16+

Динар Хөснетдинов: «Кызлар язган сүзләргә бик бирешмәскә тырышам, чөнки алар бит миңа гашыйк түгел»

Әлмәт Татар дәүләт театрының яшь артисты Динар Хөснетдинов тамашачы күңеленә «Ак чәчәкләр» фильмы аша кереп калды. Бүген ул - безнең кунагыбыз.

Динар Хөснетдинов: «Кызлар язган сүзләргә бик бирешмәскә тырышам, чөнки алар бит миңа гашыйк түгел»

Әлмәт Татар дәүләт театрының яшь артисты Динар Хөснетдинов тамашачы күңеленә «Ак чәчәкләр» фильмы аша кереп калды. Бүген ул - безнең кунагыбыз.

- Динар, син сәхнәгә очраклы гына килеп эләккән кеше түгелсеңдер? Ничегрәк булды ул?
- Балачактан ук сәнгатькә мәхәббәтне әни тәрбия­ләде. Без ике малай әни белән генә үстек. Әле дә хәтеремдә, ул миңа Муса Җәлилнең «Күрше­ләр»ен ятлаткан иде. Бүгенгәчә шул исемнән чык­мый. Мәктәптә укыганда ук әни мине төрле конкурс­ларга йөртте. Үзе дә яшь чагында сәнгать юлыннан китәргә хыялланган булган. Мине Чаллыдагы теа­тр мәктәбенә бирүе дә юкка булмагандыр. «Их, артист булсаң иде син», - дип әйткән сүзе әле дә истә. Әни үлгәндә, унөч яшь иде миңа. Әнинең хыялын тормышка ашырырга тиешмен, дип, үз алдыма максат куйдым. Шуңа күрә 11нче сыйныфтан соң Казан театр училищесына укырга киттем. Ул елны Әлмәт театры өчен махсус курс җыйдылар. Шунда имтихан биргәндә үк театрның директоры Фәридә Исмәгыйлева яныма килде дә: «Динар, әгәр дә Әлмәткә эшкә кайтасы булсаң, сиңа стипендия түләп укытачакбыз», - диде. Мин каршы килмәдем. Училищеда Илдар Хәйруллинда укуым белән горурланам. Әлмәт театрына өч елга дип килгән идем, инде алтынчы ел эшлим. Театр дөньясына бер кереп китсәң, тиз генә чыгып булмый икән.

- Беренче адымнарың­нан ук үзеңә бәхет елмайды дип әйтә аласыңмы?
- Әлбәттә. Бәхетне тоя белергә кирәк. Аллага шөкер, кул-аягым исән-сау. Эшемне яратам. Пензада узган «Безнең заман герое. Актер» номинациясендә, Самарадагы «Волга театральная» фестивалендә «Икенче пландагы ир-ат ролен иң яхшы башкаручы» төрендә җиңү яулап кайтуларым сөендерде. Алкышларга куанып, тамашачы игътибарын тоеп яшәүне мин бәхет дип саныйм. Читтә уңышка ирешү кыйммәтрәк тә әле, чөнки анда сине белмәгән ­тәнкыйтьчеләр бәяли.

- Рольләрең арасында «Балакаем» спектаклендә наркоман егет тә бар.
- Үземчә аны бик тырышып уйнадым. Абыем исә, спектакльне караганнан соң, төне буе саташып чыккан иде. Күңеленә бик авыр кабул итте ул аны. Икенче яктан, минем иң таләпчән тәнкыйтьчем дә абыем.

- Әгәр Казанга берәр театрга чакырсалар, килер идеңме?
- Чакырулар еш була. Әмма мин беркайчан да үз алдыма планнар корып яшәмим. Бүгенге көнемнән канәгатьмен. Башымны югалтып, акча артыннан кумыйм. Булганына шөкер итеп яшим.

- «Ак чәчәкләр» фильмнан соң үзеңә гыйшык тотып йөргән кызлар да булмый калмагандыр...
- Кызлар язган сүзләргә бик бирешмәскә тырышам, чөнки алар мине үзләренчә идеаллаштыралар. Алар бит миңа түгел, образыма гашыйк була. Казан сәхнәсенә чыккач та: «Әнә Мансур», - дип каршы алалар. Интернетта кайбер хатын-кызлар «Улым булсаң иде» дип тә язалар. Миңа бик күңелле булып китә.

- Сәхнәдә кызларның күңелен яулаган егетнең насыйп яры нинди булырга тиеш?
- Ике арада мәхәббәт булырга тиеш. Әгәр син аны яратсаң, аның начар сыйфатлары да яхшы булып күренә. Шуңа күрә дә ниндидер сыйфатларны аерып әйтә алмыйм.

- Саф мәхәббәт турындагы тагын кайсы спектакльләрдә үзеңнең кү­ңелеңә якын булган роль­лә­реңне атый аласың?
- Мин Чаллы театрының спектакльләрен карап үстем. «Гашыйклар тавы» спектакле күңелгә шундый кереп калды. Сәет ролендә уйнаган Рафил Сәгъ­дуллинның монологын ятлап, үзенә дә сөйләп күрсәткән идем. Театр училищесына да шуны сөйләп кердем. Аның эчтәлеге дә минем тормышыма тәңгәл килә. Сәет тә әнисен югалта. Мин ул монологны хәзер дә сәхнәдә сөйлим.



- Динар, әниең гел телеңнән төшми...
- Мин һәрвакыт әнинең ярдәмен сизгән кебек. Әгәр әни исән булса, без Казанда яшәр идек, әнине эшләтмәс идек дип уйлыйм. Ул безнең өчен тырышты. Аның тормышы җиңел булмаган. Мәскәүдән товар ташып, базарда сату итте. Тормышта рәхәт мизгелләр кичерә алмый калды. Әбие­без әле дә исән-сау, ул минем Чаллыга кайтуымны көтеп ала.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading