16+

Дөньяны таң калдырган

Бөтен дөньяга танылган рәссам Элисон Лаппер Бөекбританиядә яши. Ул тумыштан гарип: куллары юк һәм аяклары да юк диярлек. Бу элеккеге вакытларда табибларның авырлы хатыннарга токсикоздан биргән дару аркасында шулай килеп чыга. Даруның кире тәэсире хакында бик соң беләләр.

Элисонның әнисе аннан бала тудыру йортында ук баш тарта. Кыз приютта тәрбияләнә. Балигы булгач, аның алдында ике юл була: йә приютта калып, гомерен шунда үткәрергә, яки аннан китеп, үзе генә яшәп карарга. Ул икенчесен сайлый. Лондонда бер бүлмә табып, шунда яши башлый.
Өч яшьтә үк рәсем ясый башлаган кызны тиз күреп алалар һәм сәнгать көллиятенә кабул итәләр. Аннан ул университет тәмамлый һәм танылган рәссам булып китә. Кияүгә чыга, әмма аның бу адымы уңышсыз була. Ә берничә елдан соң Элисон бер малай таба. Улына бүген 12 яшь. Малай үзенең бәйсез, талантлы әнисен бик ярата. Элисонның язмышы сынчы Марк Куинны таң калдыра һәм ул аның сынын ясый. Әлеге сын Лондон мәйданнарының берсендә урын ала. Элисон тормышта булган һәрнәрсәгә сөенеп яши.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading