Алардан тыш алар гаиләсенә тагы ике бала өстәлә әле. Алар дәу әтиемнең әтисенең абыйлары балалары - Зиннур абый (1914) белән Хафизә апа (1911) булалар. 1921 елгы ачлыктан әти- әнисе үлгәч, аларны бу гаилә узләренә сыендырган. Шуннан соң бер гаилә булып, кайгы - хәсрәтне булешеп, шатлыкларны уртаклашып, тату гына яши башлыйлар. Ул заманы белән чагыштырганда һәм гаиләләрендә ир-атлар куп булганга аларга алай ачыгырга туры килми. Абыйлары да авылның гаярь ирләре булып җитешкәннәр. Төпчек бала-бабама да җил-яңгыр тидермәгәннәр. Бердәнбер кыз туганы - Хафизә апасын бик тә ярата торган булган бабам. Аның һәр эшкә кулы ятып тора иде. Өй тирәсендә эшләү белән бергә Хафизә апасы кул эшләренә дә бик оста була. Хафизә апасы 1996 елда Ташкент шәһәрендә дөнья куя. Ә Зиннур абыйсы шул заманның куп яшьләре кебек үк, бераз акча эшләү нияте белән Донбасс якларына китә. Ләкин анда бәхетен таба алмый ул. 24 яшендә шахта астында кала. Шулай итеп, олы абыйсы, атаклы Донбасс шахталарында 1938 елны башын салган.
Туган илләреннән бәхет эзләргә чыгып киткән никадәр ул һәм кызлар чит ил туфрагында ятып калды. Татар халык җыры «Шахта» көен дә нәкъ менә алар өчен уйлап чыгарган кебек мина калса. Хәзер башка буын үсте, җырлар да алмашынды.
Бабам җиде яшендә укырга кергән. 1932 еллар булган ул. Чабаталы еллар, өс-башка юк еллар. Ләкин шулай булса да тырышканнар, тырмашканнар алар. Бу инде ачлык елларын узып, әкеренләп аякка баса башлаган еллар булган. Чабаталы еллар булса да ,алар уйнаганнар да укыганнар да. Әле уйнарга да вакыт тапкан алар. Кыш көннәрендә күмәкләшеп чана шуганнар, кар бәреш уйнаганнар. Шуарга чанасы да булмаган бит аларның. Бәке тишкәннән соң калган зуррак боз кисәге аларга чана хезмәтен утәгән. Саламы каткан тирес тә аларга чана булган. Күмәк булу һәм бер кисәк икмәкне ничә өлешкә бүлеп ашау, тормыш уфалласын бергә тарту аларны берләштергән, дуслаштырган.
Әзгә дә шатланып, болын-кырлардан тамак туйдырганнар.
1940 елны 7 сыйныфны тәмамлаган бабам. Бу чакта 14 яшьлек үсмер егет була ул. Мыек чыга, кызлар күзли башлаган чагы булган. Өй тирәсендәге эшләр дә әкеренләп бабам өстенә кала башлаган була инде, чөнки абыйлары өлгереп, кайсы-кая дөнья көтэргә таралышкан булалар.
Комментарийлар