16+

Бөтен яктан да килгән

Әле кайчан гына мәхәббәт каһарманнарын уйнап йөргән Татарстанның халык артисты Әсхәт ХИСМӘТОВ гомеренең алтмышынчы баскычына аяк баскан икән бит. Г.Камал исемендәге театр сәхнәсендә ул башкарган рольләрне санап бетерерлек түгел. Тамашачы аны һәркайсында үз итте. К.Тинчуринның «Зәңгәр шәл»ендә - Булат, Т. Миңнуллинның «Гөргөри кияүләре»ндә - Бәчкә, И.Зәйнинең «Мәхәббәт турында сөйләшик»ендә -...

Бөтен яктан да килгән

Әле кайчан гына мәхәббәт каһарманнарын уйнап йөргән Татарстанның халык артисты Әсхәт ХИСМӘТОВ гомеренең алтмышынчы баскычына аяк баскан икән бит. Г.Камал исемендәге театр сәхнәсендә ул башкарган рольләрне санап бетерерлек түгел. Тамашачы аны һәркайсында үз итте. К.Тинчуринның «Зәңгәр шәл»ендә - Булат, Т. Миңнуллинның «Гөргөри кияүләре»ндә - Бәчкә, И.Зәйнинең «Мәхәббәт турында сөйләшик»ендә -...

Әле кайчан гына мәхәббәт каһарманнарын уйнап йөргән Татарстанның халык артисты Әсхәт ХИСМӘТОВ гомеренең алтмышынчы баскычына аяк баскан икән бит. Г.Камал исемендәге театр сәхнәсендә ул башкарган рольләрне санап бетерерлек түгел. Тамашачы аны һәркайсында үз итте. К.Тинчуринның «Зәңгәр шәл»ендә - Булат, Т. Миңнуллинның «Гөргөри кияүләре»ндә - Бәчкә, И.Зәйнинең «Мәхәббәт турында сөйләшик»ендә - Вакыйф, С. Юзеевның «Ут күршеләр»ендә Айдар рольләрен искә төшерү дә җитә.
Әсхәт Хисмәтов турында аның белән бергә эшләүче гүзәл затлар ни уйлый икән?
Рузия МОТЫЙГУЛЛИНА, Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты:
- Без Әсхәт белән Әлки районы Түбән Әлки мәктәбендә бергә укыдык. Аның әти-әнисе авылда хөрмәтле кешеләр иде. Без Әсхәт белән һәрвакыт районда узган смотрларда катнаштык. Ул бик әйбәт, ярдәмчел кеше. Бервакытта да соңгы сүзен әйтеп бетермәс. Артист буларак, талантлы, партнерга ярдәм итә.
Ильтани ИЛЯЛОВА, театр белгече, профессор:
- Әсхәт Хисмәтов театрда актер булырга хыялланмаган. Аны үзешчәннәр арасыннан композитор Мәсгут Имашев табып ала. Марсель Сәлимҗанов Әсхәтне турыдан-туры икенче курска кабул итте. Ул беренче елларыннан ук җырлы рольләрдә уйнады. Аның «Яшь йөрәкләр»дәге Хәйретдине бик матур, эчкерсез, самими булып истә калды. Әсхәт әйбәт актер. Ул театрда озак еллар профсоюз рәисе булып торды. Үзе батыр йөрәкле дә әле ул. Соңгы юлга озатыр алдыннан М.Сәлимҗановның җәсәден дә алар Наил Әюпов белән бергә юганнар иде.
Фирдәвес ӘХТӘМОВА, Татарстанның халык артисты:
- Әсхәткә бөтен яктан да төгәллек хас. Кешеләргә дөресен җайлап кына әйтә белә. Ул Марсель Сәлимҗанов белән дә бәхәсләшә иде. Әсхәт бик чиста. Бөтен яктан да килгән ир-егет. Гаиләсендә дә әйбәт ата ул.
Зөлфирә ЗАРИПОВА, Татарстанның халык артисты:
- Әсхәт белән сәхнәдә уйнавы рәхәт. Аның белән уйныйсы гына килеп тора. Ул югалып калганда да алып китә белә. Кеше буларак та үзен хөрмәт итәм. Ул кәефне күтәрә, җайлы. Аның белән аралашасы гына килә. Гадилеге өчен дә хөрмәт итәм мин аны.
Раушания ЮКАЧЕВА, Татарстанның халык артисты:
- Без Әсхәт белән «Ләйсән ире Хәсән» спектаклендә бергә уйный башладык. Эт-мәчеләрне дә, егет-кызларны да, ирле -хатынлы булып та уйнадык. Киләчәктә әби белән бабайны да бергә гәүдәләндерергә насыйп булсын. Әсхәт тормышка бик җаваплы карый, хезмәт сөючән. Балаларын да бик тәртипле үстерделәр. Ул хатыны Рәшидәгә һәм балаларына зур терәк.
Миләүшә ШӘЙХЕТДИНОВА, Татарстанның халык артисты:
- Әсхәт абый беренче чиратта ярдәмчел кеше. Ул профсоюз рәисе эшен миңа тапшырды. Әсхәт абыйны мин кечкенәдән беләм. Әти гастрольләргә баргач, Түбән Әлки авылында фатирга аларга керәләр иде. Аның әтисе Әсәдулла абый белән әнисе Рәхилә апа да җор телле, ярдәмчел иде. Театрда ул уйнамаган спектакль сирәк. Аның белән серләрне дә сөйләшеп була. Без аның белән хоккейда, футболда җанатарлар.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading