16+

«Айда, айда, соловей яки «Ике артист» Тямаевны русча җырлатты

Тамашачы аны быел да көтеп алды, зал тутырып килде һәм шаккатып карап утырды. Быел да алар үзләренең нигә сәләтле икәнен күрсәттеләр. Нәрсә турында сөйли бу? - дисезме? «Ике артист» проекты турында! 26 октябрь көнне «Уникс» сәхнәсенә быел да алып баручылар, журналист, модельер, театр артисты, җәмәгать эшлеклеләре җыелды һәм җырлады! Күрми...

«Айда, айда, соловей яки «Ике артист» Тямаевны русча җырлатты

Тамашачы аны быел да көтеп алды, зал тутырып килде һәм шаккатып карап утырды. Быел да алар үзләренең нигә сәләтле икәнен күрсәттеләр. Нәрсә турында сөйли бу? - дисезме? «Ике артист» проекты турында! 26 октябрь көнне «Уникс» сәхнәсенә быел да алып баручылар, журналист, модельер, театр артисты, җәмәгать эшлеклеләре җыелды һәм җырлады! Күрми...

Тамашаны проектның җитәкчесе һәм режиссеры Гөлназ Сәфәрова белән Искәндәр Хәйруллин алып барды.

Сәхнәгә беренчеләрдән булып атылып чыккан Мөнир Рахмаевны Сәфәрова Эбола вирусы белән чагыштырды. Аның янәшәсендә торган һәр кеше бии башлый ди, имеш. Менә бераздан бу сүзләрне дәлилләп, сәхнәдә «Хәбәрләр» алып баручысы Гөлүсә Исмәгыйлева күренде. Мөнир репертуарындагы «Мин бит сөям сине генә» дигән җырны бии-бии башкарды алар. Мөнирнең биюенә тиңдәш артист тумагандыр әле ул! Гөлүсә ханым да аны куып җитә алмады. Бәлки, беренче булып чыгу каушаткандыр үзен?

Чибәрлеге белән бик күп кызларның төн йокыларын качырган, мәһабәт төз-буйлы Раяз Фасыйхов янына бик тә гүзәл, нәфис кыз чыгар дип көтеп утырган идем. Узган ел Нәфисә Хәйруллина белән уңышлы гына тандем тудырганнар иде юкса. Ә быел, нишләптер, оештыручылар Раязга пар итеп Илдар Кыямовны сайлаганнар. Хәер, тамашачылар җылы кабул итте үзләрен.

Курчак кебек кенә Ильмира Нәгыймова янәшәсенә Марат Мухин «кунаклады». Искәндәр аны: «Танылган композитор» дип кенә атаса, Гөлназ исә: «Дилә Нигъмәтуллинаның ире», - дип тә өстәп куйды. Ул аны шундый да горурлык белән әйтте ки, нигә икәнен төшенгәнсездер, Гөлназ - Маратның абыйсында кияүдә чөнки.

Башкортстан кунагы Айдар Галимовны башкала тамашачысы теләсә кайсы концертта көтеп ала. Быел да җылы каршылады ул аны. Айдар әфәнде исә «Эфир» телекомпаниясең экс-алып баручысы, «Нәфис» компанияләр группасының җәмгыятьчелек белән элемтә бүлеге директоры Айгөл Мирзаянова белән дуэт башкарды. Сер түгел, Айдарның бәрхет тавышы «Нәфис» вәкиленең моңлы авазларын күмеп китте. Айгөл ханым бик каушады булса кирәк, аның дулкынлануы Айдарга да күчте. Айдар Галимов: «Килгән-килгән мин тагын берне җырлармын әле, яме!» - дип, «страховкалап» куйды үзен. Бу сүзләре аның тыйнаклыгына тагын бер кашык гадилек өстәде.



Гел алып баручы ролендә генә күрергә гадәтләнгән Илдар белән Гөлназ исә чын мәгънәсендә мини-спектакль күрсәтте. Тамашачы хөкемендә икенче урынны әлеге дуэт алды. Репетицияләре шактый вакытларын, көчләрен алганмы, әллә үзләренә игътибар иттерәсе килепме, Гөлназ:

- Без - Илдар, синең белән татар эстрадасына бик зур өлеш керткән кешеләр. Җырламавыбыз белән, - дип шаккатырды.

Концерт афишасында татар җыры мэтры Хәмдүнә Тимергалиева Айрат Арсланов белән җырларга тиеш булса да, - Узган ел Мөнирне сайлаган идем, бик «обаятельный» егет, беркем белән алыштырмыйм үзен, - дип, мәгълүм җырын башкарды. Хәмдүнә апа да Мөнир ритмына кушылып сикерә башлаган, бәрәкалла! Аны да үз арбасына утырта алу шатлыгыннан, җыр беткәч, «чуп» иттереп үбеп тә алды Мөнир аны.

Тамашачы күңеленә иң якын дуэтларның тагын берсе - Эльмира Сөләйманова белән Римзил Вәлиев булгандыр. Римзил әфәнде исә махсус әлеге проект өчен клипта да төшкән. Җыр дәвамында аны да күрсәттеләр.

Артистның популярлыгы нәрсә белән бәяләнә? Алкышлар һәм чәчәкләр белән, әлбәттә. Ә тамашачы алкышларында коенып, чәчәк буранына күмелүче «йолдыз» исә - журналист Габдерәхим булды. Әлфинә Әзһәмова эзеннән китүче «уенчык» тавышлы Индивага Габдерәхимнән дә кулайрак пар таба алмаганнар, күрәсең. Бер сөям итәк кигән ярымшәрә Индива янына кара күзлекле, кепка, «капюшон»лы кофта, күн чалбар киеп чыккан Габдерәхимне күргәч, тамашачы тел шартлатты. Фикерләр икегә бүленде: кемне сүгәргә, кемне чәйнәргә белми аптырадылар.

Сәхнәгә Фирдүс Тямаев чыккач, халык әкрен генә урыннарыннан кузгала башлады. Концертларны Тямаев тәмамлаганга ияләшкән без чөнки. Әмма бу үзенә күрә бер пиар-алым гына булса кирәк. Фирдүснең мега популяр «Әйдә, әйдә, сандугач» җырының көен ишетүгә үк зал кадерле кунагын көткәндәй дулкынланып куйды. Әмма:

«Бакча артындагы талда өздереп сайрый бер кош», - дигән юллар урынына:

«В саду ли, в огороде
Птица певчая жила.
Не зимой, а жарким летом
Пела песню до утра.
Айда, айда, соловей,
Ну-ка, выслуши, меня!
Только ты можешь исполнить
Три мои желания!
- дип сузып җибәргәч, халык шартлады! Вәт кыланып күрсәтә бу мишәр егете! Аның пары кем дип уйлыйсыз? Стилист - Надежда Әюпова. Татарча бер-ике сүз әйтүгә үк, Тямаевның ни өчен Пушкин телендә җырлавын чамаладым. «Зәвык апа» татарча бөтенләй дә аңламый бугай!

Концертны Зәйнәп Фәрхетдинова белән «Яңа Гасыр» каналында «Яңалыклар»ның рус чыгарылышын алып баручы Илфат Абдрахманов тәмамлады. Дөрес, бу пар узган елгы тамашада ук катнашырга тиеш иде. Булмады. Сәбәпләре бардыр, күрәсең. Илфат әфәнде үзе исә:

- Минем колагыма аю да баскан, фил дә баскан, тагын ниләр генә басмаган. Зәйнәп ханым белән җырлыйсы булганга гына ризалаштым, - диде. Ике ел әзерләнү бушка китмәгән! Әлеге дуэт бик уңышлы килеп чыкты. Алкышлар саны буенча, ул - беренче урында.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading