Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә сәхнә ветераннарын берләштергән "Илһамият" клубы оешты. Узган атнада аны тәкъдим итеп, зур концерт та оештырдылар. Халкыбызның урта һәм өлкән буын җырчыларга, аларның җырларына сусаганлыгы әллә каян сизелеп тора. Аларның һәркайсын алкышлап каршы алды тамашачы.
Әлеге буынның бер-берсенә карата булган хөрмәте дә күренә. Әйтик, Рәшит Сабиров, Гүзәл Мостафина, Алмаз Хәмзин, Зифа Гәрәева кебек нәфис сүз осталары җырчыларны зурлап тәкъдим иттеләр. Яше 80 нән узуга карамастан, Эмиль Җәләлетдинов әле дә булса сәхнәдән аерылмый. Флюра Сөләйманованы тамашачы аеруча сагынган.
Залдагы тамашачыларның берсе ул җырлаганнан соң иңнәренә ак мамык шәл дә салды. Зөһрә Сәхәбиева, Хәмдүнә Тимергалиева, Рабига Сибгатуллина, Зөһрә Шәрифуллина, Гөлзадә Сафиуллина, Георгий Ибушев, Миңгол Галиев, Фердинанд Сәлахов һәм башка халык артистларын сәхнәдә бары тик дүрт баянчы: Кирам Сатиев, Рамил Курамшин, Фәрит Хатыйпов, Рафинат Сәлахов җырлатты. Аларны тыңлаганда үзеңне моң бишегендә тибрәнгәндәй хис итәсең. Бүген нәфис сүз осталары арасында язучыларның әсәрләренә мөрәҗәгать итүчене күргән юк. Рузалия Зәкиева Мөхәммәт Мәһдиевнең "Торналар төшкән җирдә" әсәреннән өзекне искә төшерде.
Чын мәгънәсендә зәвыклы тамаша булды ул. Җырчылар үзләре дә аннан бик канәгать калды.
Зөһрә Сәхәбиева, Татарстанның халык артисты:
- Без, артистлар, мондый концерт әзерләргә күптән кызыгып йөри идек инде. Филармония җитәкчеләре безнең күңелдәге уйларны укыган, диярсең. Директор Кадим Нуруллин алга таба карый һәм тирәнтен уйлый торган кеше. Үсеп килүче яшьләрне тәрбияләүдә мондый концертларның әһәмияте зур. Без үзебездән алдагы буынны тыңлап үстек. Олы буын белән үсеп килүче буын арасындагы чылбыр менә-менә өзеләм, дигән дәрәҗәгә җитте. Шуны өзмичә алдагы буыннарга да җиткерәсе килә. Гөл дә бит тамырдан гына үсә ала. Без бүген шул тамыр булып калдык. Без гомер буе халыкка хезмәт итәбез, дип яшәдек. Биредә чыгыш ясаучылар бүген дә үз көчләрендә. Халкыбызга хезмәт итү ул безгә илһам бирә.
Рабига Сибгатуллина, Татарстанның атказанган артисты:
- Мондый ретро-концерт оештыру бик кирәк. Без тамашачыга халкыбыз моңнарын тапшырабыз. Биредә һәр җырчы бер-берсеннән аерылып тора. Элек салкын клубларда өскә пальто киеп җырлаган чаклар булды. Шулай да үз эшебезне яратып башкардык. Мин 26 ел гомеремне филармониягә багышладым. Без монда бер-беребезне сагынып килдек, сөйләшеп туя алмыйбыз. Безне берләштереп шушындый концерт оештырган өчен филармония җитәкчеләренә рәхмәттән башка ни дисең. Халык та элекке җырларны һәм җырчыларны ярата, аларга да зур бүләк булды.
Фото tatfil.ru сайтыннан алынды
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар