16+

Быел «Урмай моңы» соңгы мәртәбә уза

Чуашстанның Комсомол районы Урмай авылында моннан 25 ел элек «Урмай моңы» фестивале үткәрелә башлаган иде. Әлеге чараны оештыручыларның берсе Татарстанның һәм Чуашстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Фәрит Гыйбатдинов булды.

Быел «Урмай моңы» соңгы мәртәбә уза

Чуашстанның Комсомол районы Урмай авылында моннан 25 ел элек «Урмай моңы» фестивале үткәрелә башлаган иде. Әлеге чараны оештыручыларның берсе Татарстанның һәм Чуашстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Фәрит Гыйбатдинов булды.

Ул гомер буе туган авылында мәдәни-агарту эшендә хезмәт итә. Бүгенге көндә Фәрит әфәнде сәнгать мәктәбе директоры. Авылда ул оештырган «Мишәр» фольклор һәм эстрада ансамбле - күп кенә фестивальләр лауреаты. Алар концертлары белән ел саен Мәскәү тамашачысын да сөендереп торалар. Коллективтагы 50 кешенең һәркайсы җырга гына түгел, биюгә дә һәвәс. Үзенчәлекле бу ансамбльнең чыгышын Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында яратып кабул иткәннәр иде. Тирә-юньдәге җырчыларны барлаудан башланып киткән бу фестивальдә Кытайдан, Германиядән һәм Казахстан, Украинадан ун яшьтән башлап утызга хәтле булган талантлы яшьләр катнашты.
Әлеге фестиваль хакында аны оештыручылардан берсе Фәрит Гыйбатдинов болай ди: «Урмай моңы» быел соңгы мәртәбә уза, чөнки үзенең максатын үтәде. Ул 25 ел буе үзешчән формада халыкчан булып үтте. Фестиваль Урмай халкының кунакчыллыгы, татар халкына битараф булмаган кешеләр аркасында шулай озак барды. Аны вакытында туктатып, яңа юл ала белү үзе бер кыюлык. Хәзерге вакытта яңача, заман таләпләренә туры килердәй конкурс кирәк. Анда эстраданың төрле юнәлешләре булырга тиеш».
Быелгы «Урмай моңы»ның йомгаклау концерты 27 февральдә К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында узачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading