16+

Ерактагы якын йолдыз

«Хәзинә» милли сәнгать галереясында Бакый Урманченың даими экспозициясендә булган һәркем Россия­нең, Татарстанның халык артисты Лия Заһидуллина портреты янына җиткәч, иң якын танышын очраткандай туктап кала. Бер карасаң, чыннан да, шулай бит: төс-кыяфәте, үз-үзен тотышы, тотрыклы стиле, сөйләшү манерасы да үз, якын. Фикер сөрешендә, интонациясендә генә түгел, хәтта паузасында да ниндидер...

Ерактагы якын йолдыз

«Хәзинә» милли сәнгать галереясында Бакый Урманченың даими экспозициясендә булган һәркем Россия­нең, Татарстанның халык артисты Лия Заһидуллина портреты янына җиткәч, иң якын танышын очраткандай туктап кала. Бер карасаң, чыннан да, шулай бит: төс-кыяфәте, үз-үзен тотышы, тотрыклы стиле, сөйләшү манерасы да үз, якын. Фикер сөрешендә, интонациясендә генә түгел, хәтта паузасында да ниндидер...

Бибиәсма әби сабаклары
- Лия Михайловна, сезне энциклопедиядә Заһидуллина Лия (Елизавета) дип бирәләр. Лия сезнең икенче исемме, әллә тәхәллүсме?
- Юк. Әти ягыннан минем дәү әнинең исеме Елизавета булган. Әтинең туганнары - апасы, абыйсы, сеңелләре - барысы бер булып, беренче туган кызга Елизавета кушабыз дип сүз куешканнар. Ул кыз мин булганмын. Нигәдер мине мәктәптә гел Лия дип йөрттеләр. Исем шуннан калды. Дәү әни - әнинең әнисе өчен мин Ләлә идем. Ул русча бик яхшы сөйләшә иде. Минем татар телен белүем дә дәү әнидән. Әтигә дә бик рәхмәтлемен, чөнки ул дәү әнигә: «Бала ана телен белергә тиеш, без эшкә киткәч, аның белән бары татарча гына сөйләшегез. Ашарга-эчәргә русча сораса, бирмәгез», - дип әйтә иде. Ә дәү әнигә кияү сүзе - закон. Әти татар кешесе түгел иде. Русча сорасам, әби ишетмәмешкә салыша. Мәктәптә укыганда, минем янга дуслар бик еш килә иде. Якын-тирәдәге өч телевизорның берсе - бездә. Бөтенесе шуны карарга килә. Ишекне дәү әни ачса, бөтенесе белә: аның белән бары татарча сөйләшергә кирәк. «Исәнмесез, Лия өйдәме?» - дип сорарга тиешләр. Русча сораучы булса: «Школом пошел», - дип, ишекне яба. Ә теге кешенең, кабат төймәгә басып, татарча сорамый башка чарасы калмый. Шуннан соң гына дәү әни аңа матур итеп русча аңлатып бирә. Драмтүгәрәктәме мин, биюнекендәме... Әле хәзер дә сабакташлар белән очрашканда, дәү әни биргән «сабакларны» сагынып искә алабыз. Үз югарылыгыннан торып, тел өчен көрәшүе, үз сәясәтен башкаларга җиткерүе булган ул аның.


Бакый Урманче. Лия Заһидуллина портреты.

«Шулхәтле сагынам әнине»
- Лия Михайловна, сез «Ханым» циклында танылган хатын-кызлар турында бик күп тапшырулар эшләдегез. Әниегез Мәрьям Зәйдулловна - Бөек Ватан сугышы ветераны, кыр хирургы булган кеше. Аның турында үзе исән чакта тапшыру эшләргә өлгердегезме?
- Әни 92 яшендә бакыйлыкка китеп барды. Ул гел исемнән чык­мый. Шулхәтле сагынам әнине... Тапшыру эшләдем. «Память сердца» дип аталды ул. Әни 1942 елны институт тәмамлый. Иртән диплом тапшыралар, кичен поезд белән Сталинград янына алып китәләр. Әнинең миңа сөйләгән сугыш эпизодлары... Әти белән танышканнары... Медсанбаттагылар белән сугыштан соң очрашулары, сугышчан дуслары белән гомер буе хат алышулары - шуларның барысы хакында сөйләдем. Элек бит съемка атнасына бер генә була иде. Ул вакытта камера да юк. Шуңа күрә сәгатьләп бүләләр иде камераны. Ничектер шулай килеп чыкты, мин төшерәсе кеше каядыр китеп барган. Вакытны әрәм итәсе килми. Режиссер: «Әниең турында тапшыру эшләргә күптән җыенасың, әйдә киттек», - ди. «Мин әзер түгел», - дим. «Аның нәрсәсенә әзерләнәсең, барысы да башта бит», - дип, алып китте. Чыннан да, утырдым да сөйли дә башладым. Медицина хезмәте капитаны иде әни. Сталинградтан Берлинга кадәр скальпель белән алгы сызыктагылар артыннан бара. Көн дә үлем белән күзгә-күз очрашып тора. Бервакыт бер капитанга ясый операцияне. «Ясаганда аңладым, ул яши торган кеше түгел, башында олы җәрәхәт иде. Гомердә еламаганны, шундый итеп еладым. Шаккаттылар. Үзем дә аңламадым», - дип сөйли иде ул. Әти өч тапкыр яраланып, өчесендә дә пычак астына әнигә эләгә. Язмыш түгел диген. Сугыш беткәч, әти Берлинда әнине туганнары - абыйсы һәм апасының ире белән таныштырырга алып бара.

- Кызыгызның медицинаны сайлавында әниегезнең йогынтысы булдымы?
- Йогынтысы гына түгел, әни кош баласын саклагандай сагалап кына торды аны. Әни бик тыныч, интеллигент кеше иде. Беркайчан тавыш күтәреп сөйләшкәнен белмим. Мин театр училищесына укырга кергәч: «Моңарчы безнең гаиләдә шансоньеткалар юк иде», - дип, бик өзгәләнде. Бер дә кабул итмәде, чөнки ул мине дә табиб булыр дип өметләнеп йөрде.

- Аның каравы телевидениедә эшли башлагач, горурлангандыр?
- Зурдан кубып, менә минем кызым кем, дигән мактану безнең гаиләдә бөтенләй булмады. Әни бөтен нәрсәгә тыныч кына карый иде. Без өченче катта яшәдек, мәктәптә укыганда хәтерлим әле, әни гел озата чыга иде дә: «Скромный бул!» - дип, артымнан кычкырып кала иде. Шул сүз үзәгемә үтте. Көн дә шул: «Скромный бул!» Ишектән чыгуга атылып төшеп китә идем, ә әнинең сүзе мин чыгып киткәч тә подъездда эленеп тора әле бер мәл.


«Үзем буе итеп картоннан кисеп башкарылган бу эшне укучыларым бүләк итте. Минем беренче эфирга чыгуым. Күрдем дә шаккаттым.»

Матурлык сере
- Җәяү йөрисез дип беләм. Табиб буларак, әниегез дә җәяү йөрүегезне мактар иде кебек. Шул рәвешле сез машинада йөрүләрегезнең әҗерен кайтарасызмы?
- Үземне машинасыз күз алдына да китерә алмыйм. 37 ел руль артында. Мин машинага утырганда, без Казанда өч кенә хатын-кыз идек: берсе - таксист, икенчесе - композитор Нәҗиб Җиһановның хатыны Нина Ильинична «Волга»да һәм мин - алтынчы модель «Жигули»да. Җәяү йөрүгә килгәндә, бу инде матур гадәткә әйләнде -эштән соң, нинди һава торышы булуга карамастан, көн дә сәгать-сәгать ярымлап кызу адымнар белән җәяү йөрергә тырышам, әмма бик көн дә булып та бетми әле ул. Арымаган көннәрдә дистанцияне ике әйләнәм. Иртә белән йөрергә кирәк тә бит, иртән эләкми. 30 ел диктор булып эшләдем. Шул элеккеге гадәт буенча, кич буе утырам аннан.

- Машина, җәяү йөрү, сәяхәтләр... Мавыгулар шуның белән чикләнәме?
- Холкым буенча мин, гомумән, йорт җанлы кеше. Өем ямьле, уңайлы, иркен, якты булсын өчен барын да эшлим. Кая гына бармыйм: чит илгәме яки башка берәр җиргә булсын, өйгә берәр әйбер - панномы, ваза ишеме алып кайтырга тырышам. Кечкенә курчаклар җыям. Ираннан да, Шотландиядән дә, Испаниядән дә алып кайттым. Мин инде аларны санамыйм да. Барысы да бик кадерле. Менә бу негр кызы - Америкадан, болары - Казахстаннан, Төркиядән, Кытайдан, ә менә болары - Монакодан, Англия­дән, Швециядән... Барысы да үзем булган илләрдән алып кайткан милли курчаклар алар.

- Ниндидер стильгә өс­тенлек бирәсезме?
- Катнаш стиль. Кием бер үк вакытта заманча да булырга тиеш. Әмма мин бөтен нәрсәдә дә - классика тарафдары.

- Кунакларыгызны га­дәттә ни белән сыйлыйсыз?
- Хәзер өйдә җыелу бик юк бит инде. Шулай да, туган көндә киләләр. Кунак килсә, тавык әзерлим. Борщ пешерәм. Ул нәрсәсе белән аерыла: бервакытта да яшелчәләрне майда кыздырмыйм, свежий көе салам шулпага.

- Ә яшь булуның сере нәрсәдә?
- Моның серен җир йөзендә әле берәү дә ачып салмаган. Хәтта Клеопатра да. Минем уйлавымча, ул эчке халәттән килә. Үзеңнең дөрес яшәвеңә инанудан, гармониядән, үз-үзең белән килешеп яшәүдән. Үз намусың кануннарына тугрымы син? Бөтен нәрсә йөзгә чыга. Хәйләкәрләрнең һәрвакыт күзләре кысыла төшә. Ачык, яхшы күңеллеме, дуамалмы, ягымлымы, иплеме, холыксызмы - чыраена языла кешенең. Мин озак еллар дәвамында Россиядә эшләнә торган «Янтарь» кремыннан файдаланам. Битемне кайнар су белән юам.

Соңгы 17 елда иртә бе­лән көн дә 15 минут зарядка ясыйм. Аны айга бер генә калдырырга мөмкинмен. Ул - ярымйога тибындагы күнегүләр. Тартылу - үзеңне көн дәвамында яхшы хис итәр өчен. Бервакытта да, бу минем фигураны боза, мин моны ашамыйм, дигәнем юк. Башыма да килми андый сүз. Сакланып яши башласа, кеше авырый башлый.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading