16+

ЕГЕРМЕ ҖИДЕНЧЕ ЕЛГЫЛАР

Алар өчәү. Әйе, өчесе дә егерме җиденче елда туган. Өчесе дә - бүгенге көндә олпат әдип. Өчесе дә - Г.Тукай исемендәге премия лауреатлары. Өчесе дә пачти бер яктан: Берсе - Баулы районындагы Исергәп авылыннан, икенчесе - шул ук Баулы районы белән чиктәш булган Габдрахманнан (Оренбург өлкәсенең Абдуллин районы), өченчесе -...

ЕГЕРМЕ ҖИДЕНЧЕ ЕЛГЫЛАР

Алар өчәү. Әйе, өчесе дә егерме җиденче елда туган. Өчесе дә - бүгенге көндә олпат әдип. Өчесе дә - Г.Тукай исемендәге премия лауреатлары. Өчесе дә пачти бер яктан: Берсе - Баулы районындагы Исергәп авылыннан, икенчесе - шул ук Баулы районы белән чиктәш булган Габдрахманнан (Оренбург өлкәсенең Абдуллин районы), өченчесе -...

Алар өчәү. Әйе, өчесе дә егерме җиденче елда туган. Өчесе дә - бүгенге көндә олпат әдип. Өчесе дә - Г.Тукай исемендәге премия лауреатлары. Өчесе дә пачти бер яктан: Берсе - Баулы районындагы Исергәп авылыннан, икенчесе - шул ук Баулы районы белән чиктәш булган Габдрахманнан (Оренбург өлкәсенең Абдуллин районы), өченчесе - Башкортстандагы Илеш районының Әшмән авылыннан.
Миргазиян Юныс. Мөсәгыйт Хәбибуллин. Әхсән Баян.
Егерме җиденче елгылар... Нык буын... Үтә үзенчәлекле өч шәхес...
Миргазиян Юныс. Очучы. Диңгезче. Сынчы. Әдип. Үзенчәлекле каләм әһеле. Туры сүзле шәхес. Бөек Ватан сугышы елларының бөтен авырлыгын үз җилкәсе белән күтәрешкән кеше. Сугыш башланган көннең икенче көнендә, 1941 елның 23 июнендә, ундүрт яшьлек Миргазиянның һәм аның бертуган энесе Вахитның (соңыннан ул да күренекле язучы-публицист булып танылу алачак, 1930-2006) әтиләре - Гражданнар сугышы ветераны Мөхәммәтзакир ага гүр иясе була. Шул елда авыл мәктәбенең алтынчы сыйныфын тәмамлаган Миргазиян, укуын ташларга мәҗбүр булып, колхоз эшенә җигелә. 1944 елның августында гаскәри хезмәткә алынып, хәрби авиация мәктәбенә укырга җибәрелә һәм бераздан укчы-радист вазифасында бомбардировщиклар эскадрильясында хезмәт итә... 1964 елда «Казан утлары» журналында Миргазиян Юнысның Италиядәге Генуа шәһәрендә туган илен сагынып яшәүче бер татар карчыгының кызганыч язмышы тасвирланган беренче хикәясе басыла. «Безнең өй өянке астында иде...» дип аталган ул үтә тәэссоратлы әсәрне мин башкаларга да, һич кичекмәстән, ашыкмыйча, игътибар белән укып чыгарга киңәш итәр идем. Әмирхан ага Еники әйткәнчә, «әдәбиятыбызның моңарчы берәү кулы да тимәгән яңа чирәмен ачкан» Миргазиян абый минем балачак дөньяма «Занзибар зәңгәр болытлар артында» (1970) дигән романтик әсәре белән килеп керде. Үз вакытында мин әдипнең «Тозлы җил», «Теләп алган давыл», «Шәмдәлләрдә генә утлар яна» (икенче исеме - «Биектә калу»), «Табу һәм югалту» кебек тирән эчтәлекле әсәрләрен дә бик мавыгып, йотлыгып укыган идем. «Шәмдәлләрдә генә утлар яна...» повестена аерым игътибарын юнәлтеп, Мөхәммәт Мәһдиев 1980 елда болай дип язуы белән мең мәртәбә хаклы: «Бу әсәр - сугышта яшьли үлеп калган егетләргә, сугыш авырлыгын соклангыч сабырлык белән кичереп, дөньядан киткән безнең аналарыбызга гүзәл һәйкәл булырлык. Минем соңгы егерме биш ел эчендә бер генә татар язучысының да әсәреннән болай тәэсирләнгәнем һәм эчтән елаганым юк иде. Бу әсәр - Ә.Еникинең «Әйтелмәгән васыять»еннән соң психологик прозаның яңа баскычы, күтәрелеше...» Мин хәзер дә Миргазиян абыйның китапларын кулыма еш алам. Саллы әсәрләр язган затлы язучыларны гына шулай кайта-кайта укып була. «Миргазиян абый - бүгенгебезнең генә түгел, киләсе дәвер әдибе дә», - дисәм, минем тарафтан һич арттыру булмас. Шундый аксакалларыбызга ихтирамлы һәм игътибарлы булыйк...
Мөсәгыйт Хәбибуллин. Без аны, әлбәттә, беренче чиратта, бихисап тарихи романнар, мәсәлән, «Кубрат хан», «Илчегә үлем юк», «Сөембикә ханбикә һәм Иван Грозный», шулай ук «Унсигезенче яз», «Тау белән тау очрашмаса да...» (1970), «Чоңгыллар» (1973), «Сулар үргә акса да» (1982) кебек гаять тормышчан язылган, актуальлеге ягыннан бүген дә әһәмиятен югалтмаган күркәм әсәрләр авторы буларак беләбез. Язучы булып танылу алганга тиклем кем генә булмый да нинди генә хезмәтләр башкармый ул: сугыш елларында һәркөн колхоз эшендә катнашып, җир сөрә, ашлык суктыра, төрле машиналарда эшли, аннары Магнитогорск шәһәрендәге металлургия комбинатында токарь, Башкортстанның Октябрьск каласында бораулау эшләре буенча мастер, туган авылында инженер-механик, Баулыда шофер, автомеханик, редакция хезмәткәре, Таҗикстанда тарих укытучысы... Атаклы тарихчы Лев Гумилев белән якыннан таныш булуы әдипкә, аның иҗат эшчәнлегенә зур йогынты ясый. Ул моны үзе дә таный, тарихи әсәрләр язуга зур этәргеч биргәне өчен галимгә чиксез рәхмәтләрен укый. Мөсәгыйт абый белән безгә берара (1986-1988 елларда) бергә эшләп алырга туры килгән иде. Шул вакытта ук мин аның оста язучы булу өстенә, менә дигән дус-иптәш, каләмдәшләренә игътибарлы, ярдәмчел булуын күргән, үз мисалымда, моны күп мәртәбә тойган-татыган идем...
Әхсән Баян. Әлеге мәшһүр яшьтәшләреннән ул шагыйрьлеге һәм драматик әсәрләр язуы белән аерылып тора. Белүемчә, Әхсән абыйның нәсел шәҗәрәсе борынгы татар морзалары һәм дин әһелләре токымына барып тоташа. Язучы булудан тыш, үз гомерендә байтак һөнәр үзләштергән шәхес ул: мәдәният йортында сәнгать җитәкчесе, укытучы, журналист, бүлек мөдире, җаваплы сәркатип, баш мөхәррир урынбасары... Әдипнең шигъри осталыгына бәя биреп, замандашы, каләмдәше Рәдиф Гаташ болай дип язган иде: «Әхсән Баян - һичкемгә охшамаган даулы лирик герое булган, үзенчәлекле, каршылыклы төрле фикерләр кузгата торган, бай күңел дөньясы тудырган безнең чор шагыйре.... Шигъри дөньясында аның үз буыны холкы да, шулай ук дөнья шигъриятен тирәнтен үзләштерү дә бар...» «Яшьлегемне эзлим» (1966) - Әхсән абыйны халыкка таныткан әсәрләрнең тәүгесе. Бүген инде чагыштырмача өлкән буын саналган мөхтәрәм әдәбият сөючеләребез аның заманында бер-бер артлы дөнья күргән «Ут һәм су» (1971), «Тау ягы повесте» (1972), «Зәңгәр кыңгыраулар» (1972), «Төлке тоту кыен түгел» (1975), «Тавыш - табигать бүләге» (1977), «Аязучан болытлы һава» (1978), «Таш китап» (1981), «Урланган ай» (1991) әсәрләрен кулдан төшермичә укыды. Зәйнәп Фәрхетдинова башкаруындагы «Зәңгәр кыңгыраулар» җырын кайсыларыбыз гына хәтерләми икән?! 2008 елның декабрендә Зур концерт залында аның юбилей кичәсе узды. Ул тантаналы бәйрәм тамашасының сценариен миңа язу насыйп булган иде. Кичә тәмамлангач, гөр килеп, юбиляр белән фотосурәткә төшкән идек - ул күренеш әле дә күз алдымда тора...
...Шушы язмама нокта куярга җыенганда гына кайгылы хәбәр ишеттем: Әхсән ага Баян вафат булган икән. Сигезенче май көнне. Якташы, райондашы Роберт Миңнуллиннан кала, бүтән каләм әһелләренә бу авыр хәбәрне ирештереп тормаска булган әдипнең якыннары... Нигәдер...
Әхсән аганың җәсәден үзеннән байтак ел элгәре вафат булган хатыны Дания ханымның туган ягында - Кама Тамагы районының Җәмәки авылы (белүемчә, бу авыл хәзер үзе дә юк икән инде) зиратында җирләгәннәр... Иннә лилләәһи вә иннәә иләйһи рааҗигун.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading