16+

«Ак чәчәкләр» Татарстанның башка шәһәрләрендә дә күрсәтеләчәк

Мөселман киносы фестивале тамашачыга Габдрахман Әпсәләмовның «Ак чәчәкләр» фильмын алдан ук карау мөмкинлеге тудырды.

«Ак чәчәкләр» Татарстанның башка шәһәрләрендә дә күрсәтеләчәк

Мөселман киносы фестивале тамашачыга Габдрахман Әпсәләмовның «Ак чәчәкләр» фильмын алдан ук карау мөмкинлеге тудырды.

Әлеге фильмны карарга килүчеләрнең күбесе «Ак чәчәкләр» романы белән күптәннән таныш булулары сизелеп тора иде.
Фильмда республика театрларыннан барысы утыз җиде артист катнашкан.

Экранда Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Әзһәр Шакировны күрүгә олы җанлы, ярдәмчел профессор Әбүзәр Таһиров күз алдына килеп баса. Әйтерсең Әзһәр абый үзе дә хастаханәдә табиб булып эшләгән. Үзенең уйнавы белән әлеге образга карата тагын бер мәртәбә мәхәббәт уятты ул. Фильмда өлкән буын артистлары катнашуы аның дәрәҗәсен күтәрә. Әйтик, Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Наил Дунаев кечкенә генә ролен дә кызыклы итеп уйный. Моңа кадәр дә татар фильмнарында күренгән гаҗәеп талантлы артистыбыз Рамил Төхвәтуллин, яшь актер Рөстәм Гайзуллиннарның катнашуы да тамашачыны сөендерде.

Гөлшаһидә роленә Тинчурин театры артисты Резидә Сәлахова сайлануы очраклы түгел. Аның оста итеп җырлавын да күздә тотканнар. Гөлшаһидәнең үз һөнәренә тугрылыгын, кичерешләррен дә күрсәтеп бирә алды Резидә.

- Фильмны 60 нчы елларда яшәгәннәр яхшы аңлар. Ул чакта кеше тормышының, яшәвенең мәгънәсе бар иде. Ул чор кешесе намуслы, яхшы күңелле булды. Акча кеше идеалы түгел иде, яхшылык эшләү идеал иде,- диде Әзһәр Шакиров.
- Кайбер урыннарда русча сөйләшүләр бар. Хастаханәдә төрле милләт кешесе булганлыктан, ул үзен аклый, -ди «Яңа гасыр» телерадиокомпаниясе генераль директоры урынбасары - генераль продюсер Миләүшә Айтуганова.
Фильм республиканың башка шәһәрләрендә дә күрсәтеләчәк. Ә инде ноябрь аенда аның ун сериясен дә зәңгәр экраннардан күреп булачак, дип белдерде җитәкче.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading