Тукайны кабат ятим итмәдек.
Шигырь бәйрәме 26 апрельдә Камал театрының яңа бинасы каршындагы мәйданда 14 сәгать 30 минутта башлана. Габдулла Тукай исемендәге дәүләт бүләге лауреатларын бүләкләү театрның зур залында 13.00 сәгатьтә була.
Татарстан җитәкчелеге, язучылар 26 апрельдә 9.30 сәгатьтә Муса Җәлил исемендәге театр янындагы, шулай ук 11.00 сәгатьтә Тукай скверындагы Габдулла Тукай һәйкәлләренә чәчәкләр сала.
– Камал театрының яңа бинасын Россиядә генә түгел, ә дөньяда иң матур проектларның берсе, ди белгечләр. Шунлыктан, быел Тукайга багышланган шигырь бәйрәме Камал театрының яңа бинасы каршында үткәрелә. Кабан күле буйлары бик төзекләндерелде, матурланды. Биредәге мәйданга киләчәктә һәйкәл кую – җаваплы мәсьәлә. Безнең лаеклы шәхесләребез күп, хәзер махсус хәрби операция каһарманнарыбыз да бар. Театр эчендә 26 апрельдә күргәзмәләр, татар келәменә багышланган аерым экспозиция, “Печән базары” музыкаль тамашасы оештырыла. Әлеге чараларга махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләре дә чакырулы, – диде республиканың мәдәният министры урынбасары Ленар Хәкимҗанов “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында уздырылган матбугат конференциясендә.
2026 елда Габдулла Тукайның тууына 140 ел тула. Татарстанның Мәдәният министрлыгы, Язучылар берлеге әлеге олы датага әзерлек чаралары башлаган инде.
– Апрель – Тукай ае, ул апрельдә туган, апрельдә бакыйлыкка күчкән. Тукай һәрвакыт калебебездә. 15 апрельдә зиратка барып Тукай рухына дога кылып кайттык. Балтачта – 24 апрельдә, Арчада 25 апрельдә әдәби очрашулар үткәрәбез. Кырлайда “Шагыйрьләр бакчасы” барлыкка киләчәк, – диде Татарстанның Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдуллин.
Шигырь бәйрәменең Муса Җәлил театры янындагы гадәттәге урыныннан Камал театрының яңа бинасы янына күчерелүенә үзенең мөнәсәбәтен дә белдерде ул.
– Һәйкәл булган җир әле ул дога кылган урын түгел. Без һәйкәлгә табынмыйбыз. Розалина Шаһиеваның “сәнгать әһрамы” дигән сүзләрен кулланып әйткәндә, сәнгать әһрамы төзелгән икән, аңа игътибар зарур. Өй төзеп чыккач та, туганнар җыелыша, өй туйлары үткәрелә. Татарстан җитәкчелеге дә Камал театрының яңа бинасына халык сукмагын булдырырга тели һәм бу сукмак һичшиксез салыныр, – диде Ркаил Зәйдуллин.
Камал театры директоры Илгиз Зәйниев хәбәр иткәнчә, театрның яңа бинасында алдан билет алган кешеләр өчен Тукай әсәрләреннән спектакльләр күрсәтелә. Артистлар, тамашачыларны да җәлеп итеп, Габдулла Тукай әсәрләрен укый.
Шигырь бәйрәменнән соң иҗат яшьләре биредә “Мин татарча сөйләшәм” акциясе үткәрә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз.
Комментарийлар