- Әле үзең дә узган ел Совет районы мәгариф бүлеге район күләмендә уздырган «Әни, әнкәй, әнием» бәйгесендә гран-при яулагансың икән. Әти-әниең белән дә таныштыр инде.
- Әти-әни кочагында без ике кыз үстек. Әтием Рафил - авылда газ хезмәтендә, әнием Гөлсинә 40 елга якын авылда фельдшерлык-акушерлык пунктында шәфкать туташы булды. Бүгенге көндә дә медпунктны җитәкли.
- Ә син сайлаган һөнәр белән сәхнә арасындагы бәйләнеш ни кадәр?
- Педагог бөтен нәрсәне дә эшләргә тиеш дип карасак, бәйләнеш гел юк түгел. Мин Алабуга педагогия институтының татар теле һәм әдәбияте, урыс теле һәм әдәбияте бүлеген кызыл дипломга тәмамладым. Хәзер балалар бакчасында татар теле дәресләре алып барам.
- Шулай булса да, син инде үз альбомын чыгарган автор-башкаручы бүген. Артист тормышы гомер агышыңа үзгәрешләр керттеме?
- Үзгәрешләрне үзем дә, минем якыннарым да тоя. Җырлап кайткач, бөтенләй икенче кешегә әйләнәм. Үземне җиңелрәк хис итә башлыйм. Бу, бәлкем, үз агымымда ага башлавымдыр дим. Тормышның ритмы ук үзгәрде дисәк тә була. Җәен көнгә икешәр Сабантуйда чыгыш ясарга туры килде. Гастрольләргә дә чыккаладым. Хәзер инде башта туган ягым Актанышта, аннан Казанда да дискымның презентациясен эшләү турында хыялланам. Минем әле
тагын җыентыкка кермәгән, дөнья күрмәгән 30лап җырым бар.
- Синең имидж үзенчәлекле. Кем булышты?
- Беренчедән, мин шәрәлекне өнәмим. Әбекәй тәрбиясе дә үзенекен иткәндер. Сәхнә образы өстендә эшләгәндә танылган дизайнер Надежда Әюпованың ярдәме зур булды. Ул юнәлеш бирде.
Комментарийлар