Шәһри Казан

Илсур Һадиуллинга тапкырлау таблицасын өйрәнмәгән өчен әнисе икеле куйган

Ихлас кеше белән сөйләшеп утыру - үзе бер гомер. Шундый ихласларның берсе - Казан шәһәренең мәгариф идарәсе башлыгы Илсур Һадиуллин.

«Әни икеле куйды»
- Ир баланың кайсын гына алсаң да, мәктәптә укыган чорыннан истә калган шук гамәле була. Илсур Һадиуллин нинди укучы иде? Кисәтү алган чагы булдымы икән?

- Мин сүз тыңлаучан, тыныч, артык чәчрәп тормаган тәртипле укучы идем. Әниемнең укытучы булуы да җаваплылык өстәгәндер. Башлангыч сыйныфта укыганда дәрестә: "Әни, әни, апа", - дип кул күтәрә идем. Бервакыт өйгә бирелгән эшне ишетми калдым да, кайткач әнидән сорадым. Шунда ул миңа: "Кеше кебек тыңлап торырга кирәк иде", - дип нәрсә эшләргә икәнен әйтмәде. Ә ул тапкырлау таблицасын өйрәнергә биргән икән. Икенче көнне дәрестә бөтен бала сөйләп чыкты, миңа әни икеле куйды. Шунда бик оят булды.

- Кайбер бала үзенең кем буласын мәктәп елларында ук хәл итә, ә кайсысы мәктәптән соң да җиде юл чатында кала.

- Минем хыялым - табиб булу иде. Авыл мәктәбендә укып медицина институтына укырга керүне күз алдына да китерми идек ул чакта. Шуңа күрә, ике генә имтихан тапшырып, пединститутның химия-биология факультетына укырга кердем. Максатым бер елдан соң медицина институтына күчү иде. Бер курсны тәмамлауга мине армиягә алдылар. Анда китеп, бер ай хезмәт иткәннән соң, әнине соңгы юлга озатырга кайттым. Әнә шулай, тормыш мәшәкатьләре белән хыялым читтә калды. Әлбәттә, халык белән эшләү минем тормышка ашмаган хыялымны алыштырды. Мәктәптә дә бик яратып эшләдем.

Кыйбла
- Мәктәптә эшләгәндә җитәкче булырга иде, дигән уйлар килмәдеме башыгызга?

- Юк, мин беркайчан да җитәкче булам, дип хыялланмадым. Әти дә җитәкче түгел иде, колхозда зоотехник булып эшләде.

- Ә җитәкче урыннарда эшли башлагач, әтиегезнең, туганнарыгызның киңәшләр биргәне булдымы?

- Әти: "Һәрвакыт үзең булып калырга кирәк. Әгәр кеше синең яныңа берәр проблема белән килә икән, авырлыктан качма, ярдәм итәргә кирәк", - ди торган иде. Әнинең абыйсы Фәтхерахман абый Шәйдуллин белән аның хатыны Тәнвирә апаның: "Мәктәптә укучылар алдында артык кырыс, җитди булып кыланырга ярамый", - дигән сүзләре истән чыкмый.

- Безнең халыкта "Татар түрә булса, чабатасын түргә элә" дигән әйтем бар. Ә ул сезгә туры килми. Кайда эшләсәгез дә, гади, кече күңелле булып калдыгыз.

- Кешенең кыйбласы булырга тиеш. Умыртка баганасы читкә тайпылса, гарипләнә бит. Тормышта сине мактый-мактый ниләр генә сөйләмиләр. Һәрберсеннән өстен булып кала белергә кирәк. Кайберәүләр түрә булып алса, шулхәтле үзгәрә. Ахыргы сулышына кадәр шул кәнәфидә утырырмын, дип уйлый. Үзем андыйлардан көлеп йөрим. Аларга: "Сез нәрсә кылынасыз?! Сез бит адәм балалары, ул кәнәфи сезгә вакытлыча утырып тору өчен генә бирелгән", - диясе килә. Гомумән, кеше бу вакытлыча гына килгәнен онытмасын иде. Яхшылык та, яманлык та үзеңә кире кайта ул. Кешене өч нәрсә боза: беренчесе - мактау, икенчесе - үзеңне кунак итүләренә ышанып сыйлану, өченчесе - гаиләңнән ваз кичеп читтән рәхәт эзләп йөрү.

- Гаилә дигәннән, сезнең гаиләгез дә күпләргә үрнәк. Тормыш иптәшегезне ничек сайладыгыз?

Реклама

- Нәсимә белән бер сыйныфта укыдык. Сыйныфта унтугыз бала идек, алар игезәкләр. Бергәләп газета чыгара идек. Нәсимә рәсем ясарга оста булды. Ул чакта күңелемдә булган хисне ачып салырга җөрьәт итмәгәнмен. Мәктәптән соң сыйныфыбыздан үзем генә югары уку йортына укырга кердем. Нәсимә белән ун ел үткәч кенә очраштык һәм гаилә дә корып җибәрдек. Улыбыз Рушан финанс-иктисад институтында белем ала. Кызыбыз Камилә мәктәптә укый. Бер үк вакытта музыка мәктәбендә дә белем ала. Ял итәргә дә вакытлары юк.

"Мәктәптә ял итәм"
- Балаларга өй эшләре күп бирелүдән ата-аналар да зарлана. Әгәр сезгә мәгариф системасын үзгәртеп корырга кушсалар, эшегезне нәрсәдән башлар идегез?

- Кодрәтемнән килсә, дәреслекләрнең катлаулылыгын киметеп, программаны җиңеләйтер идем. Укытучылар да балаларның сәламәтлеге турында уйларга тиеш. Кайберәүләр бары тик үз дәресе турында гына уйлап, балага өя дә өя...

- Элек укучы дәрес программасын үзләштереп өлгермәсә, укытучы дәрестән соң калып аңлата иде. Бүген "репетитор" дигән һөнәр барлыкка килде.

- Мәктәпләрдә өстәмә эшләүче укытучылар бик күп. Бу эшкә өндәү мәктәп җитәкчеләреннән тора. Үзләренең укучылары белән дәрестән соң калып репетитор булып эшләгән укытучыга мәктәптә урын булырга тиеш түгел. Стандартта каралган программаны акчага башкару - ул җинаять.

- Гел мәктәп тормышы белән яшәүдән арымыйсызмы?

- Юк, мәктәп минем өчен илаһи, яхшы энергияле урын ул. Әгәр арып китсәм яисә берәр проблема килеп чыкса, азрак ял итү өчен балалар бакчаларына, мәктәпләргә чыгып китәм. Өлкән сыйныф укучылары белән сөйләшеп утыру шулхәтле рәхәт.

- Быел Россиядә Әдәбият елы. Шул уңайдан Казан мәктәпләрендә нинди эшләр планлаштырыла?

- Безнең төп максат - балаларны китап укырга өйрәтү. Соңгы вакытта китапханәләрдән китап алучы балалар саны күбәя бара. Быел татар, рус теле һәм әдәбияты укытучылары язучылар белән очрашуларны ешрак үткәрәчәк.

- Үзегезнең яраткан китабыгыз нинди?

- Габдрахман Әпсәләмовның "Ак чәчәкләр" романы.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: