Без кечкенә чакта (узган гасырның 60 нчы еллары) татарның танылган җырчылары нибары бер кул бармагы белән санарлык иде.
Радиодан әнә шуларның җырларын тыңлап үстек. Әллә нигә бер дигәндәй, аларның ерак авылларга да килеп чыккалаганы булды. Авыл клубының тамаша залына шыплап тулган халык, тавык кетәклегеннән аз гына зуррак сәхнәдә чыгыш ясаучы җырчыны тын да алмыйча, авыз ачып тыңлый иде.
Ул чакларда үземә дә, бер генә мәртәбә булса да, авылыбыз клубында Әлфия Афзалова, Илһам Шакиров, Галия Гафиятуллина кебек танылган җырчыларның концертларында булырга туры килде. Радиодан тавышларын гына ишетеп белгән артистларның үзләрен күрү һәркем өчен зур шатлык булды, билгеле.
Хәзер исә татар эстрадасы күгендә йөзләрчә яшь “йолдызлар” балкый, күбесен белмибез дә. Кайчак телевизордан җырлаган берәр яшь артистны күрәсең дә, карале, эстрадага яңа җырчы килә икән, моңа кадәр ишеткәнем юк иде, дип уйларга да өлгермисең, аның мактаулы исемнәрен саный башлыйлар. Ул инде күптан “танылган” һәм “атказанган” икән, ләбаса!
Хәер, җырчы артистларыбызның күп булуларыннан беркемгә да зыян юк. Тик менә бүгенге җыр сәнгате әһелләренең үзара мөнәсәбәтләре эчне пошыра. Бер-берсе хакында сөйләшкәндә, түбәнсетү, ямьсез сүзләр әйтешү очраштыргалый. Бигрәк тә, яшь җырчыларга эләгә “тәнкыйть”нең иң ачысы.
Танылган җырчылар массакүләм мәгълүмат чараларына биргән интервьюларын, гадәттә, шундыйрак юнәлеш белән тәмамларга ярата. Янәсе, хәзер “әлле-мәлле тавыш”лары белән, сәхнәгә чыгып, халыкны алдалап йөрүчеләр күбәйде. Мин җырчы да, сәнгать белгече дә түгел. Яшь жырчыларның иҗатына бәя бирергә җыенмыйм. Мине бары тик татар артистларының үзара хурлашу очраклары һәм яшь артистларга карата мөнәсәбәтләре генә борчый. Гомумән, кеше гайбәтен сату безнең татар халкына килешә торган сыйфат түгелдер.
Төптәнрәк уйлап карасаң, җырчылар әзерли торган уку йортлары, консерваторияләр элегрәк татарда бөтенләй булмаган. Гасырлар буе яшәгән һәм халык күңелендә җуелмыйча сакланган «Кара урман», «Зиләйлүк», “Гөлҗамал», «Әллүки» һәм башка күпсанлы халык җырларын махсус уку йортлары тәмамлаган артистлар түгел, ә гап-гади авыл кешеләре иҗат иткән һәм башкарган бит. Һәрбер авылда оста җырчылар булган. Андыйлар, консерватория тәмамламасалар да, авыл халкын үзләренең моңлы тавышлары белән таң калдырганнар. “Халык җырлары” дип аталган җырларны нәкъ менә шулар саклаган һәм бүгенге көннәргә кадәр китереп җиткерә алган. Син татар моңын бозасың, дип аларны беркем дә тәнкыйтьләмәгәндер?!
Хәзерге вакытта эстрада өлкәсендә җитешсезлекләр дә, кимчелекләр дә бардыр, әлбәттә. Болары белән килешәм. Ә кайда юк ул? Аны бөтенхалык игътибарына чыгып кычкырырга кирәкме икән?! Бу эчке киемеңне гомумхалык каршына чыгарып селкү кебегрәк нәрсә түгелме? Яшь җырчыларны түбәнсетү үзе үк безнең татар халкының гореф-гадәтләренә дә, дин кануннары кысаларына да туры килми шикелле.
Кайбер өлкәннәр яшь артистларга булган күрәалмаучанлыкны эчләрендә генә яшереп кала да алмыйлар, ул тышка бәреп чыга. Бер мисал китерәм. Моннан дистә еллар элек телевизордан шундый бер әңгәмәне тыңларга туры килде. Журналист бер күренекле артисттан интервью ала. Баштагы сорауларның берсенә җавап биргәндә артист: «Әгәр тамашачыларым теләктәшлек белдермәсә, мин бу дәрәҗәгә ирешә алмас идем. Мине БӨЕК ХАЛКЫМ күтәрде!» дигән күтәренке рухтагы сүзләр әйтте. Әңгәмә ахырында, сүз сөреше, гадәттәгечә, haман да шул «булдыксыз», «сәләтсез» яшь җырчылар хакына күчкәч: «Хәзерге җырчыларны әйтер идем, булыр-булмас тавышлары белән тамашачыларны алдалап йөриләр... Безнең ХАЛЫК НАДАН бит, сәхнәдән торып нинди жыр башкарсалар, шуңа мөкиббән китеп утыра». Туктале, тукта, нибары чирек сәгатьләп элек, сүз үзең хакында барганда, халык бөек иде бит, яшьләр иҗатына күчкәч, ничек наданга әйләнде соң әле ул?..
Иманым камил, сәхнәгә чыккан беренче вакытларында, бу “мәшһүр артист” үзе дә бик ялтырамагандыр?! Хәтта, Аллаһ биргән таланты ташып торган очракта да, сәхнәгә беренче мәртәбә чыкканда дулкынлану да, каушау да буладыр инде ул. Әлфия апа Афзалова (урыны җәннәттә булсын!) әнә: «Сәхнәгә һәр чыкканымда дулкынлану кичерә идем», – дигән иде бер интервьюсында. Нихәл итмәк кирәк, яшь иптәшне дә аңларга була: әле аңа тәжрибә туплау, сәхнәдә үзен иркен тоту өчен гомере буе эшләргә, иҗат итәргә туры киләчәк. Сине халык күтәргән кебек, бу яшь җырчыны да үз тамашачысы күтәрер. Аның өчен эч пошырып, нервы бозып, телевизор караучылар каршында, яшь артистларның дәрәҗәсен төшереп маташырга кирәкме икән?!
Кайберәүләрне яшь артистларның һәм алар янәшәсендәге биюче кызларның, сәхнәгә ярымшәрә чыгып, теләсә ничек кыланып биюләре, кыска киемнәреннән кендекләренә кадәр күренеп торулары борчый. Әлегедәй күз алдымда, 60 нчы елларда Илһам абый Шакиров, авылга концерт белән килгәч, сәхнәдә җырлаганда, уңга-сулга ярты адым атлады микән?! Кара костюм-чалбардан, ап-ак күлмәктән, галстук таккан артист сәхнә түренә басып, җырлаган вакытында, тик куллары белән җиңелчә хәрәкәтләр ясаганын гына хәтерлим. Моның тәрбияви көче дә булган, күрәсең. Гадәттә, үзешчәннәр дә, һөнәри артистларга охшатып чыгыш ясарга тырышалар иде. Сәхнә этикасының ул кануннары бәлки консерватория кысаларында белем алучыларга укытылгандыр. Анысы миңа караңгы. Ә менә гади тамашачы буларак, артист кеше сәхнәдә үзен нәкъ менә шулай тыйнак тотарга тиештер, дигән уй ул чакта күңелгә бик сеңеп калган.
Ә хәзер, әнә, җырлаган уңайга бөтен сәхнәне ду китереп сикергәләп чабып йөрүче җырчылар бар. Сулышларына кабып егылмасалар ярый инде дип, тамашачы берникадәр куркып, шул ук вакытта гаҗәпләнеп, шаккатып утыра. Яртылаш күкрәкләрен, кендекләрен, шәрә ботларын тамашачыларга күрсәтүдән читенсенми торган җырчы кызларыбыз да байтак. Аларның итәкләре дә алгы яктан материал җитмәгәннән шулай ерып калдырылмаган. Яшь җырчы кыз сәхнәгә җыр сузар өчен чыгып баскан булса да, табигый ки, ул – беренче чиратта хатын-кыз: капма-каршы җенестәге затларга ошарга тырышу салынган аның табигатенә. Алкышларның берникадәр өлеше, аның җырына түгел, әнә шул итәк ерымыннан вакыт-вакыт күренеп алучы ботларына юнәлдергәнне бик яхшы аңлый ул...
Тыйнаксызлыкмы? Анысы, бәлки, чыннан да шулайдыр. Бу гамәлләре, әле кайчан гына без яшәгән совет заманы этикасы кысаларына сыймый шул. Юк, советныкын гына түгел, безнең татар гореф-гадәтләрен дә санга сукмау бу дип, язганнарыма каршы төшәрләр өлкәнрәкләр. Бу урында бераз гына чигенеш ясарга кирәктер, минемчә. Татар тыйнаклыгын, сәхнәгә кендек күрсәтеп чыккан хәзерге кызлар түгел, элегрәк үк, хәзерге шул кызларны тыйнаксызлыкта гаепләүче өлкән һәм алардан да өлкәнрәк артистларыбыз әллә кайчан бозган инде, минемчә. Ничекме? Аңлатмасы бик гади. Безнең татар халкында, элекке заманнарда, хатын-кыз, гомумән, халык каршында авыз күтәреп җырламаган (бөтенләй!). «Аулак өй»ләрдә, кызлар узара җыелышып, яшерен генә моңланып ала торган булганнар. Кая ул меңләгән кеше сыйдырышлы залларда, йөзләгән ирләрнең тишәрдәй булып үзенә төбәлгән карашлары астында сәхнәдән жыр сузу – чит-ят ирләр каршында авызларын яулык чите белән каплап йөргәннәр татар хатыннары.
Әле шул ук алтмышынчы елларда гына да (үзем хәтерли торган вакыт булганга гына мисал китерәм) апалар, әбиләр, кеше күп җыелган урыннарда, арада берничә ир-ат булса, авызлары белән яулык читен тешләп сөйләшәләр иде. Ә тагын да элеккерәк елларда, алдагы гасырларда ничек булгандыр, дисез? Кызганыч, ул заманнарда яшәгән кешеләрнең берсе дә исән түгел инде. Әгәр, шул чорларда яшәгән берәр әбиебезне кабереннән куптарып, терелтеп, авыз күтәреп сәхнәдән җырлап торучы хатын-кызны күрсәтсәң, йөрәк өянәге булып, шунда ук кабат жанын тәслим кылачак, билләһи. Димәк, хәзерге кендек күрсәтеп җырлаучы яшь артист кызлар түгел, аларга кадәр әллә кайчан, беренче мәртәбә сәхнәгә күтәрелеп, җырлыйм ди авыз ачкан, хәзер инде татар дөньясында үлемсез дан яулаган бөек җырчы татар хатыннары тыйнаксызлык күрсәтүдә беренче булганнар.
Мин һич кенә дә, гүзәл затларыбыз яулык почмагын тешләп йөрсеннәр, дип әйтергә җыенмыйм. Нихәл итмәк кирәк, дөнья гел бер төрле генә бармый. Ул һәрчак алгарышта. Хәзер кирегә юл юк. Яулык почмагын тешләп, җыр сузып буламыни?! Бүгенге көндә татар артист хатыннарыбыз, беркемнән курыкмыйча һәм оялмыйча, сәхнәдә авызларын иркенләп ачып, рәхәтләнеп җырлый. Җырласыннар! Хәзерге заманда болар барысы да табигый: беркемгә дә оят та түгел, шулай ук бу гамәл тыйнаксызлыкка да керми. Ә менә ефәк тукымадан тегелгән, кыска блузка астыннан җырчы кызның кендеге күренү?.. Анысы әлегә ата-бабаларыбызның гореф-гадәтләрен санга сукмау, тыйнаксызлык... Ә-ле-гә!
Ә икенче яктан карасаң, сәхнә – җәмгыятьнең көзгесе. Җәен урамнарга күз салыгыз: хатын-кызларыбыз чишенеп беттеләр түгелме? Сәхнәгә чыккан яшь артист кыз, әнә шулар арасыннан чыккан бер вәкил генә бит. Әгәр без сәхнәгә чыккан артистның килеш-килбәтен, кыяфәтен, үз-үзен тотышын үзгәртергә телибез икән, эшне иң беренче чиратта артистлардан түгел, кечкенә балаларда үзебезнең татар халкына охшаш сыйфатлар тәрбияләүдән башларга тиешбез. Совет заманында кешеләрдә шул чор таләпләренә җавап бирердәй сыйфатлар тәрбияләнгән һәм тиешле дәрәҗәдә алып барылган, күрәсең. Әлфия Афзалованың кендеге булмаган дип уйлыйсызмы әллә? Ачып күрсәтеп йөрмәгән бит.
Фәрит Имамов.
Комментарийлар
1
0
Минемчэ жырчылар жырласыннар, биючелэр биесеннэр иде, сэхнэдэ кайсыбер чакта пэри туе башлана, бу минем фикер, гаеп эзлэмэгез
0
0