16+

Чит ил педагоглары актерлык сәнгатенә өйрәтәчәк

2 июньнән 8енә кадәр Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театрында III Халыкара «Нәүрүз» театраль белем бирү форумы уза. Шул уңайдан үткәрелгән матбугат конференциясендә әйтелгәнчә, анда, актерлык сәнгатенә өйрәтү өчен, Германиядән, Колумбиядән, Грециядән һәм Якутиядән педагоглар килүе көтелә.

Театраль тәнкыйть һәм заман драма театры буенча лекцияләрне Россиянең иң көчле тәнкыйтьчеләре укыячак. Театр директоры Илфир Якупов: «Быел театр маркетингы, менеджмент, билетлар сату буенча да лекцияләр булачак», - дип белдерде. - Фестиваль - форумга катнашырга теләк белдергән театрлар саны да арта, - диде ул. - Быел утыз театр арасыннан унөче чит төбәкләрдән катнашачак. Алар өчен семинарлар, лекцияләр, остаханәләр үткәрү, спектакльләр күрсәтү каралган. Шулай ук Саха академия театры белән Саха республикасының Олонхо автоном театры спектакльләрен дә күреп булачак. Катнашучылар камаллыларның «Җәйнең бер көнендә», «Банкрот», «Мулла», «Ричард III» дигән спектакльләре белән танышачак.
Фестиваль-форумны оештыручылар - Татарстан һәм Россия Мәдәният министрлыклары, Театр эшлеклеләре берлеге, «ТӨРЕКСОЙ» халыкара төрки мәдәни оешмасы. Аның бюджеты 5 миллионга якын.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading