16+

Эльбрус Джанмирзоев: "Казанга күченү хыялы да юк түгел иде..."

27 октябрь көнне "Пирамида"да “Казанда Шәрык базары” Халыкара төрки эстрада фестиваленең гала-концерты узачак. Аның максаты – Россия халыклары арасында дуслыкны ныгытуга, милләтара хезмәттәшлекне үстерүгә, Россиянең халыкара абруен күтәрүгә ярдәм итү.

Эльбрус Джанмирзоев: "Казанга күченү хыялы да юк түгел иде..."

27 октябрь көнне "Пирамида"да “Казанда Шәрык базары” Халыкара төрки эстрада фестиваленең гала-концерты узачак. Аның максаты – Россия халыклары арасында дуслыкны ныгытуга, милләтара хезмәттәшлекне үстерүгә, Россиянең халыкара абруен күтәрүгә ярдәм итү.

Фестивальдә Россиянең 20 төбәгеннән килгән башкаручылар чыгыш ясаячак. Моннан тыш, Төркия, Мисыр, Үзбәкстан, Казахстан, Кыргызстан, Кытай, Гарәп Әмирлекләре, Әзербайҗан, Молдавия, Төркмәнстан илләреннән дә башкаручылар булачак. Фестивальнең махсус кунаклары – Зәйнәб Фәрхетдинова, Айдар Галимов, “Ялла” төркеме һәм Эльбрус Джанмирзоев.

Бу уңайдан Эльбрус Джанмирзоев фестивальне оештыручы Ваһапов фондында кунакта булды. Әлеге очрашуда журналистлардан бары тик "Шәһри Казан" редакциясе хезмәткәре генә бар иде. "Бродяга" җыры белән танылган Эльбрусны Татарстанда "Пошел налево" җыры аша да беләләр. Бу җырны ул Элвин Грей белән башкара.

"Яшьләрнең кайсы артистларны яратып тыңлавын махсус өйрәндек, күзәттек. Эльбрус иң еш тыңланучы артистлар исемлегендә булып чыкты. Шуңа күрә фестивальгә аны чакырдык", - ди Рифат Әхмәтов фестивальгә ни өчен нәкъ менә Эльбрус Джанмирзоевны чакыруы турында.

"Рифат Әхмәтовичның чакыруы минем өчен көтелмәгән булды. Шундый зур һәм мөһим чарада катнашачагыма сөендем. Татар эстрадасында Элвин Грей белән генә якыннан аралаша идем, моннан соң башка җырчылар белән дә танышырмын дип өметләнәм", - ди ул.

Эльбрустан татар телендә берәр җыр башкарырга теләге бармы-юкмы икәнен сорадык. "Татар телендә җырласам, Элвин Грей репертуарындагы җырны сайлаячакмын. Мәсәлән, "Без бергә" җырын. Матур җыр бит? Гомумән, татар телен яратам, ярыйсы гына аңлыйм", - ди ул.

Эльбрус Джанмирзоевның тамырлары Әзербайҗанга, Дагыстанга барып тоташа. Самара өлкәсендә үскән, аннары Краснодар өлкәсендә яшәгән. Хәзер Мәскәүдә яшәп иҗат итә. "Казанга күченү хыялы да юк түгел иде, ләкин диңгез үзенә тартты, Краснодар якларына киттем. Әмма биш ел эчендә диңгездә ике тапкыр гына булганмындыр", - дип көлә Эльбрус.

Шулай да Татарстанны, Казанны якын итүен әйтте ул. "Казанда бик күп дусларым яши. Алар аша татар халкының бик кунакчыл һәм җыр-моңга гашыйк булуын аңладым. Чәк-чәк, өчпочмак турында элек белми идем. Казанга башта кунакка гына килгән булсам, 2013 елдан бирле монда концертлар белән киләм. Казанлылар мине җылы кабул итә, кунакка килгән кебек тә түгел", - ди ул.

Эльбрусның татар телен, мәдәниятен, сәнгатен яратуының тагын бер сәбәбе - җырчының беренче мәхәббәте татар кызы булган. "Татарстан кызлары бик чибәр. Мин генә түгел, башкалар да шулай уйлыйдыр", - дип елмайды ул.

Ул барлык җырларының да тормыштан алып язылуын әйтте. "Хәтта "Пошел налево" җыры да болай гына язылмады. Шаян рухтагы җыр булса да, анда хаклык бар. Өйдә сине яраткан, кадерле кешең көтә дигән мәгънә салынган анда", - диде җырчы.

Эльбрус Джанмирзоев тормыштагы төп кагыйдәләре белән дә уртаклашты: "Һәрчак үзең булып калу. Эстрадада зур үрләргә ирешсәң дә, гади булу. "Йолдыз" чиреннән башын югалткан, әллә кем булган җырчыларны беләм. Олыларны хөрмәт итү. Яхшы кешеләр белән аралашу. Эчмәү, тартмау, начар юлда йөрмәү. Алдамаска. Киләчәк буынга үрнәк булырга".

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading