16+

"Ел китабы" бәйгесендә җиңүче авторлар арасында "Шәһри Казан" хезмәткәре дә бар!

Татарстан Республикасының Милли китапханәсе Мәдәният министрлыгы, Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы белән берлектә үткәрелгән «Ел китабы – 2018» конкурсына йомгак ясады.

"Ел китабы" бәйгесендә җиңүче авторлар арасында "Шәһри Казан" хезмәткәре дә бар!

Татарстан Республикасының Милли китапханәсе Мәдәният министрлыгы, Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы белән берлектә үткәрелгән «Ел китабы – 2018» конкурсына йомгак ясады.

Татарстан Республикасының Милли китапханәсе Мәдәният министрлыгы, Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы белән берлектә үткәрелгән «Ел китабы – 2018» конкурсына йомгак ясады.

Конкурста 323 китап катнашты, шуларның 57-се – чәчмә әсәрләр (проза), 52-се – тезмә әсәрләр (шигърият), 29-ы – балалар әдәбияты, 45-е – рус телендә чыккан матур әдәбият, 84-е – татар телендәге публицистика һәм фәнни-популяр әдәбият, 56-сы – рус телендәге публицистика һәм фәнни-популяр әдәбият китаплары.

Татарстан нәшриятларында 2018 елда дөнья күргән, 2019 ел дәвамында иң күп укылган китапларны билгеләүдә республикабызның мең ярым китапханәсе катнашты.

Җиңүче китаплар билгеле. Менә алар:

«Чәчмә әсәрләр» номинациясендә:

1 урын Рабит Батулланың «Әсәрләр. 10 томда. 7 нче, 8 нче томнар»;

2 урын Айгөл Әхмәтгалиеваның «Ак читек»;

3 урын Гөлсинә Галимуллинаның «Тау җылысы» китапларына бирелде.

Хәбир Ибраһимның «Бәхетсез җаннар», Данил Салиховның «Чукрак» китаплары Кызыксындыру бүләгенә лаек булды.

«Тезмә әсәрләр» номинациясендә:

1 урынны Марсель Галиевнең «Су каргышы»;

2 урынны Лилия Гыйбадуллинаның «Кайту»;

3 урынны Илсөяр Иксанованың «Гомер сурәте» китаплары алды.

Роберт Әхмәтҗановның «Гомер биштәре», Эльмира Шәрифуллинаның «Каюм коесы», Рәмис Аймәтнең «Син минем җанымның яртысы» китаплары Кызыксындыру бүләгенә лаек булды.

«Балалар әдәбияты» номинациясендә:

1 урынга Гәрәй Рәхимнең «Иске самавыр торбасы»;

2 урынга Йолдызның «Китаплы кич»;

3 урынга Йолдыз Миңнуллинаның «Ай кызы Зөһрә» китаплары чыкты.

Роберт Сәлахиевнең «Мин болай тырыш малай», Фирүзә Җамалетдинованың «Тешле карандаш» китаплары Кызыксындыру бүләгенә лаек булды.

«Рус телендә чыккан матур әдәбият» номинациясендә:

1 урын Зифа Кадыйрованың «Где дорога к счастью?»;

2 урын Борис Вайнерның «Негде яблоку упасть!»;

3 урын Госман Гомәрнең «Шахмиран» китапларына бирелде.

Мөхәммәт Мирзаның «Звёздное поле=Йолдызлы басу», Нурихан Фәттахның «Итиль-река течёт» китаплары Кызыксындыру бүләгенә лаек булды.

«Татар телендәге публицистика һәм фәнни-популяр әдәбият» номинациясендә:

1 урынга Рәдиф Гаташның «Сайланма әсәрләр. 5 томда. 4 нче, 5 нче томнар»;

2урынга Хатыйп Миңнегуловның «Әдәбиятны өйрәнү юлында»;

3 урынга Саимә Ибраһимованың «Сокланам, шаклар катам!» китаплары чыкты.

Риман Гыйлемхановның «Әйтеп кенә бактым», Шаһинур Мостафинның «Батырлык кайтавазы» китаплары Кызыксындыру бүләгенә лаек булды.

«Рус телендәге публицистика һәм фәнни-популяр әдәбият» номинациясендә:

1 урынны Разил Вәлиевнең «Годы тревог и надежд»;

2 урынны Юлай Шамильоглуның «Шигабутдин Марджани»;

3 урынны Фәүзия Бәйрәмованың «Татарская мать Чингиза Айтматова» китаплары алды.

Николай Сорокинның «Свети, мой Млечный путь», Светлана Суслованың «Татарский костюм» китаплары Кызыксындыру бүләгенә лаек булдылар.

Күпсанлы китап укучылар исеменнән җиңүчеләрне котлыйбыз һәм иҗатларында, фәнни эшләрендә уңышлар телибез, диелә Татарстан Милли китапханә сайтында.

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading