16+

Әлмәт театры җитәкчесе Фәридә Исмәгыйлева: «Кеше йөри дип, “кияү өйләндерә” алмыйбыз бит инде»

Әлмәт театры елдагыча Казанга гастрольләр белән килә.

Әлмәт театры җитәкчесе Фәридә Исмәгыйлева: «Кеше йөри дип, “кияү өйләндерә” алмыйбыз бит инде»

Әлмәт театры елдагыча Казанга гастрольләр белән килә.

18-19 февральдә Камал театры сәхнәсендә режиссер Айдар Җәббаров куйган ике спектакльләрен тәкъдим итәчәкләр.

18 февральдә татар классигы Гаяз Исхакыйның әсәре буенча сәхнәләштерелгән “Ул әле өйләнмәгән” спектакле башкала тамашачысына инде өченче тапкыр күрсәтеләчәк. Ә 19 көнне әлмәтлеләрнең документаль премьералары – Т.Миңнуллинның әсәре буенча куелган “Ат карагы”н карап булачак.

“Ул әле өйләнмәгән”не казанлылар яратып өлгерде. Узган елны җитми дә калды, ахры. Быел кабат алып киләбез. Икенче спектаклебезне дә бик яратабыз. Яхшы әйбер белән бүлешәсе килә. Анысында ир-егетләр генә катнаша. Статистика буенча, театрга күбрәк хатын-кызлар йөри бит, бу юлы да искәрмә булмас, – дип көлә Әлмәт труппасы актеры, Татарстанның атказанган артисты Динар Хөснетдинов.

Әлмәт театры өчен 2024 ел – вакыйгаларга бай һәм мөһим ел. Быел театр 80 еллык юбилеен билгеләп үтәчәк. Анысының да вакыты билгеле – 31 октябрьдә. Юбилей уңаеннан “Театр – шәһәрнең җаны” дигән китап та чыгарырга җыеналар. Аннан тыш, Гаилә елына бәйле проектлары да оештырылачак.

Шулай ук, узган ел азагында Венгриядә яшәүче татар режиссеры Сәрдәр Тагировскийның Əлмәт театрына баш режиссер булып билгеләнүе турында хәбәр таралган иде. Театрның директоры Фәридә Исмәгыйлева бу сорауга ачыклык кертте.

Сәрдәр, чыннан да, узган сәфәрендә театрыбыз белән бик кызыксынып калды. Аны труппа, репертуарыбыз белән таныштырдык. Алга таба нинди проектлар эшләп булуын уйладык, сөйләштек. Хәзер дә элемтәдә. Тик әле төгәл карар кабул ителмәде. Иң яхшысы – март азагында, документаль сораулар оешкач, Сәрдәр белән эшкә керешә алырбыз, – дип аңлатты ул.

Әлмәт театры репертуарындагы спектакльләр күпләгән фестивальләрдә җиңү яулады. Фәридә Исмәгыйлевадан “Сез алдан уйлап, анализлар үткәреп, тамашачыга яраклашып, спектакльләр әзерлисезме?” дип сорагач:

Без тамашачыны бик хөрмәт итәбез, тик аның фикеренә карап кына иҗат итмибез. Кеше йөри дип, һаман “кияү өйләндереп”, хыянәт турында гына куя алмыйбыз бит инде. Тормыштагы башка проблемаларны да ачарга кирәк. Әлбәттә, бу тема инде булды, монысы - юк, дигән ориентирлар да бар. Тик, миңа калса, театрда иң мөһим ике әйбер бар – ул мөнәсәбәт һәм зәвык. Менә шуны истә тотарга кирәк, – дип фикерен әйтте ул.

Димәк, февральдә әлмәтлеләрне карарга барабыз.

Алсу Мансурова

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading