сезгә иҗатыгызда һәм татар музыкасының киләчәге булырлык яшь талантлар тәрбияләү эшендә уңышлар телим. Укучыларыгыз алга таба да Сезне һәрвакыт шатландырып кына торсыннар.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: