16+

Ефәк чәчәккә әйләнә

Батик - бизәү сәнгатенең тукымаларны бизәүгә нигезләнгән бер төре, индонезия теленнән ул балавыз тамчысы дип тәрҗемә ителә. Рәсем ясаганда балавыз нигә кирәк икән соң? Балавыз эзе тукымага салынган бер буяуны икенчесенә катнашып китүдән саклый.

Ефәк чәчәккә әйләнә

Батик - бизәү сәнгатенең тукымаларны бизәүгә нигезләнгән бер төре, индонезия теленнән ул балавыз тамчысы дип тәрҗемә ителә. Рәсем ясаганда балавыз нигә кирәк икән соң? Балавыз эзе тукымага салынган бер буяуны икенчесенә катнашып китүдән саклый.

Кайбер вакытта балавыз булачак бизәк урынына сырлап, матурлап салына, аннан соң тукыма буяуга маныла. Балавыз салынган урын буялмыйча, бизәк булып аерылып торып кала. Балавыз урынына җилем дә кулланыр­га мөмкин. Бизисе тукыманы тозлы суда тотып алу яисә буяуларга тозлы катнашма кушу шулай ук буяуларның агып, бер-берсенә кушылуыннан саклый. Ничек башкарылуына карап, батик рәсем сәнгатенең берничә төре бар. Рәсемнәр ефәккә, киҗе-мамыкка, йонга, синтетик тукымаларга төшерелә.

Рәссам Дилә Барышева батик белән Казан сәнгать училищесында укыганда ук кызыксынып китә. Ул вакытта бу техниканы өйрәтүчеләр дә, махсус буяулар да булмый әле.

- Бер журналда батик техникасы турында укыгач, миндә кызыксыну туды. Минемчә, дөньяның матурлыгы чәчәкләрдә чагыла. Гомумән, тормышның мәгънәсен төрле әйберләр аша сизәргә мөмкин. Ләкин чәчәкләр аша без аларны яхшырак күрә алабыз. Шуңа күрә дә эшләремдә еш кына чәчәкләр рәсеме урын ала. Беренче эшләремне, пакетларга тутырылып, көнкүреш өчен чыгарыла торган анилин буяуларның зәңгәр, кызыл-сары, көрән төсләре белән генә башкардым, - ди Дилә ханым. - Тора‑бара палитрам киңәя төште. Хәзер исә буяуларның ниндие генә юк - алманныкы, французныкы, җаның кайсын тели, шунысын алырга була.

Дилә Барышева ефәкне бизәгәндә күбрәк чәчәкләр рәсеме төшерергә ярата. Аның рәсемнәре үтә нечкә, нәфис, хыялый, серле, хисле булып чыга. Дилә ханымның шәхси күргәзмәләре Казан, Чаллы, Яшел Үзәндә, Германиянең Лосхайм шәһәрендә оештырыла. Әмма рәссам батик сәнгате буенча белем-күнекмәләрне яшьләргә өйрәтүне кирәк санап, бүгенге көндә Яшел Үзән сәнгать галереясе белән бер бинада урнашкан сәнгать мәктәбендә һәм Казан сәнгать училищесының Яшел Үзән филиалында укыта. Әйтергә кирәк, Дилә ханымның әтисе, танылган рәссам Рәшит Галиуллин 40 ел буе әлеге сәнгать мәктәбенең директоры булган.

- Рәсем сәнгатенә дә әтием мәхәббәт тәрбияләде, - дип сөйли Дилә Барышева. - Батик техникасы көтелмәгәнлеге белән таң калдыра. Кәгазьгә салынган буяу ягымын үзгәртүе кыен, димәк, син аны бик уйлап ягарга тиешсең. Батик сәнгатендә исә хәлләр башкачарак. Анда буяу ягымының тукыма өстендә ничек җәелеп китәчәген алдан белеп булмый. Батик берникадәр акварель техникасын хәтерләтә. Анда ниндидер бер илаһи сер бар кебек. Шул балаларны да үзенә җәлеп итә. Шуңа күрә миңа балалар белән эшләүнең бер авырлыгы да юк. Төркемдә кызлар күп булса, өйрәтүе бигрәк тә җиңел, чөнки кыз-кыркын чүпрәк-чапрак белән эш итәргә аеруча ярата. Иң авыры - техника өйрәтү түгел, зәвык тәрбияләү һәм композицияне тоярга өйрәтү.

Билгеле, ефәкне би­зәкләү кыйммәткә төшә. Чын ефәкнең бәясе арзан түгел. Шуңа күрә сәнгать үсеше, сәнгатькярләр өчен шактый авыр заманда сайлаган һөнәренә тугры калган рәссам Дилә Барышеваның иҗат осталыгыннан да бигрәк сәнгатькә бирелгәнлеге соклануга һәм мактауга лаек.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading