Алар сәхнәсез яши алмый
Республика ветераннарының «Балкыш» фестивале быел өченче мәртәбә уздырылды. Ул җиңүнең 70 еллыгына багышланган иде. Фестивальне ачу тантанасында катнашучыларны республика Ветераннар иҗтимагый оешмасы советы рәисе Хәбир Иштирәков сәламләде. Президент Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән үткәрелә торган әлеге чарада катнашучыларның саны елдан‑ел ишәя. Быел аларның иң өлкәненә 94 яшь иде. Кызганыч, илебезгә җиңү алып килгән сугыш һәм тыл ветераннары ел саен кими бара. Иң яшь сугыш ветеранына быел 87 яшь булса, тыл ветеранына 8З яшь. Аларның күргән кайгы хәсрәтләре, әйтерсең, аларга моң булып күчкән. Лениногорскидан килгән Хәят Галиеваның тын да алмыйча «Карурман»ны җырлавын тыңлагач, күңелгә әнә шундый уйлар килә. Өлкәннәрнең иҗат ялкыны белән янып яшәвен күрү сокландыра да, шатландыра да. әнә Актаныштан бертуган Робсон һәм Джон Мусиннарның җырлавы профессионал җырчылардан бер дә ким түгел. Робсон абый гомер буе сәхнәдән төшмәгән ветеран.
Вход на сайт
Язмага реакция белдерегез
Мөһим
-
#Киңәш сандыгы
Кефирда алкоголь бармы?
-
#Җәмгыять
Озак яшәсеннәр: дәүләт өлкәннәргә ни рәвешле ярдәм кулы суза?
-
#Җәмгыять
Мошенниклардан килгән атналык зыян 100 млн.га җитә
-
#Җәмгыять
Казанда чүп яндыру заводы төзелеше 2030 елга күчерелде
-
#Шоу-бизнес
Яшь җырчы, популяр көйләр авторы Радик Шәрәфиев әти булган!
Комментарийлар