16+

Арчалылар талантларын күрсәтте

Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры бинасында «Арча якташлыгы»ның очрашуы булды.

Арчалылар талантларын күрсәтте

Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры бинасында «Арча якташлыгы»ның очрашуы булды.

Кунакларны фойеда ук милли киемнәрдәге кызлар чәкчәкләр белән каршы алды. Район мәдәният йорты каршындагы гармунчылар ансамбле, Арча педагогика көллияте каршындагы фольклор коллективының җырлы-биюле уеннары аларга чын бәйрәм рухы бүләк итте. Бинаның икенче катында татар халкының тормыш-көнкүрешен, һөнәрчелеген чагылдырган күренешне күрдек. Шурабаштан «Чордашлар» фольклор коллективының «Чыпта сугу» музыкаль композициясен тәкъдим итте.
«Арча якташлыгы» иҗтимагый оешмасы 2003 елда «Востокстройтрансгаз» җәмгыяте җитәкчесе Тәлгать Шиһабиев ярдәме белән оешкан. Быел эстафета Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры директоры Фәнис Мөсәгыйтовка тапшырылды.
- Оешма ышанычлы кулларда, - дип башлады сүзен, тантананы ачып, Арча район хакимияте башлыгы Алмас Нәзиров. - Мәдәниятле, тырыш, уңган халкы булган Арча төбәгеннән чыгуыбыз белән без бик бәхетле. Казанда яшәгән якташларыбызга рәхмәтлебез. Сезнең җылы карашыгызны, ярдәмегезне һәрвакыт тоеп яшибез. Нинди генә атаклы шәхесләр бирмәгән Арча төбәге. Алар бар да безнең горурлыгыбыз.
Алмаз Нәзиров «Арча якташлыгы» иҗтимагый оешмасына нигез салуда беренчеләрдән булып башлап йөргән, Арча район башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары Надия Мифтахетдиновага рәхмәтен белдерде. Аңа Рәхмәт хаты тапшырды. Район хакимияте башлыгы шулай ук «Арча якташлыгы»на нигез салган һәм 10 ел дәвамында аны җитәкләгән Тәлгать Шиһабиевка, «Таттелеком» акционерлык җәмгыяте җитәкчесе Лотфулла Шәфигуллинга да рәхмәт сүзләре җиткерде.
Сәхнәдә Арча үзешчән сәнгать коллективлары үз талантларын күрсәтте. Ул көнне Татарстанның халык артисты Габделфәт Сафин, Татарстанның атказанган артисты Рөстәм Закиров, Илназ Бах, Рәфинә Ганиуллина якташлары хөрмәтенә яраткан җырларын башкарды.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading