Могҗиза бар ул дөньяда! Нәкъ шушы сүзләр К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында куелган “Асылкош” музыкаль әкиятенең нигезендә ята. Яңа ел кәефе булмаган, могҗизага ышануын югалткан өлкәннәр һәм нәни дуслар өчен бу спектакль театрның тамашачылар өчен бүләге.
Скопировать ссылку

“Асылкош” әсәре кешеләрне белемле, гадел һәм зирәк булырга өнди. Бу спектакль башка тамашалардан аерылмый дигән нәтиҗә ясарга ашыкмагыз. Чөнки Тинчурин театры артистлары сәхнәдә әкият образларын гына тудырмады. Алар тамашачыны хореография һәм җыр-биюләр белән дә шаккаттырды. Спектакльдә татар әдәбиятенең классик образлары да гәүдәләнеш тапты. Ләкин без укып белә торган Шүрәле, Су анасы да бу тамашада икенче яктан ачыла.
“Асылкош” әкиятенең авторы Муса Җәлил исемендәге республика премиясе лауреаты Рүзәл Мөхәммәтшин тамашачыларга җиткерергә теләгән фикере белән уртаклашты.
- “Асылкош”ның нигезендә татар халык иҗаты ята. Әлеге тамаша төрле әкиятләрдә булган образларны бер сәхнәдә берләштерергә мөмкинлек бирә. Шүрәле һәм Су анасы спектакльдә тискәре геройлар түгел. Без бу образларга явызлыкны яхшылык белән җиңергә кирәк, дигән фикерне салдык. Бер персонаж да гел яхшы яки яман булмый. Тормышыбыз да ак белән карадан гына тормый бит, - диде Рүзәл Мөхәммәтшин.
Комментарийлар