16+

2024 елның иң яхшы галимнәре кемнәр?

Казанда «Фәнни алга китеш» премиясе лауреатларын бүләкләделәр. Барлыгы конкурска 130 гариза килгән, финалга 21 номинант үткән.

2024 елның иң яхшы галимнәре кемнәр?

Казанда «Фәнни алга китеш» премиясе лауреатларын бүләкләделәр. Барлыгы конкурска 130 гариза килгән, финалга 21 номинант үткән.

Премия фонды 5,5 млн сум дип билгеләнгән иде. 

- Бүген без Татарстанда фәнни-технологик үсеш елына йомгак ясыйбыз. Ул республиканың фәнни-мәгариф комплексы өчен иң уңышлы чорларның берсе булды. Фән белән идарә итүнең бербөтен төбәк моделен булдыру тәмамланды. Галимнәргә финанс ярдәмен камилләштерү һәм гамәлгә кертү буенча зур эш башкарылды, - дип билгеләде Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов тантаналы чарада.

Бүләкләр 10 номинациядә тапшырылды.

Лауреат исеменә түбәндәгеләр лаек булды:

«Иң яхшы галим» номинациясендә – КФУның авыр чыгарыла торган углеводородлар ятмаларын эшкәртү һәм эксплуатацияләү кафедрасы мөдире Михаил Варфоломеев;

«Фәнгә тугрылык өчен» номинациясендә — КФУның метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы профессоры Юрий Переведенцев.  

«Фәндә цифрлаштыру» номинациясендә – Татарстан Фәннәр академиясенең Гамәли семиотика институты директоры Ринат Гыйльмуллин;

«Галим-мәгърифәтче» номинациясендә – Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтының баш фәнни хезмәткәре Лилия Габдрафикова;

«Перспектива» номинациясендә – Казан дәүләт төзелеш-архитектура университетының төзелеш материаллары кафедрасы мөдире Альфред Сөләйманов;

«Призвание» номинациясендә — КФУның Гомуми психология кафедрасы профессоры Александр Прохоров;

«Иң яхшы яшьләр стартабы» номинациясендә – Казан дәүләт энергетика университеты аспиранты, яшьләр бизнес-инкубаторы җитәкчесе Алсу Ямилева;

«Иң яхшы фәнни остаз» номинациясендә – Казан дәүләт медицина университетының госпиталь терапия кафедрасы мөдире Диана Габделганиева;

«Балаларга фән» номинациясендә «Кванториум» балалар технопаркы директоры Юлия Фукина;

«Фәнни журналист» номинациясендә – «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының үсеш бүлеге башлыгы Арслан Минвәлиев («Миллиард татар» проекты);

Моннан тыш, Татарстан Фәннәр Академиясенең махсус премиясен хәзерге вакытта Луганскта булган Казан йөрәк-кан тамырлары хирургы Вадим Горбуновка тапшырдылар. Бүләкне сәхнәгә чыгып аның әнисе Ирина Горбунова алды.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading