– Без бу проектка гонорар, дип килмибез. Ә чын мәгънәсендә, татар җырын яңа дәрәҗәгә күтәрү өчен, фикердәшләр белән берләшеп, матур иҗади процесс булдыру өчен киләбез. Филармониядә яңгыраячак җырларны поп-музыка, ә башкаручыларын шоу-биз вәкилләре белән чагыштырырга кирәкми. «Безнең җыр» җырчылары алар, шоуменнардан аермалы буларак, үз проектларын эшләп, концертлар, турлар куеп йөрүчеләр түгел. Әйе, алар да профессионаллар – консерватория укытучылары, филармония артистлары, – дип билгеләде лабораториянең тәҗрибәле катнашучысы, җырчы Артур Исламов.
Концертта 21 җыр яңгыраячак. Алар Тинчурин театрының Ильяс Камал җитәкчелегендәге оркестры белән башкарылачак. Чакырылган кунаклар арасында Миләүшә Тәминдарова җитәкчелегендәге Татарстан дәүләт камера хоры да бар.
– Кичә кызыклы форматта узачак. Тулаем җанлы профессиональ музыка. «Калеб»нең унъеллык тарихы эчендә безнең үзебезнең аудиториябез дә үсеп җитте, яңа тамашачыларны да җәлеп итәргә тырышабыз. Шулай да, беркемне дә көчләп китермибез. Бары тик, чыннан да, кызыксынган, зәвыклы, интеллектуаль тыңлаучыларны көтәбез, – дип искәртеп узды Казан шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе һәм проектның чишмә башында торучы Гүзәл Сәгыйтова.
Комментарийлар