Минзәлә Татар дәүләт драма театрында 21 ел хезмәт куйган Татарстанның атказанган артисты Эльмира Гәрәеваның сәхнәдә уйнавы тамашачыны битараф калдырмый.
Драмада булсынмы, комедиядәме, үзенең җан җылысын биреп уйнаганга яраталар, үз итәләр аны. Казанда узган гастрольләрендә дә тамашачы аны яратып калды. Бүген аның белән укучыларыбызны якыннанрак таныштырабыз.
- Эльмира, авыл баласы сәхнәгә беренче адымнарын мәктәп елларында ясый. Синең сәхнә юлын гомерлеккә сайлау теләге кайчан туды?
- Мин мәктәптән соң, Алабуга пединститутының инглиз-татар телләре бүлегенә укырга керергә барганда, дусларым мәдәни- агарту училищесына килде. Алар мине кызыктырып җибәрде. «Анда биш ел укып йөргәнче», дип уйладым да үзем дә шунда - режиссерлар әзерли торган бүлеккә укырга кердем. Аны тәмамлауга, Минзәлә театрына эшкә кайттым. Анда кайтуыма танылган артистыбыз Венера Нигъмәтуллина белән Лиза Әхмәтгалиева этәргеч ясады.
- Ничегрәк кабул иттеләр үзеңне? Рольсез моңаеп йөргән чакларың булмадымы соң?
- Ул чакта иске бина булса да, театрдагы коллектив ошады. Кайтуга, Хәбир Ибраһим әсәре буенча куелган «Кызыма килер йөз кеше» спектаклендә Сәрвиназ ролен бирделәр. Аннан соң Булат Сәлаховның «Яр»ында, Данил Салиховның «Өзелгән йөзем»ендә, Гаяз Исхакыйның «Сөннәтче бабай»ында һ.б. драматик рольләрдә дә, комедияләрдә дә уйнадым.
- Ринат Әюпов куйган «Сөннәтче бабай» сезнең театр тормышында зур вакыйга булды дисәк тә ярый. Синең андагы Гөлйөзем роле чын йөрәктән ярата торган матур җанлы хатын-кыз. Ә «Өзелгән йөзем»дәге Гөлйөземең язмышы тамашачыны уйландыра да, тетрәндерә дә.
- Әйе, «Сөннәтче бабай» белән без Төркиядә узган театр фестивалендә дә катнашып кайттык. Аны тамашачы яратып карый. Унөч ел инде ул спектаклебез сәхнәдән төшми уйнала. «Өзелгән йөзем»- дәге Гөлйөзем тәнкыйтьчеләр тарафыннан да югары бәяләнде.
- Син тудырган хатын-кыз образлары арасында авырулары да, үлеп киткәннәре дә бар. Үзең тормышта аларның тискәре тәэсирен тоймыйсыңмы?
- Чыннан да, мин бервакыт шул авыр язмышлы рольләрне уйнаганнан соң куркып, авырый башладым. Бераз сәхнәдән читләшеп тордым. Шул вакытта труппа мөдире вазифаларын башкардым. Шуннан соң кияүгә чыгып балалар үстерә башлагач, кабат сәхнәгә кайттым.
- Әле яшь булуыңа карамастан, режиссер «Түтиләр» спектаклендә әбиләр ролен дә биргән үзеңә. Образга керү кыен булмадымы?
- Башта әбиләрнең йөрешен, хәрәкәтләрен гәүдәләндерү бик куркытты. Анда ике әбинең сөйләмнәре дә бер-берсенә охшарга тиеш түгел. Мин анда зыялырак әбине уйнадым. Уйный-уйный тәҗрибә туплыйсың. Казан тамашачысы алдында уйнау барыбер безнең өчен зур сынау.
- Тамашачы синең бу сатирик комедиядә уйнавыңны яратып карады. Башкаларыннан нинди фикерләр ишетәсең?
- Әйе, интернетта да язып сөендерәләр. Тамашачы комедияләрне ярата бит ул. Үземә дә андый жанрда уйнау ошый.
- Үзең күптән хыялланган ролең уйналдымы әле? Ул нинди роль булыр икән?
- Юк әле, андый ролем уйналмады. Минем ни өчендер электән үк, кайберәүләр кебек, Галиябану, Мәйсәрәләрне уйныйсым килмәде. Урта буынга туры килә торган хатын-кыз язмышын гәүдәләндерергә тиеш ул образ. Әлбәттә инде, ахыры яхшы тәмамлансын иде аның.
- Артист халкы театрдан тыш та төрле чараларда катнаша. Син дә читтә калмыйсың, дип беләбез.
- Мин чит өлкәләрдә уза торган федераль Сабан туйларында алып баручы буларак катнашам. Театрыбызда уза торган сезон ачылу тантаналарына, төрле бәйрәм кичәләренә, Яңа ел тамашаларына сценарийлар язам. Аның өчен фантазияне эшкә җигәргә туры килә.
- Башкаладан читтәге театрда эшләүнең кыенлыгын сизәсеңме?
- Безнең буынга башка театрларның артистлары белән аралашу җитми. Бер-беребезне белеп бетермибез. Башка театрларның спектакльләрен күреп булмый. Моннан бер ел элек Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтында укый башлагач кына Камал һәм Тинчурин театрларына йөри башладым.
- Син әле укуда, әле гастрольләрдә йөрисең. Ирең көнләшмиме?
- Юк, ул балаларны карарга ярдәм итә. Әни бик булыша. Гаиләдә аңлашылмаучанлык булганда, театрда эшләп булмый ул.
- Юлга чыкканда ырымнарга, юрауларга ышанасыңмы?
- Юк, мин андый нәрсәләргә ышана алмыйм.
- Театрда хезмәтегез ничек бәяләнә?
- Ул яктан, Аллага шөкер, җитәкчеләр күрә. Минем өчен узган ел куанычлы булды. Ел башында «Татарстанның атказанган артисты» исеме бирделәр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар