Катнашалар:
Шырданлы
Туташ
Пәрдә. Күренеш.
Айлы кич. Мунча яны кыргый үләннәр белән капланган. Бәрәңге буйга җитеп килә. Суган балигъ булган. Шырданлы белән Туташ мунчага якынлашып килә.
Шырданлы. Төне нинди әйбәт.
Туташ. Таң сызыла бугай...
Шырданлы. Таңга кадәр күзең күгәрер әле.
Туташ. Мунча яны нинди аулак. Әйтерсең лә бу җиһанда без...
Катнашалар:
Шырданлы
Туташ
Пәрдә. Күренеш.
Айлы кич. Мунча яны кыргый үләннәр белән капланган. Бәрәңге буйга җитеп килә. Суган балигъ булган. Шырданлы белән Туташ мунчага якынлашып килә.
Шырданлы. Төне нинди әйбәт.
Туташ. Таң сызыла бугай...
Шырданлы. Таңга кадәр күзең күгәрер әле.
Туташ. Мунча яны нинди аулак. Әйтерсең лә бу җиһанда без икебез генә калганбыз. Үләннәр дә бик куе.
Мунча янында туктыйлар. Ярты ай яртылаш болытлар арасында.
Шырданлы. Әйбәт төзиләр сездә мунчаларны. Заманча...
Пауза.
Туташ. Кулыгызны иңемә салсагыз да җылынмамдыр, мөгаен?!
Шырданлы. Возможно.
Туташ. Кулыгызны билемә салсагыз да җылынмам микән?
Шырданлы. Все может быть.
Пауза.
Туташ. Сездән ниндидер кайнарлык бөркелә.
Шырданлы. Эчкән дип әйтмәкче буласыңмы?
Туташ. Якынрак килсәгез, мине пешереп үтерерсез сыман.
Шырданлы. Ата казыгыз күкәй саламы?
Туташ. Нәрсә?
Шырданлы. Әбиегез кызмы, дим?
Туташ. Әбием кызы минем әнием була. Туңдым мин.
Шырданлы. Миңа да җылы түгел.
Туташ. Сыенып торыйммы Сезгә бераз?..
Шырданлы. Суган исе килә.
Туташ. Суган түтәлләреннән.
Шырданлы. Сезнекеме ул суган?
Туташ. Әйе.
Шырданлы. Сатасызмы? Әллә үзегез генә ашыйсызмы?
Туташ. Нәрсәне?
Шырданлы. Суганны.
Пауза.
Туташ (авыр сулап). Ярый, мин керим инде алайса... Әткәй ачуланыр.
Шырданлы. Йокы да килә.
Пауза.
Туташ. Безнең ана казыбыз ун күкәй салды, ун бәбкә чыгарды. Бәхетле ул.
Шырданлы. Аңламадым.
Туташ. Кошлар да бәхетлерәк миннән.
Шырданлы. Романтика. Ничек инде кошлар бәхетенә кызыгырга мөмкин?
Туташ. Кошлар да парлы-парлы яшиләр.
Шырданлы. Аңладым мин Сезне, ниһаять. Әйтегез әле, Сез алимент мәсьәләсенә ничек карыйсыз?
Туташ. Нәрсә?
Шырданлы. Төне нинди шомлы.
Туташ. Мондый төнне ничек йоклап үткәрмәк кирәк?!
Шырданлы. Нәрсәдер дөберди.
Туташ. Дөбердәми.
Шырданлы. Дөберди.
Туташ. Дөбердәми.
Шырданлы. Дөберди.
Шырданлы. Караңгы.
Туташ. Әйе. Мондый төннәр еш кабатланмый. Кадерен белергә кирәк мондый төннәрнең.
Шырданлы. Слова, слова... Гамлет әйтмешли, быть или не быть?!
Туташ. Сезнең йөрәгегез бармы?
Шырданлы. А как же.
Туташ. Сизмим.
Шырданлы. Нәрсәне сизмисең?
Кыз дәшми.
Шырданлы. Аңламадым.
Туташ. Нигә газаплыйсыз мине? (Елый.)
Шырданлы. Москва слезам не верит.
Туташ. Ир-егет булып йөрисез ичмасам Сез дә! Гарьлек!
Шырданлы. Слова…
Туташ. Ничтожество.
Шырданлы. Ну да!
Туташ. Мине болай мыскыл итүегез өчен гомер-бакый хатын-кыз чырае күрми тилмерегез, ярабби Ходаем! (Елый-елый караңгылыкка кереп йөгерә.)
Шырданлы (борыч кузагы хәтле генә калган айга карап торган килеш). Шизо. Несчастный. (Кулларын кесәсенә тыгып, кайтыр якка юнәлә, үзалдына сөйләнә.) Рәхәт тә соң, билләһи, айлы төндә кызлар белән гүләйт итүләре. (Караңгылык куера. Ай югала. Аяк тавышлары тына.)
Пәрдә.
(«Тынгысыз каләм», 1977)
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар