16+

Айгөл Нәбиуллина: "Аллаһы боерса, планнар зурдан"

Константиновкада урнашкан Мәдәният йортын Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Айгөл Нәбиуллина җитәкли. Әдәби-музыкаль кичәнең оештыручысы да үзе. Яңа вазыйфага килүенә бер айлап кына вакыт узса да, бистәдә яшәүчеләрне гаҗәеп чаралар белән шатландыра башлады ул.

Казанның Константиновка бистәсендәге Мәдәният йортында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан әдәби-музыкаль кичә узды. Чарада танылган шагыйрьләр Ленар Шәех, Гөлүсә Баттал, Раил Гатауллин, Татарстанның атказанган артистлары Айгөл Бариева белән Нурзадә һәм “Шәһри Казан” журналисты катнашты. 

Константиновкада урнашкан Мәдәният йортын Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Айгөл Нәбиуллина җитәкли. Әдәби-музыкаль кичәнең оештыручысы да үзе. Яңа вазыйфага килүенә бер айлап кына вакыт узса да, бистәдә яшәүчеләрне гаҗәеп чаралар белән шатландыра башлады ул.

“Аллаһы боерса, планнар зурдан. Бистә яшәүчеләрен һәм кунакларын матур чаралар белән сөендерергә исәп”, - ди Айгөл Нәбиуллина.

Әдәби-музыкаль кичә матур, эчтәлекле, мәгънәле шигырьләр һәм эстрада артистларының чыгышлары белән бергә үрелеп барды. Мәдәният йортында шөгыльләнүче балалар һәм өлкәннәр дә искиткеч матур чыгышлары белән сөендерде. Татар телендә шигырь сөйләүче балалар аерым игътибарга лаек.

“Татар халкы гомер гомергә шигъри җанлы, моңлы булган. Шуңа да шигырь һәркемнең күңелендә яши. Күңелдәге хисләр дөньяга җыр яки шигырь булып ярала. Шигырь язу күңел халәтенә бәйле. Ул шатлыктан яки сагыштан булырга мөмкин. Мин беренче шигыремне 6нчы сыйныфта укыганда яздым. Шулай итеп, иҗатка тартыла башладым. Беренче язган шигырьләрем “Сабантуй” газетасында басылды”, - дип сөйләде Ленар Шәех.

Гөлүсә Баттал фикеренчә, шигырь сортларга бүленми. “Мин иҗатны ир-ат яки хатын-кыз шигъриятенә бүлеп карамыйм. Шигырьдә яткан фикер, аның җанда табылган кайтавазы күпкә кадерлерәк. Хатын-кыз язган шигырьдә бәлки хисси нечкәлек күбрәк буладыр, әмма минем шигырьләрдә нәфис хисләр бик сирәк очрый. Алар күбрәк ир-атлар шигъриятенә охшаган. Бу хакта әдәбиятчыларның да әйткәне бар”, - диде Гөлүсә Баттал.

Шунысы куандыра: Казан бистәсендә татар телендә әдәби-музыкаль кичә оештырылуы зур мактауга лаек. Мәртәбәле кунакларны кабул итү, бистәдә яшәүчеләрнең чыгышы югары дәрәҗәдә оештырылган. Ә инде клубның тамашачы белән тулы булуы аеруча сөендерде. Димәк, татар халкы җыр һәм әдәбият белән кызыксына, мондый чараларны көтә. Константиновка Мәдәният йортына, клуб җитәкчесе Айгөл Нәбиуллинага зур уңышлар телибез!

Эльвира ШАКИРОВА

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Зур унышлар сезгэ Айгол

    Мөһим

    loading