16+

Фильмнарда йөрәк яралары

Х Казан Халыкара мөселман киносы фестиваленең беренче көненнән үк «Родина» кинотеатрындагы заллар шыгрым тулы. Фестиваль кысаларында күрсәтелүче фильмнарга яшьләр дә кызыксынып йөри, алар елдан‑ел арта бара. Кино карап чыкканнан соң кайберләреннән: «Бигрәк моңсу, күңелсез», - дигән сүзләр дә ишетелә. Фестиваль киноларының максаты кешене көлдерү түгел шул. Аларның һәркайсында үз илләрендәге проблемалар, вакыйгалар, кешелек кыйммәтләре, мәхәббәт темалары яктыртылган.

Х Казан Халыкара мөселман киносы фестиваленең беренче көненнән үк «Родина» кинотеатрындагы заллар шыгрым тулы. Фестиваль кысаларында күрсәтелүче фильмнарга яшьләр дә кызыксынып йөри, алар елдан‑ел арта бара. Кино карап чыкканнан соң кайберләреннән: «Бигрәк моңсу, күңелсез», - дигән сүзләр дә ишетелә. Фестиваль киноларының максаты кешене көлдерү түгел шул. Аларның һәркайсында үз илләрендәге проблемалар, вакыйгалар, кешелек кыйммәтләре, мәхәббәт темалары яктыртылган.

Фестиваль башланган көнне үк Мәскәүдән Вера Глаголеваның «Ике хатын» фильмы тәкъдир ителде. Ул Иван Тургеневның «Авылда бер ай» дигән хикәясе буенча төшерелгән. Анда Россия актерлары белән бергә чит ил артистлары да уйный. Фильмда һәркемгә кызыклы булган мәхәббәт темасы яктыртыла.

Тамашачы Салават Юзеев төшергән «Корбан-роман» фильмын да көтеп алды. Биредә мөселман гореф-гадәтләре белән бергә заманча Россия культурасы үрелеп бара. Фильм Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театрында, Зур концерт залында да төшерелгән. Анда баш рольләрнең берсендә уйнаган («Яңа гасыр» телевидениесендә эшләде) Ләйсән Дусаеваның уенына сокланып утырды тамашачы. Корбан чалып, ашы белән сыйланып кайтканда юл фаҗигасендә егет белән кызның һәлак булуына ышанасы килми. Шундый изге гамәлләр эшләгән кешенең исән калуын көтә тамашачы.

Беларусь режиссеры Виктор Бондаровичның «Бабу» фильмы сыйфаты ягыннан да, эчтәлеге белән дә аерылып тора. Анда бала белән сату итү күренеше бәян ителә. Ана кешенең баласын югалту газапларын кичергәннәрен тыныч кына карап булмый. Беларусь җирендә әзәрбайҗан баласы телне белмәү аркасында, үзе һәм әти‑әнисе турында сөйли алмый интегә. Әмма мәрхәмәтле хатын кулына эләккән кыз бала соңыннан якыннары белән очраша. Фильм бик гыйбрәтле буларак истә кала. Төрек режиссеры Фәйсал Сойсал «Юллар кисешкән урын» дигән фильм белән катнашты. Ул безгә таныш булган «Йосыф-Зөләйха» кыйссасы белән башланып китә. Андагы егет белән кызның бер-берсенә карата булган саф мәхәббәт хисләре бүгенге яшьләр үрнәк алырлык. Әлеге фильмнан соң танылган журналист Әлмира Әдиатуллина да үз фикерләре белән уртаклашты:

- Фильмның Кол Гали әсәре белән башлануы башта сәер тоелды. Карый торгач, андагы чиста, саф мөнәсәбәтләр, хатын-кызга, ирләргә хөрмәт әлеге автор тудырган идеяләр белән туры килүен күрдек. Ул берәр төрдә җиңүче булырга лаек кино.

Иран режиссеры Салем Салаватиның «Узган кышта» фильмын карый башлау белән андагы яшәү шартлары, шул халыкның гореф-гадәтләрен күреп, аларны жәлләп куясың. Еллар буе хезмәт белән көн күргән хатынның гомер көзендә дә кул эшләреннән аерыла алмавы гаҗәп түгел. Сугышта хәбәрсез югалган улын көтә‑көтә күз нурларын түгә ана. Улының образын чигү җепләре ярдәмендә ак тукымада да тудыра ул.

Хорватия режиссеры Арсен Остойичның «Хәлимә юлы» дигән фильмы да тетрәндерде. Кино башланганчы ук аның:

«Кулъяулыкларыгызны әзерләп куегыз», - дип кисәтүе юкка булмады. Бу фильм күп кенә фестивальләрдә катнашып, 20ләп бүләккә ия булган. Аның сюжеты тормыштан алынган. Көнчыгыш Босниядә бер гаилә ир баланы уллыкка ала. Аны әнисе яшьли таба. Әтисенең кырыслыгыннан куркып, ул сабыен үстерергә туганына бирә. Ата кеше, үзләре мөселман булганлыктан, кызының серб егетенә кияүгә чыгуына каршы төшә. Әмма парлар барыбер кавыша. Сафия иренә баласын үле туды, дип алдарга мәҗбүр була. Ата белән бала бергә сугышып та бер-берсен белми. Соңыннан аны фашистлар улы булган егеткә атарга мәҗбүр итәләр. Әлеге коточкыч вакыйгаларны тетрәнмичә карап булмый. Фильмдагы тапкан һәм үстергән аналарның күз яшьләренә залдагы тамашачыларныкы да кушылды. Соңыннан Татарстанның атказанган артисты Хәлимә Искәндәрова түзмәде. Ул режиссерга үзенең теләкләрен дә ирештерде.

- Җир йөзендәге барлык аналар моның өчен сезгә рәхмәт әйтергә тиеш. Сугышка каршы корал юк, диләр. Бу фильм иң зур корал. Аны бөтен илләрдә, мәктәпләрдә күрсәтергә кирәк, - диде ул.

Сугыш кичергән илләрнең киноларында шундагы халыкның төзәлмәс яралары аналарының кичерешләре аша сурәтләнә. Аларны карарга авыр булса да, һәркайсы гыйбрәт ала торган. Шунысы куанычлы, фестивальдә сәнгатъ ягыннан кыйммәте булмаган кинолар күренми. Мультфильмнар зәвыклы булулары белән аерылып тора. Әмма телсез киноларны карап гаҗәпләнеп булмый. Программада кино исемнәре татарча язылса да, фестивальдә бер генә татарча төшерелгән фильм булмавы кызганыч. Югыйсә татар режиссерлары да, сценарий язучылар да бар бит бездә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading