16+

Без – тамашачыны, ә тамашачы безне тәрбияли

София Гобәйдуллина заманча музыка үзәге оркестры 20нче сезонын башлап җибәрергә җыена.

Без – тамашачыны, ә тамашачы безне тәрбияли

София Гобәйдуллина заманча музыка үзәге оркестры 20нче сезонын башлап җибәрергә җыена.

13 декабрь 18:30 сәгатьтә С.Сәйдәшев исеменәдәге Зур концертлар залында оркестр юбилей концерты куячак. Төрле композиторларның әсәрләреннән җыелган ике сәгатьлек программа көтелә.

Оркестрны җитәкләргә быел яңа яшь дирижер Дмитрий Железнов килгән. Моңа кадәр егетләр капелласын җитәкләгән киң карашлы музыкант оркестр репертуарына яңа төсмер өстәгән. 

Оркестр — республика һәм шәһәр чараларының актив катнашучысы. 20 ел эчендә ул үсте, составы киңәйде. Бездә күбрәк үзебезнең Казан консерваториясен тәмамлаган музыкантлар эшли, яшьләр. Шулай ук, буыннар алмашынып торгач, аудиториябез дә, музыка да үзгәрде. Бер яктан, без тамашачы зәвыгын тәрбиялибез, икенче яктан, аларның таләпләрен дә истә тотып, репертуар сайларга тырышабыз. София Гобәйдуллина, классик композиторлар һәм замандаш иҗатчыларның да әсәрләрен башкарабыз. Экспериментлар яклы без, – дип сөйләде София Гобәйдуллина заманча музыка үзәге директоры Ләйлә Гарифуллина.

Сүз уңаеннан, концертка билетлар инде сатылып та беткән. 

"Пандемия торгынлыгыннан без бик авыр кузгалдык. Ә хәзер күренә: Казан тамашачысы концертларга сусаган, рәхәтләнеп йөри. Тик шул ягы бар: Казанда, гомумән, Татарстанда академик әсәрләрне яңгыратыр өчен, акустик шартлар тудырылган күп урынлы залларыбыз бик аз. Аларны булдыру мәсьәләсен кайгырту кирәк", – дип тә өстәде Ләйлә Гарифуллина.

Алсу Мансурова

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading