16+

Балалар сәхнәдә яшәде

Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театрында шәһәр мәктәп театр коллективларының «Сәйяр» бәйге-фестивале үтте. Быел «Яз. Тукай. Ватан» дип исемләнгән әлеге чара артист, драматург, режиссер Габдулла Кариев һәм татарның бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулу уңаеннан оештырылды.

Балалар сәхнәдә яшәде

Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театрында шәһәр мәктәп театр коллективларының «Сәйяр» бәйге-фестивале үтте. Быел «Яз. Тукай. Ватан» дип исемләнгән әлеге чара артист, драматург, режиссер Габдулла Кариев һәм татарның бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулу уңаеннан оештырылды.

- Хәзерге яшьләр медиасистема белән мавыгып, фикерләүне онытты. Мәктәп бусагасыннан театр сәнгате белән шөгыльләнгән балалар, интернет, телевидение белән агуланган сабыйларга караганда, йөз тапкыр сәләтлерәк. Кечкенә генә күренешләрдә уйнау да баланы фикер ялкаулыгыннан коткара. Бу фестиваль дәвам итәргә тиеш, ул шәһәр эчендә генә түгел, ә республика буенча оештырылыр дигән өмет бар, - диде театрның баш режиссеры Ренат Әюпов.

Финал өлешендә Казанның һәр районыннан иң яхшы мәктәп театрлары спектакльләрдән өзек күрсәтте. Аларга бу эштә Татарстанның мәртәбәле артистлары ярдәм итте. Авиатөзелеш районының 5нче гимназиясе Туфан Миңнуллинның «Әлдермештән Әлмәндәр» пьесасын әзерләгән. Коллектив инде дүрт ел элек оешкан булган.
- Театр аша балалар телне өйрәнә. Бер кыз озак кына, мине дә театр түгәрәгенә алыгыз инде, дип ялынып йөрде, ә татар телен белми. Без аңа мөмкинлек бирдек, хәзер татарча гына сөйләшә, - ди җитәкчеләре - татар теле һәм әдәбияты укытучысы Венера Кирамова.

Фестивальдә лаеклы беренче һәм өченче урын алган 171нче мәктәп укучылары Зөлфәт Хәкимнең «Кишер басуы» һәм Илгиз Зәйниевнең «Кәҗә, Сарык һәм башкалар» спектаклен куйды. Балалар арасында әби белән бабайны шундый оста уйнаучыларны күргән юк иде әле. Азалия Гайсина белән Әмирхан Гафуров килеш-килбәтен китерде. Типажларын каян шул кадәр дә өйрәнде икән бу дүртенче сыйныф балалары?! Кәҗә белән Сарыкны уйнаган сыйныфташлары Әмира Мингәрәева белән Айзилә Әлимова да алардан калышмады. Ренат Әюпов, аларга карап, «Ничә тапкыр җюрида булдым, ләкин бер тапкыр да балаларның шулай сәхнәдә яшәгәнен күргәнем булмады!» - дигән.

Спектакль куярга җи­тәкчеләре - Татарстанның атказанган артисты Фердинат Хафизов ярдәм итә, бүгенге көндә алар күп кенә республика һәм илкүләм бәйгеләрдә җиңү яулаган.
- Мин инде җиде ел балалар белән эшлим. Уйнап кына килгән идем, һаман китеп булмый. Мәктәптә балалар студиясе оештырдык, хәзер алар беренче сыйныфтан бии, вокал дәресләре ала. Театрга үзләре теләп киләләр. Балалар белән эшләве рәхәт. Мәктәпкә көн саен килмим, алар мине көтеп алалар. Театрга йөз бала йөрсә, мин килүгә, йөзе дә кочаклап ала, - дип сөйләде үз укучылары турында Фердинат Хафизов.

Камал театры артисты Алмаз Сабирҗанов укучылары (12нче гимназия) «Бичара кыз» әсәрен 110 ел ничек булган, шулай куйды. Кызларга икенче урын бирделәр. Бәйгенең иң зур бүләге Гран-прига 16нчы инглиз-татар гимназиясендә эшләп килүче «Нур» театры лаек булды. Алар «Акбай һәм Сарык малае» спектакле күрсәтте. 33нче мәктәп исә Гөлназ Сабированың «Ел фасыллары» әсәре белән өченче урынны алды.



Рәсемдә: «Акбай һәм Сарык малае» спектакленнән күренеш.
Ләлә Зәйнуллина фотосы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading