16+

КФУда Халыкара туган телләр көне уңаеннан зур конференция үтте

Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында, 21 февраль – Халыкара туган телләр көненә багышлап, инде 13 ел рәттән "Төрки лингвокультурология: проблемалар һәм перспективалар" темасына халыкара конференция уздырылып килә.

КФУда Халыкара туган телләр көне уңаеннан зур конференция үтте

Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында, 21 февраль – Халыкара туган телләр көненә багышлап, инде 13 ел рәттән "Төрки лингвокультурология: проблемалар һәм перспективалар" темасына халыкара конференция уздырылып килә.

Конференциянең максаты ‒ укучыларны, студентларны һәм аспирантларны төрки лингвокультурологиягә кагылышлы тикшеренү эшләренә җәлеп итү, шулай ук филология һәм культурология, тарих, социология һәм башка фәннәр арасында уңышлы диалог урнаштыру юлларын эзләү.

Быелгы конференция үзенең эшчәнлеген түбәндәге юнәлешләрдә алып барды: хәзерге дөньяда төрки телләр; телнең җәмгыять һәм мәдәният белән үзара бәйләнеше; культурология; телләрне һәм мәдәниятләрне чагыштырып өйрәнү; мәдәниятара аралашуның лингвомәдәни проблемалары һәм тәрҗемә; әдәбият һәм сәнгать; телнең лексик системасында милли характер (менталитет) чагылышы; кешеләрнең тел аңын һәм коммуникатив тәртибен өйрәнү проблемалары; югары(урта) һөнәри белем һәм төбәк мәдәнияте һ.б.

Конференциянең географиясе дә елдан-ел үсә бара. Быел Россиянең төрле төбәкләреннән, Башкортстан, Казахстан, Үзбәкстан, Кытай, Корея, Польша, Төрекмәнстан, Сирия укучылары, студентлары һәм магистрантларының төрки халыкларның мәдәниятенә, теленә кагылышлы чыгышлары яңгырады.
Конференциядә катнашучылар арасында инде берничә мәртәбә килүчеләр дә бар. Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының 2 курс студенты Фәхртдинова Раилә: "Бу конференциядә инде икенче тапкырын катнашам. Миңа калса, мондый чаралар студентлар өчен дә, укытучылар өчен дә бик кирәк. Чөнки бу укучылар өчен үзләренең тикшеренү эшләрен тәкъдим итеп, бәя алырга, конструктив тәнкыйть ишетергә бик зур мөмкинлек. Чыгыш ясарга барлык шартлар да тудырылган. Чит ил катнашучылары, мәсәлән, Тeams платформасы аша кушылып, чыгыш ясадылар,"‒ дип сөйләде.

Төрекмәнстаннан килеп укучы Гуләлек Акыджанова да: "Мондый конференцияләрдә беренче тапкыр чыгыш ясыйм. Әмма миңа катнашуы бик кызык булды, чөнки татар теле һәм башка төрки телләр турында бик күп мәгълүмат алдым,"‒ дип үзенең фикерләре белән бүлеште.

Чараның программасы да киң иде: мәктәп укытучылары өчен "Мәктәптә Һ.Такташның иҗади мирасын өйрәнү: хәзерге торышы һәм киләчәге" темасына түгәрәк өстәл, "Аудитория алдында чыгыш ясау күнекмәләре" дигән онлайн мастер-класс, Габдулла Тукай музеена экскурсия.
Конференциядә катнашучыларның барысына да сертификатлар тапшырылды, иң яхшы чыгыш ясаучылар дипломнар белән бүләкләнде, ә аларның җитәкчеләренә

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры И.Г.Һадиуллин һәм Казан федераль универститетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры Р.Р.Җамалетдинов имзалаган Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Конференция нәтиҗәләре буенча материаллар җыентыгы әзерләнеп, катнашучыларга таратылачак.

Илзия Хисмәтуллина.
КФУның Г. Тукай исемендәге милли мәдәният һәм

мәгариф югары мәктәбе студенты.

 

Фото: https://kpfu.ru/philology-culture

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading