16+

Боткабызның суы беткән

Иптәшләр! Биредә укылган фәнни хезмәтләр арасында мине дулкынландырганы, хәтта әйтергә кирәк, тетрәндергәне «Ботка» булды. Нинди масштаб, нинди киңлек! Казан автобусларыдай тыгыз, Болак суыдай серле хезмәт. Ветеринария белгечләре әйтерләр: бу хезмәт терлекчелек турында, диярләр. Әйе, мал-туар турында да бу хезмәт! Чөнки анда кәҗә белән сарыкның якты образлары бар! Агрономнар әйтерләр, бу...

Иптәшләр!
Биредә укылган фәнни хезмәтләр арасында мине дулкынландырганы, хәтта әйтергә кирәк, тетрәндергәне «Ботка» булды. Нинди масштаб, нинди киңлек! Казан автобусларыдай тыгыз, Болак суыдай серле хезмәт. Ветеринария белгечләре әйтерләр: бу хезмәт терлекчелек турында, диярләр. Әйе, мал-туар турында да бу хезмәт! Чөнки анда кәҗә белән сарыкның якты образлары бар! Агрономнар әйтерләр, бу хезмәт игенчелек турында, дияр. Әйе, игенчелек турында да бу хезмәт! Чөнки анда тары, бодай, солы, карабодай кебек авыл хуҗалыгы продуктларына гаҗәеп тирән анализ ясалган. Сунарчылар әйтерләр, бу хезмәт ерткычлар-җанварлар турында, диярләр. Әйе, «Ботка» ерткыч җанварлар хакында да. Чөнки анда боткага су салырга киткән өлкән бүре турында кыска һәм аңлаешлы итеп әйтелгән.
Бер сүз белән әйткәндә, филология ягыннан караганда да, кулинария ягыннан караганда да йөзгә кызыллык китерерлек түгел иптәшнең «Ботка»сы.
«Ботка» кебек күләмле, тирән масштаблы әсәрне берьюлы гына иңләп бетереп булмый. Шуңа күрә мин «Ботка»ның «Боткабызның суы беткән» бүлегенә генә тукталып үтәм. «Ботка»ның «Боткабызның суы беткән» бүлеген әдип шушы елның беренче апреленә аерым брошюра итеп бастырып чыгарган иде.
1980

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading