Республикабызда Халык иҗаты йорты оешуга 75 ел тулды. Шул уңайдан Г.Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясендә үткән кичәгә районнардан да мәдәният хезмәткәрләре җыелды. Россия иҗат йортыннан килгән кунаклар күңелендә бездә оештырыла торган бәйрәмнәр онытылмаслык тәэсирләр калдырган. «Монда бөтен җаннарын биреп, сокланырлык итеп, югары дәрәҗәдә эшли беләләр», - дип белдерде алар. Юбилей...
Республикабызда Халык иҗаты йорты оешуга 75 ел тулды. Шул уңайдан Г.Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясендә үткән кичәгә районнардан да мәдәният хезмәткәрләре җыелды. Россия иҗат йортыннан килгән кунаклар күңелендә бездә оештырыла торган бәйрәмнәр онытылмаслык тәэсирләр калдырган. «Монда бөтен җаннарын биреп, сокланырлык итеп, югары дәрәҗәдә эшли беләләр», - дип белдерде алар. Юбилей уңаеннан, Традицион мәдәниятне үстерү үзәгенең кайбер хезмәткәрләренә Рәхмәт хатлары тапшырылды. Мәдәният министры урынбасары Ирада Әюпова да: «Сез - үз эшегезнең фанатлары. Сез үткән гореф-гадәтләребезне кайтарасыз», - дип юкка гына әйтмәгәндер. Үзәктә озак еллар хезмәт куйган белгечләрне дә хөрмәтләделәр. Аларны тәбрикләргә чит төбәкләрдән дә килүләре очраклы түгел. Хезмәткәрләр үзләре дә алар янына фестивальләр, төрле бәйрәмнәр уздырганда ашкынып бара. Республика районнарыннан тыш, бәйрәм сәхнәсендә удмурт, чуваш, мордва коллективлары да үз осталыкларын күрсәтте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар