16+

Олег Газманов: «Татарстан балалары искиткеч сәләтле»

1 июньдә Казанда Россия халык артисты Олег Газмановның “Родники. Дети” проекты финалы узачак.

1 июньдә Казанда Россия халык артисты Олег Газмановның “Родники. Дети” проекты финалы узачак.

Үткәрү урыны итеп Г. Камал театрының яңа бинасы сайланган. Хәзерге вакытта проектның сәнгать җитәкчесе үзе дә Казанда кунакта. Журналистлар белән дә аралашып алды.

- Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов бәйге нәтиҗәләрен Татарстан башкаласында ясарга тәкъдим иткәч, мин сөенеп ризалаштым. Казанны бик яратам. Монда ничә тапкыр булганмындыр, исәп-хисабы инде югалды. Биредә минем бик күп дусларым яши”, - ди Олег Газманов. 

56 ел олы сәхнәдә булган Олег Газманов элеккечә искиткеч формада. Әле дә үз яше кадәр җирдән этәрелеп күтәрелә. Ә аңа 73 яшь! Тамашачымны ихтирам итәм, аның каршына корсак үстереп чыгуны матур дип санамыйм, шуңа формамны саклыйм, ди ул.

“Родники. Дети” проекты икенче ел рәттән үтә. Анда бөтен илдән талантлы балалар – авторлар һәм башкаручылар катнаша. Быел 2 меңнән артык гариза алынган. Җырларның 90 проценты патриотлык темасын алга сөрә.

- Бу шоу-бизнес “бетоны”н ярып чыгарга омтылган талантларга, “чишмәләргә” ярдәм итү максатыннан барлыкка килгән башлангыч. Әгәр дә бу чишмәләрне берләштерсәң, бер көчле елга барлыкка киләчәк, - ди танылган җырчы. 

Икенче сезон проекты финалына Россиянең һәм Беларусьның 22 төбәгеннән 29 финалисты үткән. Сайлап алу турларын узган катнашучылар төрле жанрларда үзләренең иң яхшы номерларын күрсәтәчәкләр.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading