16+

Чәчләр коелды, нервлар ашалды: "Әпипә" киң прокатка чыга!

“Татарстанда татар фильмнарын карарга өйрәтәсе иде. Минемчә, халыкка комедия кирәк. Кеше болай да депрессиядә, ә җиңел фильмнар яктылык бирә. “Әпипә”не гаилә белән карарга була”, - ди Миләүшә Айтуганова.

Чәчләр коелды, нервлар ашалды: "Әпипә" киң прокатка чыга!

“Татарстанда татар фильмнарын карарга өйрәтәсе иде. Минемчә, халыкка комедия кирәк. Кеше болай да депрессиядә, ә җиңел фильмнар яктылык бирә. “Әпипә”не гаилә белән карарга була”, - ди Миләүшә Айтуганова.

12 ноябрьдән “Әпипә” беренче татар мюзиклы киң прокатка чыгачак. Озак көтелгән премьераны Татарстан, Башкортстан, Симферополь, Чиләбе кинотеатрларында күреп булачак. Бу хакта бүген матбугат очрашуында “Татаркино” дәүләт бюджет мәдәният учреждениесе директоры Миләүшә Айтуганова хәбәр итте.

“Кызганыч, кинотеатрлар татар фильмнарын алырга атлыгып тормый. Әйтик, “Мулла” фильмын тәкъдим иткәндә, “200 млн.сум җыя алсагыз гына алабыз” дип шарт куйдылар. Татарстанда татар фильмнарын карарга өйрәтәсе иде. Минемчә, халыкка комедия кирәк. Кеше болай да депрессиядә, ә җиңел фильмнар яктылык бирә. “Әпипә”не гаилә белән карарга була”, - ди Миләүшә Айтуганова.

“Әпипә” комедиясендә барлыгы 13 җыр яңгырый, аларның яртысы – ретро әсәрләр. Миләүшә Айтуганова фикеренчә, фильмда танылган артистларның төшүе дә тамашачыда кызыксыну уятырга тиеш. Биредә Алинә Шәрипҗанова, Дилә Нигъмәтуллина, “ЗөЛәйЛә”, “Фәридә-Алсу”, Алсу Әбелханова, Гөлшат Имамиева, Фирдүс Тямаев, Элвин Грей, театр артистлары Резеда Сәлахова, Артем Пискунов, Рөстәм Гайзуллин, Зөлфия Вәлиева катнаша.

Фильмның режиссеры Илшат Рәхимбай сүзләренчә, “Әпипә” - тамашачыларга Татарстанда да прокат өчен сыйфатлы, кызыклы фильм чыгарып булуны күрсәтү өчен төшерелгән. “Фильм көлдерә дә, елата да, уйландыра да. Ул мәхәббәт, гастрольләр, батырлык һәм хаклык турында”, - ди режиссер.

“Профессиональ булмаган актерлар белән эшләүнең кыен яклары булды, сүз дә юк. Чәчләр дә коелды, нервымны да ашадылар. Тик кайвакыт, киресенчә, алар шулкадәр үз образларына туры килде. Әйтик, Фирдүс Тямаев үз урынында иде. Аның юморлы образны җиренә җиткереп уйнавы мине шаккаттырды”, - ди Илшат Рәхимбай.

Артем Пискунов мондый зур масштабтагы фильмда беренче тапкыр төшүен әйтте. “Кинода һәм театрда уйнауның аермасы турындагы сорауны миңа еш бирәләр. Алар икесе ике әйбер. Кинода син бер уйныйсың да, ул гомерлеккә кала. Биредә театрда туплаган тәҗрибәне кулланырга, режиссерның һәр сүзен тыңларга кирәк”, - ди Артем. Аның фикеренчә, кинода артистның профессиональ булу-булмавы күренми дә, сизелми дә.

Резеда Сәлахова әлеге фильмга очраклы рәвештә эләгүен әйтте. “Миләүшә Ләбибовна җырчы кызлар белән кызлар турында фильм төшерергә теләгән. Уйлашканнан соң, “профессиональ артистлар да булырга тиеш” дип кастинг оештырганнар. Без Артем белән фильмга кастинг аша килеп кердек. Безне бик җылы кабул иттеләр, кыенлыклар булмады”, - ди Резеда.

Мюзикл кинотеатрларда татар телендә русча субтитрлар белән барачак. Хәзерге вакытта картинаны ай дәвамында көн саен күрсәтү планлаштырылган. Әгәр фильм тамашачыларда уңыш казанса, прокат озайтылачак. 

Эльвира ШАКИРОВА

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading