16+

“Бөтен эшебез дә САФ сүзеннән башлана”

Татар телендә эшләүче балалар телевидениесе булсын дидек. Шөкер, “Шаян”ыбыз әйбәт кенә эшләп килә.

“Бөтен эшебез дә САФ сүзеннән башлана”

Татар телендә эшләүче балалар телевидениесе булсын дидек. Шөкер, “Шаян”ыбыз әйбәт кенә эшләп килә.

Сабыйларыбыз татар телендә балалар радиосын тыңласын иде, дигән теләкләр дә чынга ашты. Бер ел дәвамында тәүлек әйләнәсе “САФ” балалар радиосы эшләп килү – үзе бер сөенечле вакыйга. Иң мөһиме, аның кирәклеген аңлаучылар, үзләре үк шушы мәсьәләне чишәргә дә алынган.

–  Кайчандыр хыял булган, ният булып торган уй тормышка ашты. Радиобыз эшли башлавына ел ярым вакыт узган. “САФ” балалар радиосын җир шарының төрле почмакларында һәм шулай ук тәүлекнең теләсә кайсы вакытында тыңлап була, – дип сөйли Радионың оештыручыларның берсе Алсу Галимова.

“САФ” татарча беренче интернет радиосының эшчәнлегенә саннар аша нәтиҗә ясады алар. Саннарның, әлбәттә, күбесе сөенечле вакыйгалар, алар алып барган уңышлы гамәлләр белән бәйле.

–  Радиобыз  узган елны 1 июнь көнне аваз салды. Бу 1ле саны. Радионың ике иҗат төркеме бар: зурларныкы һәм балаларныкы. Иҗат төркемебездә 8-10 кеше иҗат итә.  Радиода тапшырулар алып баручы балалардан да иҗат төркеме тупладык, – дип сөйли  Алсу Галимова. һәрбер саннар артында яшерелгән эшчәнлекне бәян итеп.

“САФ” радионың эшчәнлеген саннарда бирү бик уңышлы килеп чыккан. Радиодагы һәрбер адым алар өчен бик кадерле шул. Үзенчәлекле тапшырулар, кызыклы туры эфирлар, төрле чаралар үткәрү дә балалар радиосының эшчәнлеген киң тарата алды. Иң мөһиме – чиста контент булдыру, саф татарча балалар тапшыруы оештыру идеясы  чынга ашкан.

–5ле саны. Быел без булдырган сәхифәләр саны бу. Быел безнең «Шаян мизгел», «Атна көннәре”, “Үчтеки” кебек сәхифәләребез эшләп китте. “Атна көннәре” дигәндә балалар тавышы белән атна көннәрен яңгыратабыз. Бу кирәкле әйбер. Аларны дөрес итеп әйтә белү мөһим. “Үчтеки”дә бармак уеннары, такмаклар әйтәбез. Төрле студияләрдә үзебезнең тапшыруларны яздырабыз. Без аларга зур рәхмәтле, – дип сөйли алар.

“Җир әйләнә” сәхифәсе дә төнге 12дән алып иртәнге 6га кадәр яңгырый. Бу  башка сәгать киңлекләрендә яшәүче милләттәшләребез өчен махсус эшләгән сәхифә. Иң мөһиме – алар  радионы рәхәтләнеп тыңлый икән. Гомумән, география бик киң. “САФ” радиосы хезмәткәрләре әйтүенчә, аларның 27 мең уникаль тыңлаучы бар.

Аннан оештыручылар үзләре дә “САФ” сүзенең бик тә отышлы булуын яшерми. Мәсәлән, нинди генә тапшыру яки чара оештырмасыннар, җәһәт кенә саф сүзен өстәп куялар икән.  Мәсәлән, “Саф дөнья” тапшыруы. Аны яшүсмер балалар үзләре алып бара. Гомумән, радиоканалда балалар өчен дә,  яшүсмерләр өчен дә файдалы тапшырулар җитәрлек. “Кызыклы этикет” тапшыруын чын этикет остасы Әлфия Җәлилова алып бара. “Иманлы иртә” “Сабыйлар үзәге” белән бергә эшләнә. “Китап корты”, “Сәфәровлар – сафта”, “Асылзадә” тапшырулары да бар. Гомумән, ел ярым эчендә һәр атна саен яңа тапшыру тәкъдим итеп кенә тора алар. Радионы оештыручылар әйтүенчә, татар теле камил булган белгечләрне табу, аерым бер эш булып тора. Әмма, андый үз эшенең осталары да җитәрлек икән. Әнә шулай әкренләп булса да зур адымнар белән алга атлый алар.

Радио хезмәткәрләре үз радиоларның югары даирәләрдә дә тануларын яшерми. Инде грантлар да отканнар, аерым тапшырулар Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән дә гамәлгә ашырыла. Радионың  дуслары, теләктәшлек белдерүләр дә бар. “САФ” радионың матур эш-гамәлләре турында Татарстан Рәисе Аппаратыннан, Татарстан Мәгариф министрлыгы, Бөтендөнья татар конгрессы, Министрлар кабинетының мәдәният һәм телләрне үстерү идарә вәкилләре да котлады.

–Бу проектны аңлап килгәнегез өчен рәхмәт. Бик кирәкле гамәл бу. Кызыбыз тугач, тормыш иптәшемнең балага татар телендә контент булдыру уе бар иде. Балалар бөтен авазларны да татар телендә ишетеп үсәргә тиеш. Проблеманы шулай итеп үзебез чишәргә алындык. Бездә үз өлкәсен  яхшы белгән белгечләр эшли. Командабыз бик көчле, аларга зур рәхмәт – ди радионың җитәкчесе Марат Галимов.

Әлегә “САФ” балалар интернет радиосының үз студиясе дә, үз бюджеты юк. Алга таба бу хыяллар  да чынга ашар дигән өметләре зур аларның.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading