16+

Фестиваль Италиядән Казанга күчә

Казан чираттагы чемпионатка әзерләнә. 5-10 август көннәрендә тамашачы Спорт киносы һәм телевидениесы халыкара фестиваленең финалы белән хозурлана алачак.

Фестиваль Италиядән Казанга күчә

Казан чираттагы чемпионатка әзерләнә. 5-10 август көннәрендә тамашачы Спорт киносы һәм телевидениесы халыкара фестиваленең финалы белән хозурлана алачак.

Бу көннәрдә Татарстан белән Спорт киносы һәм телевидениесенең халыкара федарациясе арасында килешү дә төзелде. Финалда дөньяның биш континентыннан 200 дән артык халыкара кино сәнгате әһеле - актерлар, режиссерлар, продюсерлар катнашачак дип көтелә.

Бу фестивальнең беренче "гастроле". Моңа кадәр финал даими рәвештә Милан (Италия) шәһәрендә генә үткәрелгән.

33нче фестиваль финалының Татарстан башкаласында үткәрелүе - зур дәрәҗә һәм җаваплылык. Конкурсның бездә узуына сәбәп булып Казанның халыкара форумнар үткәрүдәге бай тәҗрибәсе тора, - дип белдерде Татарстан яшьләр эшләре һәм спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов.
Чараның Казанга күчүенә 2009 елда "Россия - спорт державасы" форумы кысаларында Казанда Спорт киносы һәм телевидениесе халыкара фестиваленең Россия этабы уздырылуы да зур этәргеч булган.

Италиялыларның Казанга булган җылы мөнәсәбәтен Спорт киносы һәм телевидениесе халыкара федерациясе президенты Франко Аскани да ачык күрсәтте. Ул махсус кинофестиваль өчен татар телендә исәнләшергә өйрәнгән. Казанның Рубин командасының Италиядәге уенын да яхшы хәтерли ул.

Фестивальнең финалын уздыру өчен Казанны сайлап алуыбызның сәбәбе - шәһәрнең Россиянең спорт башкаласы булуында. Мәдәният спортның аерылгысыз бер өлеше булып тора. Безнең максат - спортны мәдәният, ә мәдәниятне спорт аша күрсәтү, - диде Франко Аскани.

Дөнья чемпионатының финалы ачылышы Зөя шәһәрлегендә үткәреләчәк.

Бу катнашучылар, башкалабыз кунакларына тарихи урыннарны пропагандалау булачак, - дип сөйләде Хәлил Шәйхетдинов.

Конкурс вакытында жюри 9 номинациядә иң яхшы кинофильмнарны билгеләячәк. Алар арасында "Олимпия уеннары - Олимпия рухы", "Документалистика", "Спорт трансляцияләре", "Кино һәм футбол", "Кыска метражлы фильмнар" һәм "Спорт мультипликациясе" дигәннәре бар. Конкурс оештыручылары "Балалар мультипликациясе" дигән өстәмә номинацияне булдырган. Жюри составында кем булачагы әлегә расланмаган. Ләкин кинофильмнарны бәяләүчеләр арасында Халыкара Олимпия һәм Паралимпия комитеты, Халыкара спорт федерациясе җитәкчеләре һәм вәкилләре, күренекле Россия спортчылары булачак дип белдерде оештыручылар.

Ә Татарстан кинематографистлары Чемпионатка кыска метражлы һәм балалар өчен мультипликацион фильм төшерә башлаган. Танылган шахматчы, шашкачы Рәшит Нәҗметдинов һәм авыр атлетика белән шөгыльләнгән Александр Курынов турында документаль фильм әзерләү турында да фикерләр бар.

Финалга чыккан фильмнарны "Родина" һәм "3D Port Cinema" кинотеатрларында күрсәтәчәкләр. Кремль диварларында һәм "Казан-Арена" фасадында да күрсәтү идеясе булуы турында фестивальнең генераль менеджеры Диана Сәфәрова әйтеп узды.

Киноларны гади тамашачыга карарга да мөмкинлек тудырылачак.

Фильмнарны тамашачыларга бушлай күрсәтерләрме, түләүлеме - әлегә төгәл генә әйтә алмыйбыз. Бу тамашачының кызыксынуыннан тора. Ләкин билет бәяләре һәркем алырлык дәрәҗәдә куелачак, - дип сөйләде Хәлил Шәйхетдинов. Бөек Ватан сугышы ветераннары, мөмкинлекләре чикле, аз керемле кешеләр кинофильмнарны бушлай карый алачак.

Конкурста катнашырга теләүче Россия иҗади төркемнәре, эшләрне тапшыру вакыты һәм шартлары турында өстәмә мәгълүматны fictsfinal2015@yandex.ru адресы буенча белә ала.

Фото mo.mosreg.ru сайтыннан алынды

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading