16+

Дөньяга нидер булды

Бу хикмәтле тарихны төштә күрдемме, әллә ул җан яисә кан хәтереннән килеп ирештеме - хәзер әйтә дә алмыйм инде. Әмма шуны төгәл беләм - бу тарих яшәештә булды. Булды, димәк, илаһи Күкнең теләге шул булган. Күкнең һәр теләк-ихтыяры җиргә гыйбрәт булып иңә, шуңа да язам. Әбиләр чуагы. Кичкелеккә авышса да,...

Бу хикмәтле тарихны төштә күрдемме, әллә ул җан яисә кан хәтереннән килеп ирештеме - хәзер әйтә дә алмыйм инде. Әмма шуны төгәл беләм - бу тарих яшәештә булды. Булды, димәк, илаһи Күкнең теләге шул булган. Күкнең һәр теләк-ихтыяры җиргә гыйбрәт булып иңә, шуңа да язам. Әбиләр чуагы. Кичкелеккә авышса да,...

Бу хикмәтле тарихны төштә күрдемме, әллә ул җан яисә кан хәтереннән килеп ирештеме - хәзер әйтә дә алмыйм инде. Әмма шуны төгәл беләм - бу тарих яшәештә булды. Булды, димәк, илаһи Күкнең теләге шул булган. Күкнең һәр теләк-ихтыяры җиргә гыйбрәт булып иңә, шуңа да язам.
Әбиләр чуагы.
Кичкелеккә авышса да, көн аз гына да суынырга уйламый...
Көзнең алтын яфраклары бөтен җирне тутырган - юл-сукмакларны, кыш җиткәч кенә коела торган яшел бөдрә чәчле куакларны, акшарга буялган таш койма буйларын, дөньяның бөтен кыйтгаларын кан тамырлары кебек тоташтырган рельсларны... Рельс өстенә очып кунганнары бигрәк кызганыч - электричка үтеп киткән саен изелеп-сытылып, имгәнеп калалар, әмма, ни хикмәт, җиргә кабат кубарылып төшмиләр. Кызган рельсларда кызыграк шул; анда дөньяның кайнар сулышын ныграк тоясың, җирнең йөрәк тибешен ачыграк ишетәсең...
Электричкада икәү - бер карт һәм яшь кенә кызый...
Картның арыган йөзе, моңсу-сагышлы карашы, иске яшел эшләпәсе читеннән салынып торган ак җитү чәчләре аның ниндидер хикмәтле зат булуы хакында хәбәр итеп тора. Артык гади, таушалганрак киемнәре дә аның ниндидер изге кеше булуын яшереп бетерә алмый. Кулындагы янчыктан күренеп торган бакча үләннәре генә картның шәһәр читендәге дача бакчасыннан кайтып килүе хакында сөйли.
Кыз да алай ук гади түгел икән. Тәрәзәгә шулкадәр бирелеп карап утыра - бу дөньяда аның бөтенләй дә гаме юк кебек. Яңак-маңгайларын томалап, артка чәнчеп бәйләгән яулыгын ара-тирә төзәткәләп куйганда гына бу кызның җанга ия зат булуын чамаларга мөмкин. Идәнгә тиеп торган озын күлмәге дә, бармак очларына кадәр сузылган бөрмәле җиңнәре дә аның йөз-бит матурлыгын, зифа буй-сынын, яшьлеген, чисталыгын яшереп калдыра алмыйлар иде.
Менә бервакыт бу изгелек белән матурлык янына өч егет килеп керде.
Вагон ишеген күгәннәреннән суырып чыгарырдай булып, бәрелә-сугыла килеп керделәр алар - дөнья күчәрен үз кулларына эләктереп өлгергән өч каһарман зат. Бераз «кыздырып» алган егетләрнең һәр хәрәкәте, һәр кыланышы аларның күптән түгел генә хәрби хезмәттән кайтканлыкларына ишарәләп тора. Чынлап та, шулай икән. Әнә бит - берсе десантникларда гына була торган эре сырлы тельняшка киеп алган, икенчесенең ялангач кулбашына канатларын ачкан парашют төшерелгән, өченчесе һәр ике сүзнең берсендә «так точно», «честь имею», «полундра» дигән сүзләр кыстырып җибәрә...
Егәрлекләре ташып торган егетләр ары сугылдылар, бире сугылдылар, аннары баягы карт белән кыз утырган утыргыч каршына килеп кунакладылар. Менә алар керә-керешкә кыза барган әңгәмәләрен төгәлләп, егетләрчә кул сугышып алдылар да, каршыларында утырган кызга карап, тынып калдылар.
Егетләр бу мөлаем затны шул мизгелдә генә күрделәр бугай. Баштарак, ышаныргамы-юкмы, дигәндәй, бер-берсенә карашып, җилкә сикертеп куйдылар. Аннары бөтен йөзләре, күзләре белән елмаеп җибәрделәр.
Ләкин бу елмаю чын булып чыкмады. Икенче мизгелдә үк тельняшка кигән егет, кызга карап, ияген какты:
- Шахидка?
Бу сорауга кыз гына түгел, аның янәшәсендә утырган хикмәтле карт кына түгел, хәтта бөтен вагон эче, электричка, Җир шарын билбаулап алган рельслар гына да түгел, бөтен дөнья сискәнде. Бөтен рухият һәм тереклек дөньялары берьюлы «ах» итте.
- Че, не поняла? Шахидка, да?
Кыз барыбер аны аңлап бетерә алмый иде, ахры. Шуңа күрә дә җавап кайтара алмый торды. Әллә җавап бирергә теләмәдеме? Ай-һай, шомланырлык дәрәҗәдә тыныч иде ул. Җан өркүе аны шушы тотрыклы хәлгә китергәнме, әллә бөтен йөзеннән, карашыннан, хәтта киемнәреннән бөркелеп торган илаһи көч аның күңелен, ихтыярын какшамас иткәнме?
- Мы таких на Кавказе через строй пускали,
б-б...блин!..
Бу сүздән соң башка егетләргә дә җан керде. Алар, берсеннән-берсе уздырып, кызга усал сүзләр белән каныга башладылар.
- Ой-ой-ой, пускали!.. Потом танками, танками!..
- Чтобы больше не взрывали наших детей и стариков!..
- Чтобы не было горя и страданий!..
- Была бы моя воля, я всех мусульманок пустил бы через строй, чтобы они больше не рожали себе подобных...
Тельняшка кигән егет тагын кызга таба укталды:
- Ну-ка покажи свой пояс... Ну-ка, ну-ка... Сними это барахло! Кому говорю!
Кыз исә, тамчы да кузгалмыйча, ниндидер билгесез, исемсез кичерешләргә тарыган мөлдерәмә карашлары белән тәрәзәгә карап утыруында булды. Бу исә егетләрнең түземлекләрен тәмам төкәндерде.
Тельняшка кигән егет, җәһәт кенә торып, кызның каршына ук килеп басты. Аннары бөтен йөзен җимереп, кычкырып җибәрде:
- Будешь говорить? Сука!.. Будешь снимать?
Кыз беренче мәртәбә селкенеп, сискәнеп куйды. Башын ян-якка борды, күзләрен йомды... Ләкин бу аңа ярдәм итмәде, теге исерек бәндә, кызның өстенә егылырдай булып иелде дә, юл тузаныннан керләнеп беткән бармакларын тырпайтып, аның изүенә барып ябышты.
- Ну сейчас покажем где «духи» зимуют!..
Шулвакыт янәшәдә генә утырган карт хәрәкәткә килде. Хәрәкәт артыннан ук борчулы тавыш ишетелде:
- Малайлар, зинһар, кагылмагыз бу балага. Барыбыз да Хода бәндәләре, аның ихтыярында, аның ышыгында яшибез. Аллаһы Тәгаләдән куркыгыз, балакайлар, барыгыз, үз юлыгызда булыгыз. Нинди зыяны тигән соң аның сезгә?!
- Зыяны булмаса, файдасы да тигәне юк. - Бу юлы «парашютчы» егет әңгәмәне үз кулына алырга булды. Баксаң, ул татар егете дә икән әле. - Старик, син тик кенә утыр, җәме?!
- Урын кирәк булса, без хәзер китәбез. Телисезме, вагонның теге башына күчәбез... Башка вагонга ук чыгабыз, тавышланмагыз гына... Бу кызыйга, зинһар, тимәгез... Кемнеңдер газиз баласы бит ул...
Картның үгетләү сүзләре егетләрнең ачуын гына китерде. Алар кыргый бер үҗәтлек белән тагын кызга ябырылдылар, аны, уратып алып, тарткаларга, капшарга керештеләр. Теге карт нидер әйтмәкче булып, кабат авызын гына ачкан иде, көчле куллар аны күтәреп алып, каршы яктагы эскәмия почмагына тондырдылар. Ухылдап барып төшкән гәүдәнең исәнме-түгелме икәнлеге дә кызыксындырмый иде егетләрне, алар һәр яшәгән мизгелендә Ходай догасы белән ризыклана торган гөнаһсыз җанның инсани тәненә кагылырга җөрьәт иттеләр.
Кыз «ах» итәргә өлгергәнче, тельняшка кигән егет аның күлмәк изүен аерып җибәрде... Кыз ялангач түшен куллары белән капларга теләгән иде дә, ике яктан ике пар кул аны каерып тотып, утыргычка беркетеп куйды...
- Я спрашиваю - где твой пояс?! - десантник егет тагын кызның түшенә ябышты.
Шулвакыт күлмәкнең өске сәдәфләре як-якка чәчрәп очты, алар артыннан ук, укмашып-бөтерелеп, ак изү якасы, аннары якты дөньяда күзләрне камаштырырлык дәрәҗәдә яшьлеккә тулышкан күкрәкләр пәйда булды... Моңа кадәр ир-ат күзе күрмәгән зифа тән бермәл нишләргә белмичә кыенсынып торгандай итте, бераздан, сулыш ритмында, күтәрелеп-төшеп дулкынланырга кереште... Шуннан соң гына бу ике сафтин-саф сихри йомгак арасына каяндыр көмеш тәре шуып төште...
Нәрсә-нәрсә, егетләр бу кадәресен үк көтмәгәннәр иде. Озын күлмәк киеп, яулык уранган «шахидка» кызны күреп ярсынган егетләр өере кинәт басылып калды, ике яктагы ике егет, кыздан аерылып, үз урыннарына барып утырды. Корбанының изүеннән бөтереп тоткан тельняшкалы егет тә бармакларын бушатты, аннары, утка пешкәндәй, ялт кына кулларын тартып алды, шуннан соң гына йөрәк төпкеленнән чыккан иңрәүле аваз белән ыңгырашып куйды:
- Как так? Ты - не мусульманка?
Кыз җавап бирмәде, сөттәй ак, зифа куллары белән күкрәкләрен күлмәк изүе белән каплап куйды да, өч мәртәбә чукынып, үзалдына «тәүбә» пышылдады: «Прости, Господи! Прости, Господи! Прости, Господи!» Аннары мөлдерәмә күзләрен калтыранып-дерелдәп торган тезләреннән алып, ярымачык тәрәзәгә юнәлтте, әле генә аның белән булган күңелсез хәлләрдән арынырга теләпме, карашларын юл читендәге көзге урманга - офыккача җилфердәп торган алтын тасмага күчерде.
- Как так? - Тельняшка кигән десантник егет, әле бер ягына, әле икенче ягына боргаланып, нишләргә белмичә утырган дусларын җилтерәтә башлады. - Она ведь в платке, вся в тряпках... А?! Наши так не ходят! Наши бабы как? Сиски - в наружу, платье - до бедра!
- Не совсем так, сынок...
- Кто это? - Егетләр, дәррәү кузгалып, баягы карт барып төшкән утыргыч ягына борылып карадылар. - Ты что ли?
- Не совсем так... - Карт егылып яткан җиреннән торып утырды, җимерелгән йөз-битен кулъяулыгы белән сөрткәләде. Үзе егетләргә карамыйча гына сөйләнүендә булды. - Ваши женщины тоже ходили в платках. Спросите у своих бабушек... Вы когда-нибудь были в храме? Были-были... Вспомните, пускают туда женщин без платка?
- Вообще-то он прав... Как танк - прав...- Хәрби сүзләр кушып сөйләшүче егет картның сүзләрен җөпләп куйды. - В детстве сам с матерью ходил, она в церковь всегда платок брала.
Картның сүзе бетмәгән икән әле:
- «Шахидка», имеш... Эчегезгә шайтан кергән сезнең, шул шайтан иманыгызны кимергән...
- Что он бормочет? Может, его еще раз отлупить?
- С меня хватит! Җитте! Мин - пас... - Шулвакыт татар егете акылына килде. Ул хәтта туган телен исенә төшерде... - Җә, бабай, сиңа да җитте... Аңладык бит инде... Ныграк төшерелгән...
- Значит, мы ошиблись... - Икенче егет тә, тәмам айнып, тельняшка кигән дустына эндәште. - Осечка, братан... Отбой... Придется извиняться...
- За что?
- За то, что ты оскорбил эту девушку. За то, что мы обидели ее...
- Нет, мы обидели не ее, мы обидели Бога... Всех богов и аллахов!.. - Татар егете, күлмәк изүен ачып, чылбырга тагылган алтын айны учына алды. - Своего я тоже обидел...
- Ну, ребята, вы уж совсем!.. Это не в какие рамки! - Тельняшка кигән егет әле һаман сер бирергә теләми иде.
Ләкин егетләр аны изүләп алган иде инде. Тельняшка да ярдәм итмәде. Иптәшләренең усал йөзен күреп, десантник егет шым булды, башын иеп, утыргычка чүкте.
- Ладно-ладно... А как?
- Как-как... Как сможешь, так и извинись.
Тельняшкалы егет бермәл тын калып торды, аннары кызның каршына килеп, уң як тезенә чүкте.
- Сеструха, извини меня - дурака... Ошибся я... Никогда на коленях не стоял. Только перед знаменем части... Когда клятву давал... Вот тебе тоже даю клятву: больше так не буду. Клянусь всеми святыми... Если нарушу... землю жрать буду... Кровью харкать буду... Прости, пожалуйста... А?
Кыз, карашларын тәрәзәдән алып, җанына үтеп керердәй булып егеткә карады. Әмма дәшмәде... Күзләре әйтеп тора - икеләнә иде ул, егетнең ихласлыгына, антның чынлыгына ышанып җитми иде...
- Сеструха, тогда у меня имеется другая просьба. За меня попроси прощения у нашего Бога, а? Если можешь - проси и у Аллаха... Я его также обидел, наверное... Ты же с ними общаешься... Попроси за меня... Договорились?
- Ну прости его...
- Прости нас...
- Молись за нас...
- Очень просим... - Теге ике егет тә кызны ялынып-ялварып үгетли башладылар. Үгетләп кенә калмадылар, кыз каршына тез чүгеп, түбәнчелек белән башларын иделәр...
Кызга тагын җан керде. Менә ул нәзек, зифа кулларын күтәреп, бармакларын бөрештереп тотты да егетләр каршында һавага чукындыру хәрәкәтләре сызарга кереште... Үзе бертуктаусыз дога сүзләре пышылдады...
Егетләр шундук төшенеп алдылар: кыз аларны кичергән. Ул хәтта аларның ямьсез кыланмышларын кичерсен өчен, Аллаһы Тәгаләгә дә мөрәҗәгать итеп өлгергән, Аңа илаһи догалар белән ялварган...
Ул арада диктор киләсе станцияне игълан итте. Егетләр чыгарга җыена башладылар. Менә алар дәррәү кузгалып үрә бастылар, кызның каршына ук килеп, тагын баш иделәр.
- Прощай, сеструха...
- Без обид, ладно?
- Если кто обидит, зови нас...
- Мы - из механического завода... Который в Дербышках...
- Я - Коля...
- Паша...
- Илдар...
- Еще раз - прости...
- Молись за нас...
- За всех молись...
Ул арада егетләрнең түшенә алтын ай такканы күрше утыргычта ыңгырашып яткан картның кулына бер меңлек тоттырды, аннары иелеп, колагына илаһи күк, иманлы дөнья әйтеп торган сүзләрне пышылдады: «Дога кыл... Минем өчен дә Алла бабайга дога кыл... Парашют ачылмагач, бер ярдәм иткән иде инде, бу юлы да ташламасын... Әйт...»
...Ишек катында егетләр ашыгып кереп килүче ике мөселман кызы белән йөзгә-йөз очраштылар. Аларның мөселман кызлары булуын яулыкларын чәнчеп куйган ай каптыргычлар күрсәтеп тора. Егетләр бу хакта белмиләр, ләкин бу инде алар өчен мөһим түгел иде. Чөнки берничә мизгел элек кенә аларга нидер булды, бөтен дөньяга нидер булды. Бу гөнаһлы һәм гыйбрәтле яшәештә бераз гына булса да яктылык, матурлык, изгелек артты... Шуңа күрә дә мөселман кызлары белән йөзгә-йөз очрашкан тельняшкалы егет, аларны күргәч, тамчы да сискәнмәде, кыенсынмады. Бары тик бер читкәрәк тайпылды да:
Проходите, ради Бога! - дип, түбәнчелек белән юл бирде...

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading