Бу уку елында мәктәп укучыларының күпме ял итәчәге билгеле булды. Яңа 2021-2022 нче уку елына каникуллар вакытына Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы ачыклык кертте. Кыш көне балалар 14 көн ял итәчәк.
Скопировать ссылку

Республика мәктәпләрендә көзге каникуллар 1-7 ноябрьдә узачак. Гадәттәгечә балалар өчен республиканың барлык муниципаль районнарында куркынычсызлыкка, гамәли иҗатка, спортка, туган телләр һәм Халык бердәмлеге елына багышланган укыту, ял итү чаралары оештырылачак. Мәктәп лагерьлары эшләячәк.
Комментарийлар